Шәһри Казан

«Карлыгач»та канат яралар

Казаныбызның Совет районында бик матур 305 нче балалар бакчасы бар. Аның исеме дә үзенә килешеп тора - «Карлыгач». Нәкъ карлыгачлар кебек тиктормас, шаян, шат күңелле балалар үсә анда. Матур итеп киенеп, сөенеп киләләр алар, шигырь сөйләргә, уйнарга-көләргә, җырларга бик яраталар.

Реклама

Менә шул бакчага мине дә чакырдылар. Арыган җаныма ял алып, безнең гомерләрнең заяга үтмәгәнен күреп, сөенеп кайттым мин аннан. Бигрәк тә балаларны татарча сөйләргә өйрәтү, гомумән, туган телебезне белергә кирәк икәнен аңлату эшенең яхшы куелуы ошады. Биредә балаларны чын күңелдән яраткан, үз эшләренең никадәр әһәмиятле, кирәкле эш икәнен аңлаган тәрбияче-педагогларны күрдем. Монда иң беренче чиратта Зөһрә Шәяхмәтованы әйтәсем килә. Ул - бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган белемле, тәҗрибәле остаз. Тыныч табигатьле, күп нәрсәне алдан күрә белүче акыллы җитәкче булып күңелдә калды Зөһрә ханым. Өлкән тәрбияче Лариса Калина, балаларны үз балалары кебек күреп яратучы, аларны татар телендә шигырь сөйләргә, җырларга өйрәтүче Флера Максимова кебек үзенең ярдәмчеләрен дә белеп сайлаган ул.
Бу бакчада рус балаларында да татар теленә мәхәббәт уятырга омтылалар. Монда инде, теләк булса, бар да була, дип кенә әйтәсе кала.
Заманча җиһазландырылган матур бакчада кая карама чисталык-пөхтәлек. Тәрбиячеләр тыныч, мөлаем йөзле, ягымлы. Мондый бакчага балалар бәйрәмгә килгән кебек сөенеп киләләр. Алар белән төрле бәйрәмнәр, бәйгеләр, очрашулар еш оештырыла икән. Бу да сабыйларның эчке дөньяларын ачуга, шәхес тәрбияләүгә ярдәм итә, билгеле.
Татарстаныбызда шундый бакчалар, тәрбия үзәкләре күбрәк булсын иде дигән теләктә калам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: