Шәһри Казан

Казан урамындагы туташлар 40 мең ел элек яшәүчеләрдән аерыламы?

Себер археологлары борынгы, таштан эш­ләнгән беләзек тапканнар. Беләзек көндез кояш нурларын үзенә җыя, ә кичләрен яшькелт булып янып тора икән. Иң кызыгы әлеге хатын-кызлар бизәнгеченең яшендә - ул моннан 40 мең ел элек, кешеләр әле, нигездә, ялангач йөргәндә ясалган икән. Күз алдына китерегез: тузанлы юлдан бернинди кием кимәгән, гел ялангач...

Себер археологлары борынгы, таштан эш­ләнгән беләзек тапканнар. Беләзек көндез кояш нурларын үзенә җыя, ә кичләрен яшькелт булып янып тора икән. Иң кызыгы әлеге хатын-кызлар бизәнгеченең яшендә - ул моннан 40 мең ел элек, кешеләр әле, нигездә, ялангач йөргәндә ясалган икән. Күз алдына китерегез: тузанлы юлдан бернинди кием кимәгән, гел ялангач хатын‑кыз атлый. Кулында матур беләзек... Урамда температура 35 градус булганда, мин бу турыда тагын искә төшердем. Әлбәттә, беләзекле, алкалы ханым вә туташлар бөтенләй үк ялангач түгел түгелен Казан урамнарында. Тик шулай да, моннан 40 мең ел элек яшәгәннәре белән ниндидер уртаклыклары бар аларның...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: