Шәһри Казан

Кагылмагыз балаларга!..

«Алла боерса, язлар җиткәч, кош баласын очырырга өйрәткән шикелле, без дә кызларыбызны мөстә­кыйльлеккә өйрәтә башларбыз. Үзләре генә мәктәптән кайтырлар, йорт ачкычын да ышанып тапшыра башларбыз, эшкә чыкканчы, бераз мөстәкыйльлеккә өйрәтербез», - дип хыялланып утырган идек көзен дустым Альмира белән. Тик кызларыбызның яшьтәшләре булган балаларның фаҗигале язмышы хыялларны үзгәртте дә куйды.

Реклама

Көпә-көндез буйга җитә язган кызыңны җитәкләп йөр инде менә! Шулай итмәсәң, барыбер тыныч күңел белән эшли дә, яши дә алмыйсың. Әнә мәктәпкә дә җыеп, баламны ялгызын гына йөртмим, дип гариза яздырттылар. Үзебез исә хәзер һәрбер ир-атка «җинаятьче түгелме икән бу?» дип шикләнеп карарга өйрәнеп киләбез бугай.
Әти-әнисе эштә вакытта әби-бабасы булмаган бала көне буе озайтылган көн группасында вакытын уздыра. Бик яратып бетермәгән ланч-боксны бер-ике чемченгәннән соң, көне буе коры-сары кимереп йөргән баланың ничек буыны сыек булмасын да, нинди сәламәтлеге булсын соң? Ә алай балаңны газаплыйсың килмәсә, әнә бар да гариза язып, эшеңнән кит - башка юлы юк бугай. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә дигәндәй, танышларым арасында балаларын мәктәпкә йөртү, алу өчен эш ташлаганнарны башта аңлый алмый идем. Хәзер аңладым инде. Казан сиңа авыл түгел шул ул, чыгарып җибәрдең дә, вәссәләм, дия алмыйсың. Хәер, без үскәндәге авыл белән бүгенге авыл арасында да җир белән күк аермасы шул хәзер. Элек авыл халкы гел үз кешеләребездән генә торса, хәзер торыр җир тапмаган теләсә кем авылга төпләнә: качкыны да, төрмәдән чыкканы да, пропискага керер урыны булмаганы да. Шуңа күрә җәен балаларын авылга ял итәргә җибәрүче ата-анага шулай ук бик тынычлап яшәү мөмкин түгел. Шәһәрдә булган гыйбрәтләрне авылда да булмас дип кем әйтә ала?
Әлбәттә, акча түләп балаңны йөртергә кеше ялласаң була, ләкин моңа бөтен кешенең дә мөмкинлеге юк бит. Әлеге күңелсезлекләргә нәкъ менә гади хәлле гаилә балалары юлыга да инде. Шуңадырмы, җәзасы да шартлыча гына бирелгән кебек. Әле узган көз генә Чаллыда җинаяте өчен бер педофилга ике ел бирүләре хакында сөйләделәр. Шулчак, әни кеше буларак, йөрәгем кысылып куйган иде. Ичмасам җәзасының шулай йомшак булуы хакында ачу китереп сөйләп тормасыннар иде инде. Аны бит җинаять кылырга җыенучылар да карый. Алабугадагы җинаятьтән соң бу хакта аңлап алдылар бугай. Чөнки яз болай да психикасы бик үк тотрыклы булмаганнар өчен куркыныч вакыт. Психологлар әйтүенчә, андыйлар өчен телевидениедән күрсәтелгән төрле җинаятьләр реклама, пиар булып күренергә һәм аларда: «Башкалардан мин кимме әллә?» - дигән фикер туып, җинаять юлына басарга этәргеч булырга мөмкин икән. Җинаять корбаны булганнар, аларның туганнарының ачы хәсрәте турындагы тапшырулар еш күрсәтелә, бәлки, җинаять кылучыларга бирелгән җәзаның кырыслыгын күрсәтүче сюжетлар белән куркытып караргадыр аларны?
Җинаять юлына басучыларны, имештер, кайчандыр рәнҗеткәннәр, мыскыл иткәннәр, шуңа алар шул юлга басканнар дип акларга тырышалар. Ә кемне бу дөньяда гел башыннан гына сыйпап торалар икән соң? Син юләрне кайчандыр үпкәләтүдә синең кызың яшендә булырдай сабыйларның ни гаебе бар? Ирлегеңне күрсәтәсең килсә, аны башкача - кешечә дә күрсәтеп була бит. Нормаль ир кешенең утыз-кырык яшьтә гаиләсе, бер-ике баласы, нинди булса, кайда булса да, үз йорты булырга тиештер инде. Әлбәттә, гаиләне тәэмин итү, замана белән «бозылып» беткән хатыннарны буйсындыру, сине бөтенләй дә аңларга һәм тыңларга теләге булмаган балаларны кеше итеп тәрбияләү өчен ирләргә күп тырышырга кирәк. Тик булдыра алмастай эш түгел бит! Бүген авыр булса, иртәгә җиңеллеген күрерсең... Тагын шунысы ачуны китерә: җинаять кылучыларны, аның психикасында тайпылыш булган дип, җәзадан азат итәләр. Психиатрдан «сәламәт» дип үткәрелеп, машина йөртү таныклыгы алганнарга, бәлки, җинаятьләре өчен җавап бирдертә башларга кирәктер. Алайса күпкә китә башлады бит.
Ә ата-анага нишләргә соң? Баласын гомер буе җитәкләп йөртергәме? Шулай итеп, тагын тормышка яраксыз, мөстәкыйль була алмаган, үз шәүләсеннән дә курка торган сыек буын тәрбияләргәме? Адәм кулыннан пычранган җирне, күкне, һаваны бәлки беркайчан да инде сафландыра алмабыз. Тик дөньяда бердәнбер сафлык эталоны булып калган, безне яшәтүче, дөньяга ямь таратучы балалар сафлыгына кул сузмагыз! Зинһар, кагылмагыз балаларга!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: