Шәһри Казан

Кайда минем ике тавыгым?

Агропромпаркта ипигә чират торам. Хатын-кыз башта кием тикшерә бит инде ул, минем дә күзем алда басып торган ханымның яулыгына төште.

Реклама

Үзенә дә, пәлтәсенә дә бик килешеп торган яулык бәйләгән. Ипи алгач, ит сата торган рәтләргә киттем. Анда да очраттым теге хатынны. Яшелчәләр рәтендә дә күземә чалынды. Ул да түгел, җимешләр карап торганда, выж итеп янымнан үтеп китте бу. Үзе тегендә-монда карана, борчылуы йөзенә чыккан. Сатучылардан нәрсәдер сораган да була. Берәр нәрсәсен югалтканга охшаган, ярдәмем тимәсме дип, куып җитеп, эндәштем мин аңа.
- Әллә никадәр әйбер алдым, аларны арбага тутырып бардым. Ике тавык та алган идем, аларны таба алмыйм. Кайда гына калдырдым икән? - дип сөйләнә-сөйләнә китеп тә барды.
Тавык алганын мин дә күргән идем бит дип, озатып калдым. Тукта, беләгендәге зәңгәр төстәге пакет эчендә ике тавык ята түгелме соң?! Артыннан куып җитеп әйтим әле дип, мин дә чаптым. Аягына роликлар кигәнмени, куып җитеп булмый, икенче рәткә чыгасын белгәч, каршына бардым. Беләгегезгә асып куйгансыз бит ул тавык­ларыгызны дигәч, шаркылдап көлеп җибәрде.
- Чаба торгач, беләгемә асып куйган өч килограмм авырлыктагы тавык­ларны да сизми башлаганмын бит. Дөнья мине куа, мин аны куам, - дип китеп тә барды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: