Шәһри Казан

Кадерен белсәк иде!

Без мәктәптә укыган еллардан истә калган тарих дәреслекләрендә болгарлар турында, Кара диңгез буйларында көн күргән кабиләләр, аннан, таркалып, хәзерге Татарстан җиренә килеп Болгар шәһәрен төзегәннәр. Шәһри Болгарда, Европадан ике гасыр алда, чуен эреткәннәр, дип язылганы истә калган.

Реклама

Чуен коючыларга багышлап, мин дә «Болгарда эшчеләр бистәсе» дигән картинамны да яздым.
Болгарлар - зур халык, дәүләтнең башкаласы Биләр була. Алар монгол баскынчыларын берничә мәртәбә тар-мар итәләр, ахыр чиктә барыбер җиңеләләр.
Әлегә тикле яшерелгән, тарихыбыз «шәҗәрәсе», шул исәптән ханнарыбызның да шәҗәрәләре язылган, тарихи чыганакларыбыз күрсәтелгән, мәдәниятебезне дә күрсәтүче, шулай ук бөтен дөнья тарихын ачуда да ярдәмче булырлык чыганак - «Нариман тарихы».
Болгар (хәзерге татар) тарихына багышланган, гарәп хәрефләре белән язылган китапларны узган гасырның 20 нче елларында юкка чыгару башлангач, вәисевчеләр - татар халкының тарихын халыкка җиткерергә тырышучылар, моны үз вакытында аңлап, әлеге китапларны гарәп имлясыннан кириллицага күчерәләр һәм рус теленә тәрҗемә итәләр. Бу шул чор өчен искиткеч күп көч һәм батырлык сорый торган эш була. 1920 елда сәнәкчеләр восстаниесе Татарстан җирендә бастырылгач, Таһир Сафиуллин дигән егет Кызыл Ярга (Казахстан) барып, 9 кешедән торган оешма төзи: Таһир Сафиуллин әл-Болгари, Әхмәт Гаделшин әл-Болгари, Һади Вәлиев әл-Болгари, Нәби Газиев әл-Болгари, Хәбибрахман Мифтахетдинов әл-Болгари - Әгерҗедән, Мәсхүт Шәфыйков әл-Болгари - Оренбургтан һәм Мөхәммәткәрим Нигъмәтуллин әл-Болгари, ике толстойчы - Петропавел рус гимназиясе укытучылары Садовский һәм Овчинников. Вәисевчеләр һәр сүзне татар теленнән рус теленә күчергәннәр, толстойчылар әдәби тәрҗемә эшләгәннәр, рәхмәт аларга. Бу эш 10 ел дәвамында яшерен рәвештә башкарылган, ә 1930 елларда Ибраһим Нигъмәтуллин әлеге тәрҗемәләрне күчереп алган һәм алар безгә килеп җиткән. Бу шәхесләргә һәйкәл куярлык. Шул чыганакларга таянып, тарихыбызны, Мәскәү кушканны көтмичә, үзебезнең тарихчылар язсыннар иде.
Ибраһим Нигъмәтуллинның оныгы Фәрхәт Габделхәмит улы, «Нариман тарихы» һәм үзендәге башка чыганакларга таянып, бүгенге көндә «Болгар тарихы»н (2010 ел) язып, китап итеп бастырган. Уңышлы гына чыккан дип уйлыйм. Тарихчылар! Укыгыз, тикшерегез. Мин рәссам гына бит, тарихчылар, язучылар үз сүзләрен әйтсен иде. Тулы бер институт эшлисе эшне берүзе башкарган Фәрхәт Нуретдинов.
Археолог, тарихчы Альфред Халиков сөйләгән иде: «Биләр шәһәре заманында зурлыгы белән Римнән кала икенче урында булган, 300 меңләп кеше яшәгән. Монголлар килеп яшен-картын суеп бетергәннәр, шәһәрне җимергәннәр. Шәһәр урынында хәрабәләр генә калдырганнар. Күз күреме җирдә казысаң, туфрак белән буталган кеше сөякләре, каберлек».
Кечкенә генә рус авылы янәшәсендә, бабаларыбыз истәлегенә музей-һәйкәл булдырып, казу эшләре алып барганда табылган экспонатлар куелсын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: