Шәһри Казан

Катлаулы түгел, кызыклы булсын

Соңгы елларда тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе - туган телгә, халыкның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, милли үзаңы дәрәҗәсенә игътибар көчәю. Бу исә балаларга туган көненнән үк ана телендә тәрбия бирә башлау сыйфатын күтәрүне иң актуаль мәсьәләләр рәтенә куйды. Һәр ана баласына «тел ачкычы» бирү өчен бишек җыры җырлаган, сүзле...

Ана телендә сөйләшү-аралашу күпчелек кеше өчен җиңелрәк тә, күңеллерәк тә. Тел һәм әдәбият - төрле милләтләрнең аерымлылык билгеләре, шуңа күрә, барлык халыклар аны белем һәм тәрбия бирүнең әһәмиятле чарасы дип саный һәм куллана.
Укырга-язарга өйрәтү, дөньяны танып белү, тәҗрибә туплау, уртаклашу, фән-техника, сәнгать яңалыклары белән танышу, иҗат итү тел ярдәмендә генә була алмый. Шуңа күрә дә борын заманнан ук һәр халык әдәбияткә, халык авыз иҗатына, сүзлек хәзинәсен арттыруга зур игътибар биргән.
Балаларга әхлакый-эстетик тәрбия бирүдә, аларның җәмгыятьтә чын зыялы шәхес булып формалашуында, башка предметлардан аермалы буларак, әдәби уку дәресләренең роле бик зур. Уку дәресенең төп максаты - минутында ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап кабул итү һәм аңа анализ ясый белү, укучының үз фикерен татар телендә әйтә алуы. Яңа стандартлар буенча бала белемен тормышта иркен куллана, туган проблемаларның чишелешен эзли һәм таба белергә тиеш. Шуңа күрә, 1 нче сыйныфтан башлап, укучыларны әдәбият дәресләрендә үз фикерен әйтә алуга өйрәтү төп максатым дип саныйм.
Әхлак, тәрбия, кешелеклелек темаларына караган әсәрләрне өйрәнгәндә укучылар, нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен аңлап, ни өчен шулай килеп чыгу сәбәпләрен эзләү, аны булдырмау юллары турында фикер йөртә. 1-2 нче сыйныфларда укучылар халык һәм язучылар иҗат иткән әкиятләрне өйрәнгәндә уңай һәм тискәре сыйфатларны күрсәтеп анализлый белсәләр, ә инде 3-4 нче сыйныфларда проблемалы ситуацияләрне, алардан чыгу юлларын күрсәтергә тиеш булалар. Дәреслекләрдә Г.Тукай, А.Алиш, Ә.Бикчәнтәева, Ф.Яруллиннарның тәрбияви мәсьәләләрне яктырткан әсәрләре бүгенге көндә дә бик актуаль. Әлбәттә, программага кертелгән барлык әсәрләр дә рус мохитендә тәрбияләнгән балалар өчен җиңел бирелми. Укучыларда әсәрнең эчтәлеген аңлау, тема буенча фикер йөртү сәләте булдыру, кечкенә балаларның психологиясен аңлап эш итү укытучыдан зур хезмәт сорый.
Әдәбият дәресләрендә рус балаларының сөйләм осталыгын үстерүгә һәм дөрес итеп сөйләвенә ирешү өчен, татар халык авыз иҗатын кулланырга, проблемалы сорау аша фикер йөртергә һәм төрле шундый эш алымнарыннан файдаланырга кирәк. Безнең мәктәптә укучылар даими рәвештә татарча газета-журналлар алдыралар, төрле җыр-бию, шигырь конкурсларында катнашалар, үзләре иҗат иткән шигырь, эссе һәм хикәяләрен бастыралар. Район һәм шәһәр күләмендә уздырылган бәйгеләрдә дә актив катнаша алар. Шулай ук төрле театр һәм музейларга да йөриләр. Класстан тыш чараларның да әһәмияте зур дип саныйм. Ата-аналар белән эшне дә читтә калдырмыйбыз. Төрле бәйрәмнәр, күренекле язучылар белән очрашулар, шигырь кичәләре оештыруда, әкиятләрне сәхнәләштерүдә, стена газеталары чыгаруда әти-әниләребезнең дә өлешләре зур.
Укучыларның шәхесен формалаштыруда әдәбият зур әһәмияткә ия. Тәрбия халыкта әдәбият белән барлыкка килгән. Татар халык әкиятләрендә әхлак сыйфатлары, күңел сафлыгы тупланган. Халык хезмәткә, тырышлыкка дан җырлый. Мәкаль-әйтемнәрдә никадәр тирән мәгънә ята: «Белемдә - көч», «Китап - кешенең дусты», «Мәктәп - белем йорты», «Эше барның - ашы бар», «Ике уйла, бер эшлә» һәм башкалар. Укыту, тәрбия эшләре халыкчан булганда гына көчле тәэсир ясый һәм уңай нәтиҗәле була.
Киләчәктә мәктәпләрдә татар әдәбияты дәреслекләре катлаулы итеп түгел, балаларда кызыксыну, ярату һәм ихтирам хисләре уята алырлык итеп әзерләнер дип уйлыйбыз. Аларда халык педагогикасына нигезләнгән, баланың һәр яктан да камил шәхес булып формалашуына ярдәм итүче әсәрләрнең дә үз урынын табуын телибез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: