Шәһри Казан

Казаным – бәхетем минем

Минемчә, кеше тулы бәхетне үзенең туган ягында гына таба. Казан шәһәре, тәпи атлап йөргән урамым, мәктәбем, әти-әнием, дусларым - алар барысы да бер генә, алар - бары тик туган якта гына. Туган ягыма мәхәббәтемне күңелемдәге барлык хисләргә төреп бирсәм дә, аз булыр сыман. Ул хисләр саф һәм изге. Аның кебек...

Реклама

Мәсәлән, «Шәһәр нигә Казан дип аталган?» риваятендә болай әйтелә: «Казан бәкләреннән берәүнең хезмәтчесе булган. Шул хезмәтче, бакыр казан алып, елгага төшкән. Елганың яры бик текә икән. Хезмәтче, су алам дип азапланганда, кулындагы бакыр казанын су төбенә төшереп җибәргән.
Менә шуннан соң бу елга Казансу дип аталган, имеш. Казан елгасы буена корылган шәһәр дә шул ук исемне алган».
Казанның иң борынгы, иң матур, милли яктан иң үзенчәлекле истәлеге дип, әлбәттә, Сөембикә манарасын атарга була. Бу манара турында да халыкта борын-борыннан килгән төрле риваятьләр йөри. Сөембикә манарасы, хәзерге вакытка кадәр, Казан каласын нурландырып тора. Ул башкалабызның гүзәл бер символына әверелде.
Сез, бәлки, ышанмассыз: Венециядә, Римда яки Неапольда яшәгәнче, үземә якын булган Казанымда гомер итүне артыграк күрәм. Тылсымлы, сихри табигате - урман һәм кырлары, таулар һәм болыннары, Иделе генә түгел, кешеләре дә матур аның.
Бөтен дөньяны яктыртып торучы ай - күктә, ә Казаныбызны балкытып торучы айлар мәчет манаралары өстендә. Гарәп телендә «манара», «мәчет» дигән сүзләр яктылык бирә торган урынны, маякны аңлата. «Мәрҗани» мәчете - Казан ханлыгы җимерелгәннән соң төзелгән беренче мәчет. Әби патша Екатерина IIнең махсус Указы буенча салынган ул бина.
Казан ул әйтерсең лә серле сандык. Еллар үткән саен, аның серле яклары ачыла гына бара. Бүген без аның меңьеллык ерак тарихын барлыйбыз. Аны һәрвакыт искә төшереп торырга, онытмаска кирәк. Казаныбыз көннән-көн яшәрә, яңара, матурлана гына бара. Шәһәребезне яшелләндерү өстендә зур эш алып барыла, бу эштән олылар да, балалар да читтә калмый. Без, 14 нче гимназия укучылары да, йорт яннарына агачлар утырттык. Универсиадабыз гөрләп узар, чит ил кунаклары да, һичшиксез, Казаныбызга гашыйк булыр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: