Шәһри Казан

Карак кармакка эләкте

Бу хәлләр 1950 нче елларда Казан шәһәрендә була. Ул елларда Үзәк колхоз базарында тактадан ясалган ике генә лабаз эшли. Берсендә - итләр, икенчесендә яшелчә-җимеш һәм сөт ризыклары сатыла. Сатучылары лабаз эчендә, алучылар тыштагы тәрәзәчекләргә чиратка тезелә. Ул чакларда әле Казанда да халык алай күп яшәми. Күпчелек авыл җирләрендә яшәп, колхозларда...

Реклама

Бу хәлләр 1950 нче елларда Казан шәһәрендә була. Ул елларда Үзәк колхоз базарында тактадан ясалган ике генә лабаз эшли. Берсендә - итләр, икенчесендә яшелчә-җимеш һәм сөт ризыклары сатыла. Сатучылары лабаз эчендә, алучылар тыштагы тәрәзәчекләргә чиратка тезелә. Ул чакларда әле Казанда да халык алай күп яшәми. Күпчелек авыл җирләрендә яшәп, колхозларда эшли. Авылдан китәргә теләсә дә, китә алмый, чөнки аларга паспорт алырга белешмә бирелми, ә ансыз сине шәһәр кабул итми. Базарга сату-алу итәргә барганда да ничә көнгә нинди максат белән баруың турында авыл советыннан белешмә кирәк иде. Авыл кешесе актык кәҗә-сарыгын, бозавын суеп булса да базарга килми кала алмый, чөнки салым, заем түләргә, балаларга кием алырга акча кирәк. Ул елларда суыткыч дигән нәрсә шәһәр халкының да бик сирәгендә генә була. Шуңа күрә итне, бигрәк тә җәен, яртышар яки берәр кило гына алалар. Зур чиратлар тезелә. Шулар арасында кесә караклары да бик актив эш алып бара. Минем әтинең 1930 нчы елларда вербовка белән Казгресс төзелешенә киткән олы апасы Миңлегаян Яруллина да яңа бистәдә яши, еш кына шул базарга ризыклар алырга йөри. Ике мәртәбә кесә карагыннан зыян күреп, акчасын алдырып кайта. Янында ниндирәк бәндә булганын да бераз чамалый һәм, аны эләктерү өчен, үзенчә берәр әмәл кылырга уйлый. Халат кесәсенә кәгазьләр тутырып бераз кабарта да кесә авызы тирәли эчтән 10-15 данә кармаклар беркетеп чыга. Кул кесәгә кергәндә җиңел керә, чыкканда чыга алмый, кармакка эләгә. Ә ит аласы акчасын бу юлы күкрәкчәсенә яшергән була. Базар тирәли йөри торгач, теге шикле каракны да шәйләп, чиратка баса. Гадәттә, чиратта этеш-төртеш, бер-береңә кагылу-ышкылу да була бит инде. Теге кәсепче дә апа артына килеп баса. Чираты җиткәндә апа сизә, тегенең кулы аның халат кесәсенә кереп китә. Апа, бер кило итен ала да, китәргә җыена. Теге карак та аңа ябышып бара. Апа: «Нәрсә улым, мине озатасыңмы әллә, нигә миңа ябыштың?» - дип сорый. «Менә акчага дип кулымны кесәмә тыккан идем, кулым ялгыш синең кесәңә кереп киткән. Хәзер чыкмый, нидер чәнчи», - дип җавап бирә. Апа: «Әйдә әле, бер җиргә керик, кулыңны шунда алырбыз», - дип, базардагы милиция участогына алып керә моны. Анда өч милиционер тәмәке тартып, кәрт сугып утыралар. Апа аларга: «Менә сез тота алмаган кесә карагының иң шомасын җиңел генә кармакка эләктердем. Кабул итеп алыгыз», - ди. Шуннан тегеләр, аптырап, ничек булды бу, диешәләр. Апа хәлне аңлатып бирә. Аннан халат кесәсен кайчы белән кискәләп, аучының кулын чыгаралар. Шундый көтелмәгән әмәл уйлап тапкан һәм милициягә ярдәм иткән өчен, апага 100 сум акча бүләк итеп: «Менә, апа, сиңа бездән бүләк, үзеңә яңа халат алырсың», - дип, рәхмәт әйтеп озаталар. Итнең килосы 3 сум торган заманда 100 сум шактый зур акча инде. Бу хәбәр бөтен Казан халкына тарала. Шуннан кесә каракларының да эшчәнлеге күзгә күренеп кими. Ә кармакка эләккән шома каракны, намуслы хезмәт белән эшләп яшәргә өйрәтү өчен, тәрбия кылырга хөкем органнарына тапшыралар. Менә бит тормыш һәр заманда кешене нинди генә әмәлләр уйлап чыгарырга мәҗбүр итми. Нужа бабай яшәр өчен барына да өйрәтә шул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: