Шәһри Казан

Камал рухын саклаган бина

Элекке биналар яныннан узганда күңелне моңсулык биләп ала. Истәлекле ядкярләребезнең тарихын беләсе, аларны яшәтәсе килә. Нариман урамындагы 48 нче йортның төзекләндерелүен күреп, күпләрнең күңеле сөенгәндер. Биредә заманында күренекле драматург Галиәсгар Камал яшәгән бит.

Реклама

Бигрәк тә аның туганнары өчен куаныч ул. Г.Камалның оныгы Диләрә Даутова әлеге йортны башта музей булыр дип күз алдына китергән. Әмма йортны кунакханә итеп файдаланачакларын белгәч тә күңелен төшерми ул. Бары тик аның төзек килеш саклануы гына кадерле Камаллар нәселе өчен.
Диләрә ханымның әлеге бина тарихы турындагы истәлекләре шактый, чөнки аның үсмер еллары шунда узган.
Яшь чакта Галиәсгар Камал китап кибете ачарга хыяллана. Ул Гайшә исемле кызның әтисе миллионер булуын белеп ала да, авыру булуына карамастан, аңа өйләнергә була. Бу бай кияү кешегә яхшылык эшләүнең юлын да таба. Ул Галиәсгарга ике катлы йорт бүләк итә. Зур тәрәзәләре булган алты бүлмәле әлеге йортка килгән кунакларны аерым ишекләрдән каршылый торган булалар. Асраулар аскы катта яши.
Ишегалдындагы бүрәнәдән эшләнгән амбарның икенче катында Галиәсгарның уллары Әнәс, Мөхәммәт, Зөфәр, тирә-юньдәге балаларны җыеп, спектакльләр куялар. Әнәс исә, икенче каттан егылып, гомергә гарип булып кала.
Г.Камал Гайшә белән озак яши алмый. Хатыны вафат булганнан соң, Галиәсгар Әнәс, Мөхәммәт һәм Зөфәр исемле уллары белән кала. Аннары Арча ягыннан Әсма исемле хатынга өйләнеп, тагын бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре булган Фаик, Фәрит һәм Рәфыйка исемле балалары дөньяга аваз сала. Г.Камал ул йортны хөкүмәт карамагына тапшыра, чөнки түләргә акчасы булмый. Кызганыч ки, Галиәсгар Камал үпкәсе шешеп үлеп китә. Уллары, үсеп буй җитүгә, икесе дә фронтка китеп бара. Бәләкәй Диләрә әти-әнисе белән шунда яши башлый. «Ул чакта, мичкә ягарга утын булмаганлыктан, кухняда яшәдек. Өстәл аякларына кадәр ягарга туры килде», - дип искә ала Диләрә апа. Нинди генә чорлар булмасын, өйләрендәге Коръән китапларын да кадерләп саклый алар. Бәлки, әнә шул изге китаплар саклап калгандыр да әлеге бинаны. Бу йорт тирә-якны гына түгел, бөтен урамны ямьләп тора ул чакларда.
Аннан соң әлеге йортта озак еллар Г.Камалның оныгы Фидакарь яши. Ул бабасының язу өстәлен, көзгесен, шкафын һәм сәгатен театрга тапшыра. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке директоры Шамил Закиров соңгы көннәренә хәтле бу бинаны музей итү өчен тырышып йөрде. Ни генә булмасын, йортның ташландык хәлгә килеп сүтелмәве хәерле. Аны төзекләндерүгә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди ярдәм иткән. Ул Татарстанның махсус фәнни реставрация идарәсе тарафыннан төзекләндерелгән. Бу бинаны саклап калган өчен, Г.Камалның оныклары (аларның сигезе исән-сау) җитәкчеләргә аеруча рәхмәтле.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: