Шәһри Казан

КАВКАЗЛАРГА БАРГАН ИДЕК...

Бу дөньяда тормыш мәшәкатьләре адәм балаларын кай тарафларга гына илтеп ташламый да, нинди генә язмышлар кичерергә мәҗбүр итми. Безнең татар халкына да дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәргә язган. Бу гамәлләр аеруча 1920 еллардан башлана. Безнең туганыбызны да читләтеп үтми мондый язмыш. Ул Спас Өязенең Кузнечиха волостенә кергән Төгәлбай авылында яшәүче...

Реклама

Бу дөньяда тормыш мәшәкатьләре адәм балаларын кай тарафларга гына илтеп ташламый да, нинди генә язмышлар кичерергә мәҗбүр итми. Безнең татар халкына да дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәргә язган. Бу гамәлләр аеруча 1920 еллардан башлана. Безнең туганыбызны да читләтеп үтми мондый язмыш. Ул Спас Өязенең Кузнечиха волостенә кергән Төгәлбай авылында яшәүче әтиебезнең өченче буын туганы Кадыйр абый Габделхаков була. 1920 елларда Идел буенда корылык, ачлык, тиф сырхавы тарала башлагач, Кадыйр абый, хатыны Хәерниса һәм бердәнбер 10 яшьлек улы Каюм белән, йорт-җирен калдырып, Кавказ якларына чыгып китә. Алар поездларның берсеннән-берсенә күчә-күчә Ставрополь краеның Карачай-Чиркәс автономияле өлкәсенә, матур гына Эрсакон дигән авылга барып урнашалар. Оста төзүче булгач, аны хуплап каршы алалар. Җәмәгате дә кул эшләренә бик уңган була. Шулай матур гына 2 ел яшәгәч, көтелмәгән чирдән берсе артыннан берсе үлеп китәләр. 12 яшьлек Каюм ятим кала. Авыл картлары аны балалар йортына бирергә уйлыйлар. Шунда мул тормыш белән яшәүче, әмма балалары булмаган бер чиркәс гаиләсе Каюмны үзләренә уллыкка бирүне сорый. Халык моңа риза була. Шулай итеп, Каюм абый бу гаиләдә дөрес тәрбия алып, укып, таза-сау егет булып җитешә. Армиягә барып кайткач, укып, тракторчы була. Колхозда тырышып эшли, җитәкчеләр тарафыннан гел мактап телгә алына. Әти-әнисе аны акыллы гына Шиляхан исемле чиркәс кызына өйләндерә. Аларга куаныч китереп, бер-бер артлы 4 кызлары дөньяга килә. Шулай күңелле генә яшәп ятканда, 1941 елда сугыш башлана. Каюм абый да шул елны ук сугышка алына. Танкист булып Берлинга кадәр барып җитеп, Рейхстагны штурмлауда катнашып, бик күп орден-медальләргә лаек булып, бер яра да алмыйча, гаиләсе яшәгән Эрсаконга кайтып төшә. Янәдән колхоз эшенә керешә. Аннан тагын ике кызы дөньяга килә. Җирле халык Каюм абыйга: «Синең туганнарың бер дә юкмыни, син дә кайтмыйсың туган ягыңа, алар да килми?» - диләр. Шуннан аның олы кызлары туган якка хатлар яза. Хат авыл Советына килә. Бу 1971 еллар була. Авыл картлары, фамилиясе буенча, аның туганнарын ачыкларга керешә. Эзли торгач, аның якынрак туганы минем әти Идиятулла (1895-1973) булып чыга. Аңа, безнең исем-фамилияне, адресны әйтеп, җавап җибәрәләр. Шуннан алардан безгә: «Кайтырга булсак, кабул итәрсезме?» - дип хат килә. «Кайтыгыз, шатланып кабул итәрбез, олы кунагыбыз, туганыбыз дәрәҗәсендә булырсыз», - дип җавап язалар безнекеләр. Каюм абый икенче кызы Катя белән Төгәлбайга кайта. Әти аларны яшәгән нигез урыннарына алып барып күрсәтә. Анда инде кычыткан баскан бер чокыр гына калган була. Каюм абый, нигез урыннарын үбеп, елый-елый дога кыла. Үлгән әти-әнисенең Эрсакондагы каберләренә сибәргә берәр уч нигез туфрагын да алып китә. Авыл картларын җыеп Коръән укытып, садакалар өләшә. Бер атна торгач, яшәгән җирләренә китәләр. Саубуллашканда, әти-әнине кунакка чакыралар. Киткәндә Казанга безгә дә кереп, 4 көн кундылар. Мин аларга шәһәрнең тарихи, матур җирләрен, мәчетләрен күрсәттем. Киткәндә: «Сөләйман энем, безгә килегез инде, әти-әниегез картлар, алар бара алмас», - дип үтенделәр. «Барырга тырышырбыз», - дип калдык. Шуннан без дә 1973 елның августында, 8 яшьлек кызым Фәридә һәм 6 айлык улыбыз Фәритне дә алып, Кавказга барып кайтырга булдык. Зур мәшәкатьләр чигеп булса да барып җиттек, шөкер. Вокзалга төшү белән халык: «Сез Каюм туганнарымы дип безне өйләренә кадәр озатып куйдылар. Без барып кергәч, шатлыкларының чиге булмады. Каюм абый инде пенсиядә. Шулай да колхоз сарыкларын көтә, чабан икән. Алып үстергән анасы да исән - 98 яшендә. Ул да безне кочып үбә-үбә елады. Үзләре иркен яшиләр: 2 сыер, 30 баш сарык, ишегалды тулы күркәләр йөри, 60 сутый бакчасы бар. Анда төрле яшелчә-җимеш үсә. Кукуруз да бар, аннан терлеккә фураж ясарга Каюм абый электр тегермәне ясаган. Хатыны һәм кызлары да бик тәртипле, уңганнар. Эштән кайткач, Каюм абыйның аягына кадәр юалар. Без анда 8 көн булдык, көн дә бер сарык суйдылар. Итен турап, йортта җайланган казанда пешерәләр. Шулпасын түгәләр, аш пешерү юк. Итен калмык чәе белән ашыйлар. Авылда чыбыклы радио 5 телдә сөйләп тора. Карачай, чиркәс, нугай, әбизин һәм рус телләре. Кода (кызлары Фатыйманың каенатасы) безне Кавказның иң матур җире булган Домбай-Теберда дигән тыюлыкка алып барды. Аларда: «Кем Домбайда булмаган, ул Кавказны күрмәгән», - дигән әйтем бар. Аркан (канат) юлы белән 1,5 км биеклектәге Домбай тавына мендек. Кышын анда таудан чаңгы шуу базасы эшли икән, кунакханәләр, ашханә, рестораннар бар. Төнлә аюлар үкергән һәм бүреләр улаган тавышлар ишетелә. Тыюлык булгач, ау рөхсәт ителми икән.
Еллар үтте. Хәзер Каюм абый да (1910-1983), Шиляхан апа һәм 3 кызлары да бу дөньяда юк инде. Калганнары белән хат алышып, хәбәрләшеп яшибез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: