Шәһри Казан

Катнаш никах милләтнең тамырын корыта

Коммунистлар хакимлек иткән чорда милләтсезлеккә корылган катнаш никахлар барлык халыкка үрнәк итеп күрсәтелде. Мәрхүм Мәхмүт Хөсәен «Яшәсен кияүләрем» исемле шигырендә катнаш никахларны мактап язды. Аңа композитор Заһит Хәбибуллин көй дә чыгарды. Совет заманында ул җырны радио һәм телевидение тапшыруларында еш кабатлыйлар иде. Татар әдипләре үзләренең әсәрләрендә «өлкән агай»ның яхшы сыйфатларын...

Реклама

Коммунистлар хакимлек иткән чорда милләтсезлеккә корылган катнаш никахлар барлык халыкка үрнәк итеп күрсәтелде. Мәрхүм Мәхмүт Хөсәен «Яшәсен кияүләрем» исемле шигырендә катнаш никахларны мактап язды. Аңа композитор Заһит Хәбибуллин көй дә чыгарды. Совет заманында ул җырны радио һәм телевидение тапшыруларында еш кабатлыйлар иде. Татар әдипләре үзләренең әсәрләрендә «өлкән агай»ның яхшы сыйфатларын күпертеп, алар белән ул-кызларын алышып, катнаш никах белән яшәүне мактап язалар иде. Рус фольклорында һәм матур әдәбиятында үзләреннән башка халыкларга дан җырлау, мактау бөтенләй юк бит! Ни кызганыч, катнаш гаиләләрдә бервакытта да татар баласы тумый, үсми, чөнки аның милли горурлык хисе түбән дәрәҗәдә. Рәсми мәгълүматларга караганда, татар кызларының 44 проценты, егетләребезнең 42 проценты катнаш никахта торып, ятларга балалар үстерә. Мондый сандагы катнаш никахлар дөньяда башка бер милләттә дә юк. Бездә хәтта кызының яисә улының башка милләт кешесе белән гаилә коруы турында горурланып сөйләүчеләр дә җитәрлек. Оныкларының татар телен белмәүләре аларны һич борчымый. Милли хисләр һәм милли горурлык бөтенләй юк. Димәк, татар фамилияле руслар артачак. Алар татар халкын беркайчан да танымаячак һәм якламаячак. Катнаш никах татарның тамырын корыта. Катнаш никахлар милләтебезне таркатуга, халкыбызның башка милләтләр арасында эреп югалуына, туган телебезне юк итүгә үзеннән зур өлеш кертә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: