Шәһри Казан

Казанның Адоратский урамын кышын кырмыскалар баскан

Адоратский урамы, 11 нче йортта яшәүчеләр: «Фатирда кырмыскаларга түзәр хәл юк, ярдәм итегез, зинһар», - дип мөрәҗәгать итте.

118 нче фатирда яшәүчеләр: «Кырмыскалар хәтта киемнәребездә дә йөриләр, берүк, ризык белән балалар авызына керә күрмәсен инде дип куркабыз», - диләр. Ни хикмәт, кырмыска кайбер фатирларда аерым катларда гына. Йортның торак милекчеләре ширкәте рәисе Ләйсән Билалова әйтүенчә, кырмыскалар йортның өске катында яшәүчеләрдә күбрәк очрый. Шуңа да фатир хуҗаларының берсе, кырмыс­калар түбәдән төшә, дип ышандырырга тырыша.

- Баштарак кырмыскалар күршедәге 9 нчы йортта гына иде. Соңгы ярты елда безнең йортта да күренә башладылар. Һава торышына бәйле рәвештә: бөҗәкләр артып йә кимеп торалар. Түбәдә туфрак барлыгын күргән яшәүчеләрнең берсе кырмыскаларны шунда үрчи дисә дә, моның белән килешеп бетә алмыйм. Кырмыскаларны үтерәм дип, берәү вентиляция каналына агулы порошок сибәргә теләгәч тә, каршы чыктым. Ул агу бөтен фатирга таралачак бит, кечкенә балалылар да бар. Әллә канал аша керә ул кырмыскалар, әллә башка юлдан йөриләр? Йортка - 25 ел. Түбәдә, подвалда күселәр дә булганы юк. Барысын да тикшереп торабыз. Түбә нык, бернинди ярык та күренми. Кырмыскалардан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр бар. Ләкин без нишли алыйк. Бөҗәкләр бит коридорда түгел, фатирларда. Ә һәр хуҗа кеше үз фатиры өчен үзе җавап бирә. Милекчеләр ширкәте бары гомуми кулланыштагы биләмәләрне генә кайгырта. Хәер, кырмыскаларга каршы көрәшү юлын тапсалар, ул чаралар өчен оешма акча күчерергә дә әзер, - ди Ләйсән Билалова.

Ширкәттә эшләүче Владимир Воркунов исә, кыр­мыскаларны дезинфекцияләргә алынучы оешмалар юк диярлек, ди. Хәтта шәхси оешмалар да ризалашмый икән. Бер фатирны агулаудан гына мәгънә юк. Кырмыска белән бөтен кешегә дә берьюлы көрәшергә кирәк.

Кырмыскаларның йортка ничек эләгүе сер булып кала бирә. Адоратский урамы, 9 нчы йортта яшәүче Фирая апа:
- Без бирегә 1990 елларда күчендек. Шул вакытта ук бар иде алар. Аннары ничектер үзләреннән-үзләре беттеләр. Мин хәтта ана кырмысканы табып үтергән дә идем. Канатлы, зуррак була икән анысы. Менә ике еллап инде тагын тынгы бирми бөҗәкләр. Бор кислотасына йомырка сарысы кушып та көрәшеп карадым, нинди генә чара кулланмадым, бетеп торган кебек булалар да тагын чыгалар, - ди .

Күршесенә Тамара апа да кушыла:

Реклама

- Безнең 9 нчы йортта кырмыска гына түгел, талпаннар, тараканнар да берара бар иде. Аларын ничек тә җиңеп була, ә менә кырмыска бөтенләй үзәккә үтә икән. Кичтән пирог пешереп куям, иртә белән кисеп җибәрсәм, эченнән кырмыскалар йөгерешә. Берсендә духовкам эшләми башлады, төзәтүче караса, кырмыскалар тыгылган, ди. Стенадан полоса булып йөриләр, үзләре җирән, вак, - ди.

Кырмыскалар күбесенчә төнлә чыгалар икән. Хәзер өстәлдә бер­нәрсә калдырып булмый, бар ризыкны суыткычта сак­ларга, герметик савытларга салыр­га тырышабыз, ди яшәүчеләр. Кырмыска баллыны гына түгел, итне дә шәп ашый икән. Хәтта пакетларны тишеп, ярмаларга кадәр үтеп керәләр ди. Еш кына юыну бүлмәсенә су эчәргә дә җыелалар.
Кырмыскаларга каршы дезинфекция үткәрүнең бер сәгате өчен шәхси оешмалар бер фатирга уртача 1400 сум сорый. Әмма бу эшкә бөтен кеше дә берьюлы алынса гына, кырмыскалардан котылырга була, диләр. Яшәүчеләр исә, белдерү элеп куйсаң да, күршеләр арасында битараф, җавапсызлар, акча бирмәүчеләр булачак, беркайчан да бергә җыелып бетә алмыйбыз, дип зарланалар.

Сүзен-сүзгә

Татарстан Эпидемиология һәм гигиена үзәгенең санитар эпидемиология сораулары буенча баш табиб урынбасары Айрат Сабирҗанов:
- Өйгә кырмыска ияләштеме - берни эшләп тә булмый, кайдадыр оялары бар дигән сүз. Алар үзләре генә белгән махсус юл буйлап хәрәкәт итәләр. Ә күпкатлы шәһәр йортында ул ояны кайдан эзләп табасың? Дезинфекция уздырырга була анысы, ләкин кырмыскалар бөтен йортта булгач, һәр фатирда берьюлы үткәрергә кирәк. Бер фатирдагы кырмысканы бетерү генә мәсьәләне хәл итми, алар янәдән әйләнеп кайтачак. Хәер, кырмыскалар белән үземнең дә очрашканым булды, кайда тишек бар, бөтен җирне махсус гель белән эшкәртеп чыккан идем. Нәтиҗәдә кырмыскалар кимеде, тора-бара бөтенләй юкка чыкты.


Халык сынаган ысуллар


Сабын суы кырмыскаларны үтерә. 1 бал кашыгы сыек сабынга бер литр су кушып шул катнашма белән бөтен җирне юып чыксаң, уңай нәтиҗә булырга мөмкин. Шулай ук кырмыскалар бөтнек, сарымсак исен яратмыйлар.

Бөҗәкләр өчен капкыннар ясарга да була. Махсус савытка шикәр салып, кырмыскаларны күпләп җыегыз да, савытның капкачын ябып, бөҗәкләрне юк итегез.

Кырмыскалардан озакка котылу өчен аларның ояларын табарга кирәк. Анда ана кырмыска күкәйләр сала, әнә шул чыганакны бетермичә, бөҗәкләрдән котылуы икеле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: