Шәһри Казан

Каенанамның теләкләрен үтәп яшим

Каенанам - кадерле әнием - арабызда күптән юк инде, шулай да сагынып яшим мин аны.

Бик акыллы, уңган, булган иде ул. Гармунда өздереп уйнавы, җырлавы әле дә колагымда чыңлый. Үзем иртә әтисез калдым. Килен булып төшкәч тә, парлы гаиләләргә башка күзлектән карый башладым. Әти белән әнинең бер-берсенә булган яратуы читтән дә сизелә иде. Әнине эшендә дә хөрмәт иттеләр. Күпләрнең яраткан укытучысы иде ул. Тик тормышта уңышларга ирешкәч, балаларны буй җиткергәч кенә арабыздан китеп барды. Зәһәр авыру алып китте. Ул көннәр бүгенгедәй күз алдымда.

- Балаларны ташлый күрмә, зинһар, аларны сиңа калдырам. Әтиеңне ташламагыз. Өйләнсә, сүз әйтмәгез. Гел мин диеп елап утырып, эш чыкмас. Тик шунысын онытмагыз: мин сезне бик яратам, балаларым, - диде ул.

Реклама

Аннары карынымдагы сабыемны тотып, нидер теләде. Хәзер менә нәкъ үзенә охшаган кыз бала үстерәм. Әни соңгы сәгатенә кадәр елмаерга тырышты. Мин исә әнинең теләкләрен үтәп яшим сыман. Авылга кайткан саен, балалар тәрәзәгә килеп кунган күбәләккә карыйлар: «Әни, әби кайтты!» - диләр. Оныклары әбиләрен белеп үсә. Димәк, аның рухына дога кылучылар да булачак. Хәер, үзебез дә әни догалары белән яшибез. «Рәхәттә яшәгез, игелек күрегез, кеше рәнҗетмәгез», - дия иде ул.
Шөкер, үз әнием исән-сау. Исән чакта әниләрнең кадерен белсәк иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: