Шәһри Казан

Күңел җылым – хатларда...

Кемнәргәдер куанычлы хәбәр... «Шәһри Казан» газетасының 22 октябрь санында «Янга калган акча башка йортка» исемле хәбәр бирелде. «Казан быел күпфатирлы торак йортларга капиталь төзекләндерү үткәргәндә 45,3 миллион сумны янга калдыра алган... Шушы акчага Спартак урамы, 141, Шаляпин ур., 25, Волков ур., 19, Ипподром ур., 18 адресы буенча урнашкан йортларга капиталь...

Реклама

Кемнәргәдер куанычлы хәбәр...
«Шәһри Казан» газетасының 22 октябрь санында «Янга калган акча башка йортка» исемле хәбәр бирелде. «Казан быел күпфатирлы торак йортларга капиталь төзекләндерү үткәргәндә 45,3 миллион сумны янга калдыра алган... Шушы акчага Спартак урамы, 141, Шаляпин ур., 25, Волков ур., 19, Ипподром ур., 18 адресы буенча урнашкан йортларга капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Һәм быел, капиталь төзекләндерелә торган 17 йортта инженерлык челтәрләре, подвал, чардак кебек урыннарда, түбәне җылыту, җылылык батареяларындагы температураны көйләү приборы (узел) кую, ишегалларында уңайлыклар булдыру кебек, планлаштырылганнан тыш тагын өстәмә төр эшләр башкарылачак», - диелә хәбәрдә.
Әлбәттә, кемнәргәдер күп еллар көткән шатлыклы хәбәр дә булыр ул. Ә менә минем бу хәбәргә җаным авыртты. Казанда без яшәгән 1985 елгы йорт (Әмирхан ур., 2) куллана башлауның 2-3 нче елында ук үзенә капиталь төзекләндерү кирәген танытты. Кабул ителгәндә үк төзү эшләре тәмамлап бетерелмәгән була анда. Подвалында 1,0-1,5 м тирәнлектә җир асты сулары 22 ел дәвамында булды, чүпүткәргече төзелеп бетмәгән иде. Бу хәлдәге йортка шул елларда капиталь төзекләндерү таләп ителде... Әмма ул бүген дә юк. Шуңа күрә, йортыбызга бернинди чиратсыз 2014 ел башында ук капиталь төзекләндерү башланырга тиеш.
Зыятдин ВӘЛИӘХМӘТОВ

*
Истән чыкмый
Исемнән 4 ноябрь көнне Минзәлә районының Кадрәк авылы мәдәният йортында булып узган «Котлы булсын юбилеең!» исемле кичә чыкмый.
2013 елда 55 (4), 60 (10), 70 (4), 80 (8), 90 (2) яшен билгеләп үтүче 28 юбиляр әлеге бәйрәмгә балалары, оныклары, оныкчыклары белән килгән иде. Бу бәйрәмдә әниебез - 80 яшен тутыручы Мәбсүсә Гайнемөхәммәт кызы Таҗетдинованың да булуы безнең өчен ямь өстенә ямь иде.
«Мәбсүсә апа Минзәлә районының Тәкермән авылында дөньяга килә, Җәмәк авылына килен булып төшә, ире Мөнир абый белән 5 бала үстерәләр, ныклы белем биреп, олы тормыш юлына озаталар. Хәзер 7 оныклары һәм 8 оныкчыклары бар. Мәбсүсә апа бөтен гомерен «Калинин» колхозына багышлады, озак еллар фермада сыер сауды. Ул әле бүген дә үз көчендә, зарланмый-сыкранмый, үз нигезендә яши. Дин юлында. Башына ап-ак шәлен ябып, кулына дисбесен тотып, яңа йортларга, фани дөньяга күчкән мәрхүмнәр рухына Коръән чыга». - Әниебез турында шундый сүзләр ишетү безгә дә бик күңелле булды.
Зөбәрҗәт ФАЗЫЛШИНА, Казан

*
Казанны саклаучыларга һәйкәл кирәк
Менә 15 елдан артык инде дәүләтчелегебезне - Казан ханлыгын саклап һәлак булган милләттәшләребезгә һәйкәл кую турында сүз бара. Һәр елны 15 октябрь көнне (быел ул 12 октябрьдә үтте) аларны искә алалар, Хәтер көнендә һәйкәл кую өчен анда катнашучылардан хәйрия акчасы җыела. Ә шәһәрне җимерүчеләргә инде берничә йөз ел элек куелган һәйкәл Казансу елгасында, күрегез, без җиңдек, дигән кебек, горур калкып тора. Аны шәһәр бюджеты хисабына карап, төзәтеп тә торалар. Халык, һәйкәл куйдыруны сорап, беренче Президент булган М.Шәймиевкә дә мөрәҗәгать итеп карады. Казанны яклаучыларга һәйкәлнең урыны да, проекты да әзер дигән хәбәрләр дә булган иде бит инде ул чакта. Инде һәйкәл куйдыруда бар өмет Президентыбыз Рөстәм Миңнехановта. Казанда мәчегә, су сатучыга, хәтта «Уютный дом» компаниясе конторасы ишегалдында урам себерүче бер хатынга да, себерке тоттырып, һәйкәл куйганнар. Казаныбызны яклап һәлак булган милләттәшләребез дә матур бер һәйкәлгә лаектыр, иншалла.
Сөләйман ШАКИРОВ

*
Вәт сүгенәләр бит
Милли әдәби телебез турында күп язалар. Ә телебезне урам сүзләреннән чистарту хакында бер зыялы да мәсьәлә күтәрми. Бервакыт автобуста кайтам. 35-40 яшьтәге татар иренең сөйләшүенә ирексездән колак салам. Җир ярылса, хет җир тишегенә кереп кит, әңгәмә сүгенү сүзләреннән генә тора. Тыңлап торсаң, яшьләрнең югары белемлесе дә, урта белемлесе дә, җитәкчеләре дә, гади эшчеләр дә сүгенү сүзләре кушып сөйләшә. Демократия башлангач кына тумады бу «урам теле», ул озак еллар буе яши. Иң борчыганы - балалар теленә дә күчте ул. Мәктәптән чыгу белән, татар баласы да, рус баласы да урам теленә күчә. Моны күрүче дә, ишетүче дә, тыючы да юк.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ

*
Өметле балалар үсә
Көзге иртәдә әле күзләре дә ачылып бетмәгән оныкчыгым белән балалар бакчасына барабыз. Укучылар мәктәп, гимназияләренә белем алырга ашыга. Оныкчыгым теләр-теләмәс кенә атлый, җирдә җыелып торган суны читләтеп үтәбез. Шулчак бер яшүсмер: «Әйдәгез, баланы күтәрәм, апа!» - димәсенме!
149 нчы татар лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Айдар Вәлитовның сабакташлары белән укуга баруы икән. Бу миһербанлы баланы тәрбияләгән әти-әнисенә, укытучыларына бик рәхмәтле булдым. «Аллага шөкер, өметле балалар үсә», - дип шатландым.
Равилә МӨБАРӘКШИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: