Шәһри Казан

Каддафины үтерделәр. Шатланыйкмы, кайгырыйкмы?

Шәрык кануннары бигрәк кызык. Башта син тиран буласың, бөтен халыкны үзеңә буйсындырасың. Аннары океан артыннан килеп синең башыңны чабалар. Сиңа гомере буе буйсынып, баш иеп яшәгән халык мәетең өстендә бии. Моңа кадәр Гыйрак лидеры Сәддам Хөсәеннең язмышы шулайрак булды. Бүген инде Муаммар Каддафи да шундый язмышка дучар ителде. Хәер, элек...

Тыныч кына яшәп яткан, чәчәк аткан гарәп илендә нигә БМОның резолюциясе белән ут ачылды соң? Кемгә нәрсә кирәк? Монда аңлашылмаган сораулар күбрәк. Ә, асылда, БМО дәүләтләрнең эчке эшенә тыкшынырга тиеш түгел иде бит.
Гарәп илләрендә йөреп кайткан дусларым Ливиядәге икътисади хәлне уңай бәяләп, азык-төлек бәяләренең искитмәле арзан булуына шаккатып, халыкның яхшы яшәвенә исләре китеп сөйләгәннәр иде. Күз генә тигәндер инде дип уйлап куясың кайчак. Әмма ул «күз тию» ниндидер зур икътисади максатлар белән бәйле түгелме икән?! Ни дисәң дә, Муаммар Каддафи дәүләт байлыгын Америка долларларына түгел, ә шәригатьчә итеп алтын акчага алыштырырга ниятләгән булган, моны туган иленең икътисады тагын да тотрыклырак булсын өчен эшләгән, дигән имеш-мимешләр йөри. Каддафи бөтен кануннарны шәригать кануннарына якынайтырга тырыша. Чынлап та, Россия Хөкүмәте Рәисе В.В.Путинның бу тыкшынуны «Тәре походлары» белән чагыштыруы юкка түгелдер. Дөресен генә әйткәндә, мин әлеге сугышның мәгънәсен массакүләм мәгълүмат чараларыннан да бик аңлап җиткермәдем.
Ә Каддафины үтергәч, бөтен дөнья шатланды. Хәтта Ливиядә дә бәйрәм иткәннәр, имеш. Соңгысын бөтенләй аңлап бетермәдем. Илебездә үзенең тиранлыгы белән дан тоткан И.В.Сталин үлгәч тә нык кайгырдык дип сөйләгәне бар дәү әниемнең. Кеше мәете өстендә бию кешелексезлек билгесе түгелме?!
Чынлап та, кем соң ул Каддафи? Ни өчен аны үтергәннәр икән?
Муаммар Каддафи 1942 елда Италия Ливиясендә Сирт шәһәреннән 30 чакрым көньяктарак бәдәви чатырында туа. Ливияне Италия тоткынлыгыннан йолып алучы революционер иде ул. Илне монархиядән коткарып, республика статусына җиткерүче хәрбиләрнең җитәкчесе була. Моңа ирешкәнче, күп кыен ашарга туры килә аңа: 1961 елда, Сәбһә шәһәрендә лицейда укыган чагында, аны, Алжир инкыйлабын яклап демонстрация ясаганы өчен, укыган җиреннән дә, шәһәрдән дә куалар. Укуын Мисуратә шәһәрендә дәвам иттерә. 1963 елда аны уңышлы тәмамлый. 1965 елда Бингази шәһәрендә хәрби колледждан лейтенант булып чыга. 1966 елда Британиядә хәрби әзерлек үтеп кайткач, ул капитан дәрәҗәсенә күтәрелә. 1969 елны революция ясар алдыннан биш ел буе гаскәрдә яшерен оешма төзеп, шуның җитәкчесе була. Инкыйлабтан бирле чуалышларга кадәр төрле исемнәр алып, ил белән идарә итә. М.Каддафи «Яшел китап»ында яңа дәүләт төре - җәмәһирия уйлап чыгара. Ул, халык хакимияттән башка үз-үзе белән идарә итә ала, дип саный.
Дөрес, Каддафи 42 ел ил белән идарә итә. Соңгы вакытта гарәп илләрендә революцияләр дулкынында Ливиядә дә дәүләт хакимиятенә каршы оппозиционерлар күтәрелеше башлана. Икътисади тотрыклы илдә ачлы-туклы тормыш, авырлык күрмәгән гарәп яшьләренең ниндидер максимализмга корылган башбаштаклыгын үз мәнфәгатьләрендә файдалану нияте булмаса, НАТО, БМО кебек халыкара оешмалар аларга ярдәм итәр идеме икән?! Әллә әлеге күтәрелешне дә алар үзләре оештырдымы?
Кемнәрдер, Каддафи хакимияттән алданрак китмичә ялгышты, дияр. Ләкин ил белән шулкадәр идарә иткән кеше үзенең урынын кемгә дә булса калдыруны күз алдына китерә аламы икән? Хакимлектән китүе авыр бит. Әгәр инде үзенә каршы чыгучыларга бирелгән булса, аны, һичшиксез, исән калдырмаган булырлар иде. Ә ул соңгы көненә кадәр көрәшче булды - һәрвакыт иле өчен көрәште. Мәчетләрдә имам хатипларыбыз, безгә гыйбрәт булсын, дип, Каддафиның үлемен бәлки тәкәбберлек белән дә бәйләргә мөмкиннәр. Андый тәкәббер булырга ярамый, дип, вакытында хакимияттән китмәвен гаепләрләр. Дөрес, үз-үзеңне өстен күрү чынлап та гаеп эш, зур гөнаһ, әмма аны гаепләргә дә, акларга да хакыбыз юк, минемчә. Ни дисәң дә, без Ливиядә яшәмибез.
Ә икеле стандартларга корылган НАТО, БМО кебек оешмаларны һич кенә дә аңлап бетереп булмас. Нинди дөнья бу?!.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: