Шәһри Казан

Карлыгачлар киткәч ямансу

Асылъярның бер җыры мине бала чагыма алып кайта. «Карлыгачлар оя корган, шуны күрәсем килә», - дип җырлый ул. Без дә, көнозын эсседә су керүче балалар, кемнең ничә тапкыр коенганын саный-саный, карлыгачлар күзәтә идек. Безнең яр тишкәләнеп беткән, тик бик биек. Кызыксыну көчле булгандыр, ничек тә үрмәләп шунда менәргә тырышабыз. Карлыгач...

Өйгә кергәндәге корылманы «өйалды» дип йөртәбез. Берсендә шуның ишеге ачык калган. Икенче кайтуыбызда ни күрик: ишек өстендәге ут яктырткыч өстенә карлыгач оя корып куйган. Нәрсә эшләргә дә белмәдек. Оясын туздырырга ярамаганын чамалыйбыз. Куркып, үзләре китәр, дидек. Алар исә китәргә уйламадылар да. Без чыкканда, нәрсәдер бәргәләп тә алдылар. Шуның кадәр оя коргач, кая китсеннәр соң?! Йомырка салыр чак та җиткән. Кабак төше зурлыгында өч йомырка салды. Аны, карлыгачлар үзләре булмаганда, оныкларга да күрсәттем. Балалар да өйалдында тавышланмый йөрергә тырыштылар - карлыгачыбыз бала чыгара бит. Менә беркөнне карлыгачның тавышы үзгәрде, башкача чыркылдый башлады. Алардагы шатлык: әти‑әни булганнар икән! Ике кошчыклары туган. Үзләре куркуны аңламыйлар, күзләре дә ачылмаган. Карлыгачлар балаларына җим ташый башлады.

Реклама

Без бер-беребезгә шулкадәр ияләштек. Алар әйтерсең әдәп йөзеннән, миңа очрагач керми торалар иде. Ә балалары куркуны белмәделәр.
Безнең урамда август башында карлыгачларның бала очыру көне була. Бик күп булып җыелышалар да уйнаклап очалар, аннары ут чыбыгына тезелеп басалар. Бу аларның зур бәйрәмнәре була. Безнең карлыгачлар ул көнне оча алмадылар, беразга соңардылар. Шулай да аларның очып китүләре безгә шатлыклы да, моңсу да булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: