Шәһри Казан

Кайда син, «Татар иле»?

Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессына, «Татар иле» проекты тирәсендә купкан зур шау-шу уңаеннан, Кремльнең Хисап палатасыннан тикшерү килде.

Реклама

Корылтай узгач, хакимияттән зур акчалар бүленеп тә, әлеге проектның эшләнеп бетмәгәнлеге, хәтта концепциясе дә әле яңа тәгаенләнә башлаганлыгы ачыкланды. Ни-нәрсәләр эшләнергә тиешлеген секция утырышында гәпләшеп, бурычларны билгеләп, корылтай ахырында резолюциягә керттеләр. Корылтай узгач, Бөтендөнья Татар яшьләре форумы рәисе һәм әлеге порталның директоры булган Тәбриз Яруллин: «Татар иле» баткаклыгыннан китәм», - дип белдерде. Нәтиҗәдә вазифалар Тәбриз Яруллинга йөкләнгәнче, «Татар иле» проектының авторы булып торган «Белем ру» оешмасының хуҗасы, миңа «Татар иле»нең финанс өлеше белән идарә итәргә ирек бирмәделәр» дип белдерүче Раил Гатауллин үз урынына кире кайтарылды.
Ә бит «Татар иле» порталы проекты корылтайның төп күчтәнәченә, Бөтендөнья татар конгрессының соңгы елларда башкарган иң зур, иң уңышлы эшләренең берсенә әверелергә тиеш иде. Аның ачылу тантанасы бер ел кичектерелеп киленде. Корылтай вакытында исә делегатларга слайд-шоу рәвешендә порталның яңа күзаллана башлаган планы гына күрсәтелде. Кыскасы, бу эш барып чыкмады.
Корылтайдан соң бу хакта интернеттагы кайбер матбугат чаралары язмалар бастырды, ә 19 декабрьдә Рөстәм Хәйруллин (@amckhayr) исемле егет Рөстәм Миңнехановның «Twitter»дагы микроблогына «Татар иле» челтәренә бүленгән акчаның Конгресс тарафыннан ничек тотылганын тикшерүегезне сорыйм. БТК проектка комачаулый гына» дигән эчтәлекле хат юллаган иде.
Нәтиҗәдә ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Марс Баһаветдинов төзегән махсус эксперт комиссиясенең тикшерү нәтиҗәләре түбәндәгечә. «Татар иле» социаль челтәре өчен ТР Мәдәният министрлыгыннан 15 миллион сумга якын акча күчерелә (14.8 млн). Бирелгән акчаның 7 миллионга якыны туздырылган, ә тиеш эш өчен тотылган сумма 5,7 миллион сумны тәшкил итә. «Әлегәчә «Татар иле» бары тик мәгълүмат порталы гына булып кала бирә. 12 бүлекнең нибары 5есе генә эшли», - диелә комиссиянең хисабында.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: