Шәһри Казан

Казанда мәдәниятләр очрашты

Биш елдан биш елга Идел буе шәһәрләре буйлап йөрүче «Зур Идел» күргәзмәсенең Казанга өченче тапкыр килүе. Әлеге төбәк күргәзмәсендә булучы казанлылар һәрвакыт аның саллылыгын - исеме җисеменә туры килүен тоя торгандыр. Быел Казанда федераль округның 13 төбәгеннән (859 автор!) барлыгы 1200 сәнгать әсәре күрсәтелә.

Реклама

Авторлар соңгы биш елда башкарган эшләрен тәкъдим итә анда. Инде тагын да төгәлрәк булыйк дисәк, шуларның 495е майлы буяулар белән эшләнгән картиналар, 62се скульптура, 217се графика, 226сы кулланма-гамәли сәнгать әсәре, 171е халык, храм сәнгатенә караган эшләр һ.б. Күргәзмәнең берьюлы өч залда тәкъдим ителүе дә аның киң колачлы булуын күрсәтеп тора. Тамашачы Казан Кремлендәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясында - рәсем; Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында рәсем, графика, скульптура, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре; Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда - рәсем, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, храм сәнгате белән таныша ала. Казаннан соң күргәзмә Пермьдә һәм Йошкар-Олада күрсәтеләчәк.
Вакыт үзе сыный
Тәүге тапкыр 1964 елда Самара (Куйбышев) шәһәрендә уздырылган «Зур Идел» төбәк күргәзмәсе аша инде ничә буын рәссам узган. Күп кенә мәшһүр рәссамнарыбызның исемнәре заманында нәкъ менә «Зур Идел» аша танылу ала. Яшьләр өчен аның зур трамплинга тиң булуы берәүгә дә сер түгел. Быел да күргәзмә комитетының сайлап алу турында катнашучылар күреп торды: стартны «Зур Идел» кебек мәһабәт мәйданда алырга теләүче студент яшьләр аз түгел иде.
Ярты гасырлык тарихы булган легендар проектның быелгысы - унберенчесе Казан Бөтендөнья җәйге Универсиадасын каршылаган көннәргә туры килүе белән дә истәлекле. Әлеге олы мәдәни чара артында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый иҗат оешмасы, аның Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе, Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее тора.
* * *
Бу күргәзмәнең Идел буе рәссамнарының иҗади мөмкинлекләрен бер уч төбенә җыеп күрсәтүе бәхәссез. Шул ук вакытта аны бөек елга буйлап сибелеп утырган татар, рус, мари, удмурт, чуаш халыкларының яшәү рәвеше, мәдәниятләре очрашуы дип тә, иҗат әһелләрен бергә туплаган, таныштырган мөһим чара дияргә дә була. Ачылышта катнашкан Владимир Курочкин (Йошкар-Ола) «Зур Идел»не үзенә күрә бер мәгънәви символ, тамга буларак билгеләп үтте. «Зур Идел» - Россиядәге иң зур күргәзмә. Бу Мәскәү тормышы да түгел (ул Россиянең аерым дәүләте), Питерныкы да түгел. Россиянең тормышы менә ул - Идел! Биредә без Россиянең нигезен, бүгенге көннең асылын күрәбез. Бөтен каршылыклары да, шатлык-куанычлары да, авырткан җире дә - һәммәсе көзгедәге кебек шушында», - ди ул.
Кунакларны, рәссамнарны сәламләргә килгән ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исә «Зур Идел»нең төбәк мәдәнияте үсешендә тоткан урынын, дәрәҗәсен ассызыклады.
«Зур Идел» күргәзмәсе Россия Рәссамнар берлеге катнашында һәм җитәкчелегендә уздырыла, шуңа күрә дә күргәзмәдә Мәскәү кунаклары булу табигый иде. Скульптор, Россия Рәссамнар берлеге идарә рәисе, РФ халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, РФнең дәүләт премиясе лауреаты, РФ президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать буенча совет президумы әгъзасы Андрей Ковальчукның катнашуы да әлеге тантананың дәрәҗәсен билгели иде. Идел буе рәссамнары Россия Рәссамнар берлеге проектының даими катнашучылары, шуңа күрә дә Мәскәү кунагы, ноябрь аенда Түбән Новгородта булган очрашуны да күздә тотып, Идел буе рәссамнарын Россиянең иң актив иҗатчылары буларак бәяләде. Кунак Россия Рәссамнар берлеге исеменнән «Зур Идел»не үткәрүдәге олы хезмәтләре, күрсәтелгән кунакчыллык өчен ТР Президентына, ТР Мәдәният министрлыгына, ТР Рәссамнар берлегенә рәхмәтләрен җиткерде. «Мондый гаҗәеп залларда рәссамнар үз эшләрен бушка күрсәтә алсын өчен никадәр көч куярга кирәклеген без яхшы аңлыйбыз һәм мондый мөмкинлекне югары бәялибез», - дип билгеләп үтте һәм әлеге җитди проектны оештыруда сынлы сәнгатькә зур өлеш керткән өчен мәдәният министры А.Сибагатуллинга Россия Рәссамнар берлегенең алтын билгесен, ә ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиевага Рәхмәт хаты тапшырды.
Россия Рәссамнар берлеге секретаре, РФ халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясенең әгъза-мөхбире профессор Алексей Суховецкий исә күргәзмәдә олы юл үткән мөхтәрәм өлкән буын рәссамнар белән беррәттән, Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казандагы филиалында укучы студентларның эшләре күп булуын яхшыга юрады һәм чорларны бәйләп торган җепнең өзелмәвен, ныклыгын теләде.
Ачылышта Станислав Федоровка (Самара) Россия Сәнгать академиясенең әтрафлы әгъзасы билгесен, мантиясен тапшыру да күңелле мизгелләр булып истә калды. Шулай да «Зур Идел»дән кала торган иң зур истәлек - Идел буендагы Рәссамнар берлекләре эшчәнлеге турында җентекле мәгълүмат тупланган, рәссамнарның бүгенге көнгә иҗади потенциалын күрсәтүче җыентык - төсле каталог булыр, мөгаен.
Тантанада чыгыш ясаучылар, тәбрикләүчеләр арасында Разил Вәлиев, Николай Боровской, Анатолий Любавин, Ревель Федоров һ.б. бар иде. Тантананы «Хәзинә» милли сәнгать галереясы мөдире Галина Рамазанова алып барды.
«Хәзинә»дә узган тантанадан соң кунаклар күргәзмә белән танышу өчен ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музеена һәм заманча сәнгать галереясына юл тоттылар. «Зур Идел» Казанда 28 июньгә кадәр эшләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: