Шәһри Казан

Карлыдан Роза апа

Көн арты көн туа. Таң нурларына ияреп кеше янына шатлыгы да, мәшәкатьләре дә килеп тора. Шатлык килгәндә сөенүдән башкасы кирәк тә түгел, ә менә күңел тынычлыгы һәм сәламәтлеге югалганда кеше нәрсә эшли? Әлбәттә, табиблар янына бара. Күп очракта табиблар кешеләргә ярдәм итә. Тик кайбер вакытта табиблар янына йөреп кешенең тынычлыгы...

Реклама

Мөхәммәд Саллаллаһу галәйһи вәсәлләм үз хәдисләренең берсендә, сәламәтлегегезне ныгыту, терелү өчен сез табибларыгыз янына барырга тиеш, дигән. Ягъни кешенең сәламәтләнүенә сәбәп булсыннар дип Раббыбыз табибларны яраткан. Димәк, алар янына барырга кирәк. Әмма алар да ярдәм итә алмаганда нишләргә? Бу очракта кешеләр халык табибларына мөрәҗәгать итә. Өшкерүче, им-томчы әбиләребезне халык табиблары дип атау бер дә ялгыш түгел. Элеккеге вакытларда әле зур-зур шифаханәләр чорына кадәр алар һәр авылда булган, үз гомерләренең күп өлешен дәвалауга багышлаганнар. Бүген исә аларны сирәк очратабыз. Шулай булса да, алар бусагасын атлап кермәгән кешеләр бик сирәктер. Курка-курка гына ишекләрен шакып керәбез дә үзебез дә сизмәстән күңелләргә тынычлык табып өйгә кайтабыз. Кеше телиме, юкмы - ниндидер сер белән күзгә-күз очраша дигән сүз. Бу серле могҗизаның асылы кайда яшеренгән соң? Мөгаен, без моны төгәл генә беркайчан да белә алмабыз. Халык табибларының сәләтен Аллаһның рәхмәте дип тә, сынавы дип тә кабул итәргә мөмкин.
Буа районы Карлы авылында яшәүче Роза апа Гатауллинаның да капкасы бер генә көнгә дә ябылып тормый. Аның янына сөякләре урыныннан чыкканнар да, озак еллар буе балага уза алмыйча, инде өметләре сүнеп барганнар да, эчләре төшкәннәр дә, гомумән, күңел тынычлыгы таба алмаганнар да килә. Һәм, ни хикмәт, аның янына килүчеләрнең күбесе савыга. Бу сернең асылын азмы-күпме аңлар өчен мин Роза апаның үзенә мөрәҗәгать иттем. Ул кешеләрне рентген кебек күрә алам, ди. Шундый үтәли карашы белән кешеләрне ап-ачык итеп күреп, авыруның сәбәбен дә төгәл билгели. Үзенең бу сәләтен Роза апа нәселдән килә торган билге дип атый. Сәүдәгихан әбисенең шифасы турында тирә-яктагы бар халык белгән. Бу сәләт Роза апага да күчкән, хәзер аннан оныгына бирелгән. Безнең нәселдә табиблар да күп, араларында профессор дәрәҗәсенә ирешкәннәр дә бар, ди Роза апа. Аның бу сәләте кыз чагында клиник үлем кичергәннән соң аеруча нык ачыла. «Ул вакытта мин тик торган җирдән үлеп терелгән идем, шунда бер ак сакаллы карт килеп миңа кешеләрне дәвалый алачагым турында әйтте. Ниндидер сәер тойгыларны кечкенә чагымнан ук тоеп яшәдем мин, ди ул. Әни янына килә идем дә, нишләп минем кулларым кайнар, тәнемнән дә ниндидер җылылык бөркелә дип сорый идем», - дип искә ала Роза апа. Гади бер авылда яшәүче, медицина университеты тәмамламаган Роза апаның кешеләрне куллары һәм өшкерүе белән генә дәвалый алуын могҗиза дип атап буладыр. Мондый феноменны аңлатырга әле иң акыллы галимнәрнең дә көченнән килми. Аллаһның кодрәте киң, дөньяны ул күпкырлы итеп яраткан. Ә могҗизаларга ышану-ышанмау һәркемнең үз эше. Чыннан да, иң мөһиме - савыгуыңа чын күңелдән ышану кирәк, ди Роза апа. Сезнең янга көн саен кеше килеп тора. Шулар арасында иң истә калган терелү очрагы кайсы булды, дип сорадым Роза ападан. «И акыллым, беләсеңме хәзер бит бала теләп тә алып кайта алмаучы парлар белән дөнья тулган. Элек бу кадәр үк түгел иде ул. Менә тормыш алга бара дисәләр дә, кешеләрнең сәламәтлекләре бик нык түгел шул. Бу инде нәрсә ашавыбызга да, нәрсә сулап яшәвебезгә дә бәйледер. Мин андый парларны бик кызганам. Аларның күзләренә карауга елап җибәрерлек чакларым да була. Шуңа да аларга бөтен җаным-тәнем белән булышырга телим. Аллага шөкер, нәтиҗәләр дә сөендерерлек. Әле менә бер хатын килгән иде. Ул ясалма юл белән бала алып кайтырга булган. Унике ел бала көтәләр икән инде. Әмма түләүле клиникада аның аналык көпшәләрен алып атырга кирәк, дигәннәр. Янәсе, алар яраксыз һәм комачаулый. Соң шул да булдымы сүз дип гаҗиз калдым. Аналык көпшәсен алгач, хатын-кыз гомумән беркайчан да балага уза алмаячак бит инде. Алар бит аның өметен кисеп, бары тик шул ясалма юл белән генә балага узу мөмкинлеген калдыралар. Җитмәсә, аңа кадәр өч йөз мең сумга якын акчасын алып, бер процедура үткәргәннәр икән инде, уңышсыз булган. Мин аңа әйттем, бүтән бу түләүле җиргә барып та йөрмә дидем. Ул минем янга килеп йөри башлады һәм менә хәзер өч айлык авыры бар», - дип сөенеп сөйләде Роза апа.
Аның белән озак кына сөйләшеп утырып, вакытның үткәне дә сизелмәде. Киткәндә Роза апа инде мәрхүм булган тормыш иптәше Рәфыйк абыйга багышлап язган шигырен дә укып күрсәтте. Гомере буе бергә яшәп, өч ул тәрбияләп үстергәннәр.
Яннарыма сине чакырам мин
Булмаганда җаным чыдарлык;
Син булганда һич куркытмый мине
Язмыш дигән ачы чынбарлык.

Капка төбенә чыккач, аның янына керергә дип чиратта торган бер балалы хатын һәм оныгын иярткән әби белән дә аралашып алдым. «Роза апаның ярдәме бик күпләргә тиде инде. Миңа аның шул ягы ошый, ул барысын да яшермичә әйтеп бирә. Кешегә җиңелрәк булсын өчен аның күңелен күтәрерлек сүзләр дә таба белә. Аның яныннан балага уза алмаучылар өзелми. Шулай йөриләр-йөриләр дә көннәрдән бер көнне сабый балаларын кулларына тотып, аның ишеген шакыйлар. Бу вакытта Роза апа, яшь әниләргә кушылып, шатлыктан үзе дә елый», - диде нарасыен кулына күтәргән хатын. Чыннан да, бик күпләр рәхмәтле Роза апага. Аллаһ биргән сәләте белән файда китереп тагын озак еллар яшәргә насыйп булсын аңа.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: