Шәһри Казан

Каршы ал, татар гимназиясе!

Күптән түгел генә 13 нче татар гимназиясенә очрашуга чакырдылар. Урыны бик кызыклы булып чыкты аның. Ике мәктәп бинасы бергә кушылган икән. Бер ягында - рус мәктәбе, икенче якта - татар гимназиясе. Бер-берсе белән кушкаен кебек торсалар да, ике мәктәпнең аермасы җир белән күк арасы.


Мәктәпкә якынлашканда ук, өч котырышкан (дүртенче-бишенче классныкылар булгандыр) малайны күрдем. Балаларның тик тормаганына гаҗәпләнмәдем. Кечкенә чакта кем тыныч кына тора инде. Ә авызларыннан чыккан сүгенү сүзләре исә телсез калдырды. Егылган берсе русча: «Әнчек!» - дип кычкырып җибәрмәсенме! Әллә ничек кыен булып китте.
Мәктәп ишегеннән керсәм, андагы шау-шу, бер-берсе белән русча аралашу!.. Монда ничек итеп очрашу уздырып булыр икән, телне дә белмиләр бит дисәм, мине балалар белән очрашуга чакырган, 13 нче гимназиядә практика үткән дустым Лилия: «Рифат, син дөрес кермәгәнсең, бусы рус мәктәбе бит!» - дип йөгереп килеп тә җитте.
Татар мәктәбенә кергәч, бөтенләй башка хисләр уянды. Ничектер үземне туган мәктәбемә кайткандай тойдым. Бина бераз искерәк булса да, диварларына кадәр җылылык бөркеп тора. Укучыларның да, укытучыларның да яхшы мәгънәдә гади булуына исең китәрлек! Мөгаен, директорлары Миләүшә Мөхәммәтгалиеваның таләбе дә шундыйдыр.
Балалар шигырьләремне дә ятлаган, берсеннән-берсе кызыклырак сорауларын да бирәләр. Бер мәктәпкә баргач, кайсыдыр бер татар баласы шигыремне китаптан карап, көчкә-көчкә иҗек җыеп укыган иде. Монда исә татар телендә авыл балаларын көнләштерерлек итеп сөйләшәләр. Гимназиядә унынчы сыйныфта укучы Гөлназ Солтангалиева, «Татар кызы» бәйгесенең район турында җиңеп, республика ярышын көтә. Укытучылары Халидә апа: «Очрашуга бик керәселәре килсә дә, рус балаларын кайтарып җибәрдек», - дигәч, шаккаттым. Аның әйтүенчә, бер рус малае татар әдәбияты дәреслеген ачкан да: «Боларның кайсы безгә кунакка килә?» - дип сорый икән.
- Татар гимназиясендә рус балалары да укыймыни? - дигән соравыма:
- Әйе, әти-әниләре: «Монда балалар тәртиплерәк, тагын бер тел белүе дә начар түгел», - дип, безгә китерәләр.
Бер караганда, янәшәдәге рус мәктәбе яңарак та, матуррак та. Әмма бер мәртәбә эченә кереп караган кеше дә аңлаган бу хакыйкатьне ата-аналар, нинди генә милләттән булмасын, аңлый, балаларының киләчәге турында кайгыртадыр.
Бу күренеш: «Әйдә, балабыз русча белсен, русча укытыйк!» - дип ашкынган ата-аналарга сабак булсын иде. Ә җелегебезгә үтеп кергән рус телен авылда туып-үскән мин фәкыйрегез дә өйрәндем бит әле. Шәһәрдә туып-үсеп, ни татарча бер авыз сүз белмәгән, русча матур итеп җөмлә төзи алмаган яшьтәшләремне чын күңелдән кызганам. Кемнәр соң алар? Ә шундый мокыт буын үсүен дәвам итә. Ата-аналары да шундый түгелме икән аларның?!.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: