Шәһри Казан

Кайдан килә бу гаделсезлек?

Мәктәпләрдә үзгәрешләр кертелү турында сүз күптән алып барыла. Шулай да, мөмкинлекләр тудырылмыйча, финансларны арттырмыйча, яңалыклар кертү укытучыларның нервларын бетерүгә генә кайтып кала. Дәреслекләр мәктәпләргә вакытында кайтарылмый. Уку елы уртасында гына кайтарылган очракта, яңадан тематик план төзү, кайтарылмаса, табыштыру мәсьәләсе килеп баса. Кайдан табарга? Китапханәдә булганнарын гына кулланырга рөхсәт итмиләр. Сатып...

Реклама

Мәктәпләрдә үзгәрешләр кертелү турында сүз күптән алып барыла. Шулай да, мөмкинлекләр тудырылмыйча, финансларны арттырмыйча, яңалыклар кертү укытучыларның нервларын бетерүгә генә кайтып кала.
Дәреслекләр мәктәпләргә вакытында кайтарылмый. Уку елы уртасында гына кайтарылган очракта, яңадан тематик план төзү, кайтарылмаса, табыштыру мәсьәләсе килеп баса. Кайдан табарга? Китапханәдә булганнарын гына кулланырга рөхсәт итмиләр. Сатып алырга бик тә кыйммәт. Әле кайтарылган очракта да, сыйныфтагы балалар исәбеннән ким булганда, кайсы балага бирергә, кайсын мәхрүм итәргә? Менә шундый «киртәләрне» укытучы ничек җиңеп чыгарга тиеш соң?! Элек бер басылган китаплар белән ничәмә-ничә еллар укыйлар иде, ни сәбәпле ул китапларны еш алыштыралар? Кемнәрдер, интернет заманында андый кыенлыкларны гына җиңеп була инде, дияр. Үз башына төшмәгән кеше генә белми шул.
Укучылар киеме - форма да бик күп мәшәкатьләр китереп чыгарды. Алар сатуда юк, фабрикага заказ бирергә кирәк. Моны ник югарыдан хәл итмиләр? Бу кием, бер яктан караганда, бертөсле - байга, ярлыга аермый. Шулай да күңелгә ятып бетми әле. Беренчедән, элеккегечә түгел, шакмаклы тукымадан теккәннәр. Икенчедән, бик кыйммәт.
Мәктәп үз тормышы белән яши. Ата-аналар балаларын мәктәпкә тапшыралар да - күңелләре тыныч. Укытучы теләсә нишләсен - тәрбияләсен - эше шул. Мәктәптә кайбер балалар үзләрен шул кадәр дорфа тоталар ки, әйтерсең лә алар бөтен дөньяга килгән ачуларын мәктәптән алалар. Баланы бит 7 яшькә кадәр гаиләдә тәрбиялиләр, әгәр ата-ана тәртипкә өйрәткән булса, ул аның канына сеңгән була. Өлкәнрәк сыйныфларда балага «акыл» керә: дәрескә килеп утыргач та, нәрсә белән шөгыльләнергә теләсә - шуның белән шөгыльләнә. Тырышып укып, белемле һәм камиллеккә ирешкән кеше булу турында аз гына да максатлары юк. Ата-ана гаепне теләсә кемнән табарга әзер, тик аның баласы гына «алтын» булып тоела. Кайдан килә бу гаделсезлек?
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: безнең илдә соңгы елларда мәктәп тормышын дөрес, гадел бәяләү, гомумән, мәгариф өлкәсендә төпле, кайгыртучан, өметле эшләү юк. Мәскәүдән елның елында дәреслекләрне үзгәрттереп, бутап яталар. Тәрбиясез укучысының җилкәсендәге «ялын» кыркып, кеше кыяфәтенә керткән өчен, укытучыны хөкем итеп, эшеннән кудылар, дип яздылар бит. Кайда дөреслек? Ул укытучыга рәхмәт белдереп, илдәге бөтен укытучыларга үрнәк куеп, шулай таләпчән булуларын таләп итәргә иде дә бит югыйсә!.. Кайда безнең гадел кануннар? Свердловск өлкәсендә дә, дәрескә вакытында килмәү сәбәпле кисәткән өчен, укучы укытучысына пәке белән кадаган.
Тагын шуны әйтәсе килә, кайдан алалар ул бәяләрне? Көндәлек - 170 сум, китаплар - 200 сум... Ник югарыдагылардан беркем дә кызыксынмый, күзәтү астында тотып, вакытында төзәтмә кертмиләр? Кайда безнең кулланучылар хокукын яклау? Ник юк алар?!.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: