Шәһри Казан

Каршыңа шәрә ир чыкса...

Казан дәүләт университеты. 2003 еллар. Лекциягә соңга калгач, кереп тормаска булдым, стена буенда чүгәләп, узган лекцияләрне кабатлап утырам. Коридорда арлы-бирле берәү йөри. 30-35 яшьләрдәге ир-ат, спорт киеменнән. Кемнедер көтә, ахры. Күз чите белән генә таныш булмаган ир-атның кроссовкаларын күзәтәм. Әле бер, әле икенче якка атлыйлар, лаштыр-лоштыр, тык-тык. Кинәт тынлык. Дәфтәрдән...

Реклама

Казан дәүләт университеты. 2003 еллар. Лекциягә соңга калгач, кереп тормаска булдым, стена буенда чүгәләп, узган лекцияләрне кабатлап утырам. Коридорда арлы-бирле берәү йөри. 30-35 яшьләрдәге ир-ат, спорт киеменнән. Кемнедер көтә, ахры. Күз чите белән генә таныш булмаган ир-атның кроссовкаларын күзәтәм. Әле бер, әле икенче якка атлыйлар, лаштыр-лоштыр, тык-тык. Кинәт тынлык. Дәфтәрдән күземне алмый гына кая китте икән бу дип уйларга да өлгермәдем, теге кроссовкалар минем каршыма килеп туктадылар. Башымны күтәрә башлаган идем... Йа Хода, әйтергә дә оят... Борын төбемдә тукмак кадәр зур гына бер шәмәхә нәрсә... Япь-яшь кыз моның ни икәнен аңларга өлгергәнче, бер-ике минут узды әле. Имәнеп киттем, ни кычкырырга, ни ярдәм сорарга белмим, куркуымнан нишләргә белмичә, күземне дәфтәрдән алмый гына стена буенча шуышып, лекция барган бүлмәгә кергәнемне сизми дә калдым. Укытучының нәрсә дип шелтәләгәнен дә ишетмәдем, төркемдәгеләр исә минем төсем качканны, ап-ак булганымны искәрткәннәр иде. Агарынырсың да... Университет кадәр университетта шундый хәлгә юлык әле. Кызларга теге адәмне күрсәтим дигән идем, лекция беткәндә аннан җилләр искән.
Югары уку йортында укыганда тагын очраштым әле мин шундый сәерләр белән. Бу юлы ялгызым гына түгел идем. Бер төркем кызлар кышкы салкын көндә өши-өши күрше корпуска барабыз, каршыбызга аркасына рюкзак аскан яшь кенә егет килә. Чалбарыннан гаурәтен чыгарган да берни булмагандай бара бу. Тора-бара андый кешеләргә ияләндек, курыкмый да башладык. Ә КДУның 3 нче тулай торагы янындагы агачлыктан оят җирләрен күрсәтеп каршыга йөгереп чыгучы ир-атлар бервакыт бөтенләй гадәти хәлгә әйләнде. Ни хикмәт, үзләре бер сүз дәшми, якын да килми.
Инде биш-алты еллар бу сәерләрне күргәнем юк иде. Узган ел «Идел-Пресс» нәшрияты янындагы комлыкта җенесен уа-уа чыккан ир-атны күреп тагын куркып калдым.
Без әлеге сәерләрне маньяк дип уйласак, медицина телендә аларны эксгибиционистлар дип атыйлар икән. Бу сексуаль яктан тайпылыш булып санала, авыру. Эксгибиционистлар үзләренең оят җирләрен башкалар күрүдән әйтеп бетермәслек ләззәт ала. Тагын бер төрләре бар әле - фортажистлар. Алары тагын да ешрак очрый бугай. Җәмгыять транспортында, хәтта иркен булса да, кешегә махсус ышкыла-ышкыла баручыларны күргәнегез бардыр. Баксаң, алар моннан рәхәтлек ала икән. Җенси теләкләрен шулай канәгатьләндерә.
Белгечләр фикеренчә, бу сексуаль кимчелек кешенең балачагында психосексуаль үсеше дөрес формалашмаудан барлыкка килә. Кемдер үзен башкалардан ким саный, хатын-кыз белән җенси мөнәсәбәтләргә керергә курка, кайберәүләр психик авырулардан интегә.
Бу сәер кешеләр куркынычмы, алардан ничек сакланырга? «Инсайт» клиникасының наркология һәм психиатрия бүлегенең психиатр-психотерапевты Анна Кулыгина аңлатуынча, эксгибиционистлар әллә ни куркыныч түгел. Чөнки алар көчләргә, начарлык эшләргә сәләтле түгел. Киресенчә, алар үзләрен ачуланганны, оялтканны, куркытканны көтә. Кычкырсаң, аларга рәхәт. «Мондый кешеләр белән очрашсагыз, күрмәмешкә салышып, артык игътибар җәлеп итмичә, тыныч кына узып китсәгез, яхшырак. Куаклы, агачлы, тын урыннарда ялгыз йөрмәвең дә хәерле. Ни хикмәт, оят җирләрен башкалар күрүдән ләззәт алучылар арасында хатын-кызлар да очрый», - ди белгеч.
Бу нәрсә кайбер илләрдә закон тарафыннан тыелган булса да, бездә андыйлар хөкемгә тартылмый, гәрчә бу тәртип бозу, хулиганлык булып саналса да. Күп очракта моны авыру дип кенә кабул итәләр. Тик менә урамда шәрә йөргән ир-атны балалар да күрергә мөмкин бит...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: