Шәһри Казан

Казан–Мәскәү арасы, ерак түгел барасы

Мәскәүгә барып, бәлзәмләнгән Ленинны күрү балачактагы хыялым иде. Ниһаять, тәвәккәлләп, Мәскәүгә барып, һава алыштырып кайттык.

Ничек барырга?
Мәскәү белән Казан арасы якынайганнан-якыная. Эш буенча, ялларга, концертларга Мәскәүгә барып кайту күпләр өчен гадәти хәл. Мәскәүгә 12 сәгать эчендә поезд белән, 11 сәгать тирәсе машинада, 1 сәгать ярым дигәндә самолетта барып җитәргә мөмкин. Билет бәяләре дә чагыштырмача кыйммәт түгел. Шәхси машиналар башкалага 1100 сумга алып барса, поездда плацкарт вагонга билетны 1200-1600 сум тирәсенә алырга була.
Мәскәүнең үзендә транспортта йөрү өчен махсус карталар каралган. Әйтик, өч көнгә җитәрлек лимитсыз бердәм юлда йөрү картасы - 400 сум. Аның белән теләсә кайсы транспорт төрендә җаның теләгән кадәр йөрергә була. Карта белән транспортка билет бәясе 32 сумга төшә. Мәскәү пенсионерларына исә юлда йөрү бушлай икән. Кешеләр, чиратка тезелеп, транспортның алгы ишегеннән махсус турникет аша керәләр, бездәге шикелле кайсы ишек ачыла, шунысыннан салонга томырылу күзәтелми. Җәмәгать транспортында кондукторлар юк. Аның каравы, билетсыз йөрүчеләрне еш кына контролерлар эләктерә икән. «Куяннар»га штраф - 1000 сум.
Мәскәүдә төп транспорт чарасы - метро. Һәр станция­дә кайсы тукталыштан нинди линиягә чыгасы күрсәтелгән, элмә такталарда барысы да язылган.

Нәрсә карарга?
Мәскәүдә истәлекле урыннар шактый, аеруча да күңелгә кереп калган кайберләренә аерым тукталам.
Җәмигъ мәчете. Европада һәм Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе булып санала. 1904 елда төзелеп, 2011 елда сүтелгән, аннары төзелеш өчен барлык халык, дин әһелләре зур тырышлык куеп, 2015 елда кабат ишекләрен ачкан данлыклы мәчет бу. Мәчетнең күккә ашкан ике иң зур манарасы халыклар дуслыгын гәүдәләндерә сыман: алар, бер карасаң, Мәскәү Кремлен хәтерләтә, икенче яктан, Казан Кирмәне, Сөембикә манарасына тартым. Мәчет 10 меңләп кешене сыйдыра. Без җомга намазы вакытына туры килдек. Кешенең күплегенә исебез китте. Казанда Гает бәйрәмнәрендә генә моның кадәр халык җыеладыр, мөгаен. Урамда асфальтта да намаз укый ир-атлар, мәчет тирәсен бер төркем полиция хезмәткәре сак­лый.

- Атна саен җомга көнендә шундый хәл, Мәскәүдә мәчетләр аз, бу иң зурысы, шуңа да намаз укырга гына түгел, азан тавышын тыңларга да киләләр, - ди сакчылар.
Мәчеттә ислам музее да эшли. Әмма җомга көн туристлар өчен ял көне булып санала икән, экскурсия­ләр үткәрелми. Хәер, мәчеткә эләгү авыр түгел. Хатын-кызлар залы аша узып, өченче катка күтәрелдем. Кызык та, гаҗәп тә монда: кемдер дога кыла, кайсы ятып ял итә, икенче берәү йоклап ук киткән, кайберәүләр китап укып утыра. Мәчет тирәсендә хәер сорашучы инвалидлар, операция­гә акча кирәк, дип теләнүчеләр йөри. Бер сәгатьтә намаз укырга өйрәтәбез, дигән белдерү дә бар. мәчеткә ярдәм сорап килгән кешеләр белән кизү торучы имам сөйләшә, гозерләрен тыңлый. Мәчетнең буш тормавы сөендерә.

Мәскәү-сити. Бу - Мәс­кәүнең офис-эш үзәге. Архитектурасы буенча үзенчәлек­ле, биек биналары белән әллә кайдан күренеп торган аерым бер комплекс. Төзелеш тулы көченә барса да, бирегә туристларны чакырып, акча да эшли башлаганнар. «шәһәрне күзәтү» мәйданчыгы булдырганнар. Берәр манараның югары катына лифтта алып менгезәләр дә тәрәзә аша шәһәрне фотога төшерү мөмкинлеге бирәләр. Бу хезмәт бер кеше өчен 700 сум тирәсе. Мәскәүдә иң зур сәүдә үзәкләренең берсе - «Афимолл» да биредә урнашкан. Дөрес, монда гади халык музейда йөргән кебек кенә йөри. 38 метрлы фонтан, Эйфель манарасын хәтерләткән сын янында фотога төшә, ә менә әйбер бәяләре янына якын да килерлек түгел. 70 процент ташлама белән сатыла торган киемнәрнең дә иң арзан дигәне 40-50 мең тирәсе.

Кызыл мәйдан. Мәскәүгә килгән бер генә турист та монда булмый калмыйдыр. Кызыл мәйданга керү бушлай, Ленин мавзолее да түләүсез. Дөрес, Ленин янында фотога төшү, сөйләшү тыела. Ә Кызыл мәйданда рәхәтләнеп фотосессия яса. Туристлар кирмән фонында утырып та, ятып та фотога төшә, селфи ясый. Ашауга килгәндә, Кызыл мәйданда ук урнашкан ГУМдагы «57нче ашханә» - күпләрнең яраткан урыны.
Мәскәүдән Казанга нәр­­сә алып кайтырга белми йөдәдек. Бездә булган «Ашан», «Метро», «Магнит» кибетләре анда чат саен, Мәскәү сурәте төшерелгән сувенирлардан башка, үзләрендә җитештерелә торган товар табып булмады. Хәер, Казан вокзалында данлыклы «Кызыл Октябрь» конфетлары саталар иде. Шуны алдык.

Шәһәр тормышы
Мәскәүдә 12 миллион халык яши. Шуларның ике миллионга якыны - татар. Тырыш милләттәшләребез үз эшләрен ача, төрле чаралар, бәйгеләр, проектлар оештыра. Мәдәни кичәләргә актив йөри.
- Биредә татар татарны әллә кайдан таба. Бердәм яшибез, шөкер. Мәскәүгә күченгәч, намаз укырга өйрәндем, хәзер пенсиядә, оныкларымны карыйм. Казанга кунакка барганыбыз да бар. Татарның башкаласы дип йөртәбез Казанны. Шәһәр безгә бик ошый, тыныч, рәхәт анда. Мәскәү шау-шулырак. Татар артистларының килгәнен көтеп алабыз. Бер концертны да калдырмый йөрибез, - ди Мәскәү татары Миңзифа Шәмсетдинова.

Реклама

Мәскәүдә кибетләрдә, кафеларда, кая карама, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан як­ларыннан килгән кешеләр эшли. Шәһәрдә мигрантлар күп. «Мәскәүдә, теләгән кешегә, эш табуы авыр түгел», - ди танышым Альбина. Дөрес, белгечлек буенча урнашу гына җиңел түгел. Югары уку йортын тәмамласа да, кыз сәүдә үзәгендә киемнәр сатарга мәҗбүр. Аның каравы, аена уртача 30 мең сум тирәсе акча эшлим, ди. Фатир бәяләре шактый кыйммәт, 1 бүлмәле торак 5 миллион тирәсе, вакытлыча алып торсаң, бер бүлмәле фатирны аена 20 меңгә табарга була.

Мәскәүлеләр аз йоклый. Сәгать унда ачыласы кибеткә Альбина иртәнге ­5­тә үк торып китте. Ике сәгать тирәсе тиешле урынга барам гына әле мин, ди ул. Зарланмый үзе.
Мәскәү юлларында үзебездә җитештерелгән автомобильләр дә очрамады. Күбесе кыйммәтле чит ил машиналарында җилдерә.

- Мәскәүдә яшәү җиңел түгел, авыл юк монда. Итен дә, бәрәңгесен дә сатып алырга туры килә, пенсия акчасына гына яшәве авыр, - ди туганыбыз.
- Соң, авылга, туган нигезегезгә кайтыгыз, - дим.
- Юк, 30 ел Мәскәүдә яшим, ирем дә биредә җирләнгән, моннан беркая да китмим инде, - ди үзе.
Туган җиргә кан тартса да, торган җир һәркемгә якын, күрәсең...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: