Шәһри Казан

Кайда бәндә, шунда Иблис

Сүземне бүгенге чынбарлыгыбызда барлык милләттәшләребезне гаҗәпләндереп, тамырларын көннән-көн тирәнгәрәк җибәрә барган гайре табигый бер күренештән башларга булдым. Россия дип аталган безнең туган илебездә кеше җаннарын борчырлык тискәре гамәлләр бөтенләй юк икән. Барысы да ал да гөл дип уйларсың. Алдашу, урлашулар, ришвәтчелек, үтерешләр, дәүләт милкенә кул сузу кебек җинаятьләр дә юк....

Шулай да, дәүләт җитәкчеләрен һәм сәясәтчеләрен хафага салып, тынычлык бирми яшәтүче бер зур проблема калган икән әле. Бу гасырлар буена Россиядә янәшә гомер кичереп, ярдәмләшеп, дус булып көн күргән төрле халыклардан бер милләт ясау һәм аларның туган телләре, дип, бер генә тел - рус телен калдыруга омтылу икән. Илебездә үткәрелгән һәртөрле үзгәртү-реформалар шушы максатка хезмәт итә. Татар мәктәпләренең, балалар бакчаларының кимүгә баруына барыбыз да шаһит. Татарстан Конституциясе дәүләт теле дип рус һәм татар телләрен таныса да, бер генә оешма да эшен татар телендә алып бармый. Татар гаиләләренең күбесендә аралашу «бөек туганыбыз» теленә күчеп бетте диярлегебез дә бар. Бу хәлне дәүләт җитәкчеләре үзләренең сәясәтендә бик оста файдалана. Чит илләрдә һәм Россиянең төрле шәһәрендә сибелеп яшәүче милләттәшләребез туган теленә мәхәббәт, хөрмәт саклап, татар җәмгыятьләре оештырып, телебезне, мәдәниятебезне үстерергә омтылуларыннан үрнәк алырлык мисаллар да бик күп бит югыйсә. Алар турында матбугатта шактый еш язалар. Моннан күп нәрсәләрнең үзебезнең ихтыярга бәйле икәнлеге аңлашыла. Бары тик табигать тарафыннан бирелгән төп сыйфатны туган телебезгә, милләтебезгә булган мәхәббәтне җуймау гына сорала. Ә дәүләтебезнең бүгенге сәясәте ул гасырлар буена канга сеңгән башка халыкларны буйсындыру психологиясенең ачык чагылышы. Тарих сабакларын истә тотмауның нәтиҗәсе аяныч булуын тану да кирәктер. Галимнәр раслаганча, 1917 ел революциясендә дә ул нәкъ менә шул империячел сыйфатлары аркасында җимерелеп юкка чыкты. СССР дигән ил монстр булып яши башлагач та бу холкыннан арына алмады. Һәм шул сәясәте нәтиҗәсендә таралып төште.
Халыклар бердәмлеге, дуслыгы дигән көннәр үткәргән булып, бу бердәмлекнең нигезендә яткан төп таяныч - милләт төшенчәсе һәм милли телләрне юкка чыгару өчен табигый кануннарга каршы килә торган тәртип урнаштыруның нәрсә белән тәмамланачагы ачык аңлашыла булса кирәк.
Әйтик, Татарстан Конституциясе республикабызда рус һәм татар телләрен дәүләт теле дип игълан итте. Бу кәгазьдә шулай. Ә чынбарлыкта ничек? Кайсы оешма эшен татар телендә алып бара? Юк андыйлар. Әйе, транспортта телне ватып-сындырып төзелгән татарча белдерүләрне ишетергә була. Ләкин бу туган телебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт уята торган, бөтен нәфислеге, мәгънәсе матурлыгы белән яңгыраучы тел булудан бик ерак тора. Ә бит халыклар дуслыгы, бердәмлеге телебезнең тормыш-көнкүрешебездә ни дәрәҗәдә кулланылуы, бу телнең дөрес яңгыравы, мәгънәсе, колакларны, җанны иркәләүче моңы белән саклана.
Чынбарлыгыбызда татар мәктәпләре һәм балалар бакчаларының кимүгә баруы да татар җанын шатландыра алмый. Кайчандыр дәүләт тоткан татар халкының бүген Татарстан дип аталган кечкенә генә илебездә дә милләтен саклауга юнәлдерелгән хокуклары тарайганнан-тарая, кысыла барган шартларда, халыклар бердәмлеге турында зурдан кубып сөйләшеп булмый.
Халыклар дуслыгы дигән тирән мәгънәле гыйбарә ул бит бүген генә уйлап чыгарылган кыйммәт түгел. Җиргә яралтылганнан бирле һәр милләт үзара ярдәмләшеп, татулыкта яшәүне хуп күргән. Дөрес, аларның күсәк күтәреп бер-бере белән сугышкан чаклары да булган. Ләкин моны әлеге дә баягы сәясәтчеләр ихтыяры, дәүләт җитәкчеләре мәнфәгате белән кылынган гамәл дип кенә уйларга кирәк. Дәүләтебез дә, сәясәтчеләребез дә, динебез дә кешенең табигать биргән хокукларын сакларга бурычлы. Татулык-дуслык, бердәмлек кебек кыйммәтләр асыл мәгънәсен сакласын өчен, аларны халыкларның яшәү рәвешенә әверелдерү шарт. Халыклар дуслыгы дигән шигарьне татар кешесе милләте, теле исән булып калганда гына җитди кабул итәчәк.
Бер генә халыкның, бер генә телнең, бер генә диннең өстенлек итүен хуплаган илнең чын мәгънәсендәге бердәмлеккә, дуслык-татулыкка тиенә алганы юк әле. Ә бит моңа ирешүнең юлы бер генә. Ул - башка милләтләрнең хокукларын тану, аларны хөрмәт итү. Милләт тә, аның теле дә, мәдәнияте дә бу табигатьнең кешегә биргән иң кыйммәтле бүләге, икенче төрлерәк әйтсәк, Ходай бүләге. Антик заманнарда ук шушы байлыкларны саклау зарурлыгы, яшәешне тәртиптә тоту омтылышы кеше җанында әхлак кагыйдәләре буларак формалашкан. Ләкин тормыш беркайчан да көрәшсез, хезмәт куймыйча бармый. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай дәвам итә. Ник дигәндә, табигать бит кешене яралтканда ук күңеленә Иблис сыйфатында нәфес дигән иң мәкерле явызлыкны да оялаткан. Димәк, кеше иң беренче чиратта, үз-үзе белән көрәшергә, ягъни үз кимчелекләрен төзәтү чараларын үзе табарга бурычлы.
Шунысын да әйтергә кирәк: кеше яшәешендә күптөрле гөнаһлы гамәлләрне җиңәргә өйрәнсә дә, нәфес дигән Иблисне хәзергә кадәр авызлыклый алганы юк әле. Киресенчә, нәфес аны торган саен ныграк тозакка ала бара. Чөнки җир өстендә, тормышта кеше күңелен аздырырдай, кызыктырырдай алдавычлар бик күп бит.
Күптөрле явызлыкларны җиңәргә сәләтле адәм затында нәфесне авызлыкларлык көч юк. Бу, ихтимал, фәрештәләр белән пәйгамбәрләргә генә хас сыйфаттыр. Нәфес дигән Иблисне гади кешеләр дә, зур урыннар биләүче хуҗалар да, хәтта үзләрен иманлы дип санаган дин әһелләре дә, муллалар да җиңә алмый. Бозыклыклар, җинаятьләр кылырга аның җанын шул мәкерле дошман - Иблис котырта. Нәфес каршында әхлак кагыйдәләре дә, дин кануннары да, юридик законнар да көчсез. Шунлыктан, кешелек җәмгыятендә, кызганыч ки, бозыклык, явызлык тантана итә. Җәмгыятебез авырый, дәвалануга бирелми торган иң хәтәр һәм йогышлы авырудан һич тә арына алмый. Шунлыктан, төрле җинаятьләр, үтереш, кан коешлар, эчкечелек, дәүләт милкен үзләштерүләр артканнан-арта, әхлак чикләрен белми аза тора.
Без газета-журнал битләрендә адәм баласы кылган җинаятьләр турында һәркөнне диярлек укып торабыз. Әле күптән түгел генә күренекле язучы, сәясәтче Рауль Мирхәйдәровның «Карга карганың күзен чукымый» дигән публицистик мәкаләсен укып, хәйраннарга калдык. Анда йөзләрчә миллион дәүләт акчасын үзләштергән каракларның яшәү рәвеше турында сүз бара. Шунысы гаҗәпләндерә, мондый каракларны кичен кулга алалар да, иртәгесен, җинаять составы юк, дип, азат итәләр. Аларның урлашуларын күреп, белеп торучы җаваплы затлар да, әйдә урласыннар, күбрәк урласыннар, иртәгә бит алар бу акчаларын ришвәт рәвешендә безгә үк китереп бирәчәкләр, дип, тыныч кына урыннарында утырып, «эшли» бирәләр. Менә шулай, карга карганың күзен чукымый, булып чыга да инде.
Сүземнең ахырында шуны әйтәсем килә: Россия сәясәтчеләре, түрәләре үз илендә гомерлек хуҗа булып яшәргә хокуклы милләтләргә, аларның телләренә каршы көрәшкәнче, егәрлекләрен яшәешебезнең иң зур дошманнары - җинаятьләргә, закон бозучыларга каршы юнәлтсәләр, җәмгыятебез чын мәгънәсендә сәламәтләнер, илебез имин, милләтебез рухы тыныч булыр иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: