Шәһри Казан

КЕЧЕ ЮЛНЫҢ ТУЗАНЫ

Вакытлы матбугат, әдәбиятка агымдагы тәнкыйть, тиешле анализ булмагач, әдәби процесста даими катнашкан, аңа ниндидер күләмдә юнәлеш биреп барган шагыйрь-язучыларыбызны да күреп өлгермибез. Әдәби нигилизм нәкъ шуннан башлана да инде. Көне килгәч, без аларны юбилейлары уңаеннан гына булса да күреп калган булабыз да, аны, мескенне, кечкенә сигнал әләмчеге кебек кулларыбызга эләктереп...

Реклама

Үзенә буындаш язучылардан ул бәлки башкаларга җитенкерәмәгән байтак сыйфатлары белән аерыладыр. Ничек кенә хыялланса да, аның әле һаман да «беркайда да эшләмичә», язып кына яткан «профессиональ язучы» булып җитешкәне юк. Ул - «технарь», гомере буе нинди генә коллективларда нинди генә урыннар биләп эшләмәгән җитәкче-инженер, бүген дә иртәнге сигездән производство капкасын шакый һәм эш урынына язучылар кенәгәсен түгел, режим бүлеге биргән кенәгәсен күрсәтеп керә. Язарына һәм ашарына шунда азык таба. Бу - бер. Икенчесе - аңа йөрәксегән көрәшчелек һәм ихласлык хас. Сүз һәм гамәл батырлыгы, аларга ирешү хакына реаль чынбарлыкта яшәү, димәк, теләгәнеңне язу, бастырып чыгару, тормышта, язганында кыйланмау һәм шуның өчен кыйналу. Ул, кемнәрдер кебек, күләм, томнар артыннан кумый, әмма «үзе ура, үзе суга, самохутный комбайн» дигән кебек, сабыр, тыйнак иҗатында әдәбиятның бик күп жанрларында эшли: лирик шигърият, публицистика, шигъри фельетон, мәсәлләр, сатира, юмор, җырлар, хикәяләр, бәяннәр, пьесалар...
Сүз минем каләмдәшем - берничә китап авторы Рөстәм Зарипов турында бара. Ул Саба районының Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә яши һәм халыкны газ белән тәэмин итү оешмасында эшли. Күпләрнең аның җырларын җырлап куанганы, бигрәк тә үтергеч ирония, сарказм белән сугарылган публицистикасын укып батырайганы, билен турайтканы, матур шигырьләрен укып, җанын дәвалаганы бардыр. Ул - югары техник белемле, татар, рус, дөнья әдәбиятын бик тә яхшы белгән, югары интеллектка ия булган чын татар зыялысы, ике телдә - татар һәм рус теләрендә бертигез дәрәҗәдә җиңел яза. Аның «Татарстан яшьләре», «Безнең гәҗит», «Звезда Поволжья» газеталарында, «Казан утлары», «Идел» журналларында басылган мәкаләләре җәмәгатьчелектә тирән кызыксыну, еш кына шау-шу да куптара килде һәм килә. Әйе, чын язучы - фикер иясен бар кеше дә бертигез ярата алмый. Бар кеше дә яраткан язучы - шикле язучы. Әйе, язучыны бар кеше дә тигез ярата алмый, чөнки җәмгыять табигате белән үк милитаристларга һәм гуманитарийларга, дәүләт өстәленнән читләштерелгәннәр һәм бу өстәлдән тукланучыларга бүленгән. Ә язучы, чын язучы бүленә алмый. Кайда изелгәннәр, кайда алданганнар - язучы шулар янында. Язучы беркайчан да хакимият мәнфәгатьләре ягында булмады һәм булырга тиеш тә түгел.
Язучыны ярату дигәннән. Менә Рөстәм туганымның «Олы юлның тузаны» дигән хикәясен укыганнан соң, аны бар укучы да тигез ярата алыр идеме икән? Монда берсе мыек астыннан көлеп кенә куйса, икенчесе, «печәнне күбрәк йолыкканы», йодрык янарга да күп сорамас, өченчесе, адаштырып-алдаштырып, кече юлга чыгарып куярга һәм сине чаң-тузанга батырырга да мөмкин.
Рөстәм Зарипов милли шигъриятебезне бик тә оригиналь әсәрләр белән баета алды. Балның тәмен белү өчен аны кашыклап уруның кирәкмәгәнлеген исәпкә алып, мин аның берничә шигыренә генә тукталмакчы булам. Тетрәткеч көчкә ия булган «Бүре» шигыре шундыйлардан һәм ул бездә бердәнбердер дип уйлыйм. Әмма биредәге зур хәреф белән язылырга тиешле Бүре образы ул гади бүре генә түгел, төрки бабаларыбызның атасы булган Ак Бүре. Бутарга ярамый, ул безне, төркиләрне, Алтай тауларында имезеп, бөек кавем итте дә, аннан соң гына ул безне чирмеш-мукшы урманнары аша сикертеп, латиннар Адриатикасына алып китеп, Рим белән Ромуллар кавемен дә имезеп кеше итте. Без латиннардан борынгырак һәм бәрәкәтлерәк - Европаны ат менәргә, җигәргә, ыштан кияргә өйрәткән халык. Шигырь безне менә шундый гомумиләштерүләргә алып килә. Ул халкыбызның «Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый» дигән әйтеменә нигезләнгән. Бүре баласын урманга караганы өчен гаепләргә ярамый, ди автор, аны урманыннан аерып, йөрәген яралаганнар. Ул да бит безнең дастани атабыз баласы, нәселдәшебез. Әмма без нәселдәшебезне әсир генә түгел, Россия дип аталган ясалма бүрегебездә әсирдәш иткәнбез:
Адәм исе сеңгән йонлач бүрек -
Җәнлек тунап теккән киемдер.
Бүре балакайга аның эче,
Кичерегез, җәннәт түгелдер...
Һәм бүреккә аны аучы салган,
Атып алгач газиз әнкәсен.
Бәйгә күнектереп, бәләкәйдән
Эткә әйләндерү - максаты!..

Нибары егерме юллык шигырь! Үзе бер том прозага торырлык. Елыйсым түгел, «җылыйсым» килә. Куанасың: никадәр талантлы халык без!.. Кем ничектер, белмим, минем яхшы шигырьне укыгач, керфекләремә яшь саркып чыга. Рөстәм Зарипов үзенең җиде юллык «Империя»сендә, имеш, «халыклар бәхете хакына» елгаларны буып, халыкларны һәм балыкларны сусыз иткән, чишмәләрне тончыктырган илнең чын йөзен ача ала. Козгын-стервятникларга әйләнгән акчарлаклар очкандай итәләр, әмма тирә-як сандугачсыз, кояшсыз һәм талсыз. Алар су астында. кайчандыр тау-таш ярган чишмәләр «исле су күләмен ишәйтәләр».
Рөстәм каләмдәшемнең «Әфлисун җиле», «Тамчы гөл», «Чыңгыз хан китергән бәйрәм» дигән китаплары барысы да гадәттән тыш энергия, талант, тел һәм хаклык белән сугарылган публицистик язмалар, шигырьләр, хикәяләрдән тора дисәм, һич тә арттыру булмас. Безгә бер-беребезне күрү, үстерү генә җитми. Алар мәскәүләрнең үзләренең чүп кенә нәрсәләрен макташа-макташа ел саен бер-берсенә тарата торган барлык «Ника» премияләрен сугып егарга хаклылар. Иң шатландырганы шул, Рөстәм Зариповның ялкынлы йөрәге без дип яна, ул хөсетлекне һәм мәкерне сикереп үтеп, милләткә аткан амбразураларга шул кайнар йөрәге белән каплана. Һәм бу караклар хакимиятен җиңеп чыга алмаса да, милләтебездә намус һәм бердәмлек мирасын искә төшереп, тулыландырып тора. Мондый энекәшләребез булганда, без нигә әле бирешергә тиеш?! Бу йөрәк безнең милләтебезнең гомуми байлыгы бит. Әлбәттә, мондый температураны бары тик мәхәббәт кенә күтәрә һәм иң югары күләмдә саклап тота ала. Аның иҗаты, нинди генә кыйсьмен-жанрын алма, мәхәббәттән башлана, мәхәббәттә саклана һәм мәхәббәттә яши. Безгә мондый йөрәкне бүләк иткән җиргә-суга, ата-анага, милләткә рәхмәтле генә буласы кала. Ул кешелеккә һәм кешегә булган бөек мәхәббәтнең биектәге байракларын җилфердәтеп, безгә таба ашкына:
Мәхәббәт кабына, таң ата -
Бар дөнья ал нурга күмелә.
Һәм тургай йөрәгең күкләрдә
Җыр булып кояшка үрелә...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: