Шәһри Казан

Кем икәнлегемне белерләр

Татар теленең бүгенге җәмгыятьтә тоткан роле кими баруы берәүгә дә сер түгел. Түрәләр татарча сөйләшми, җитәкчеләр татарча белми, белсә дә, русча җавап кайтара, рәсми кәгазьләр язганда татар теленә мөрәҗәгать итүче юк. Монысы бер хәл. Тагын да куркынычрагы - ата-аналарның күбесе үзләренең газиз балалары белән туган телләрендә сөйләшүне кирәк тапмый. Кем...

Реклама

Берәү дә тыймый. Без үзебезгә үзебез дошман шул. Әлбәттә, соңгы елларда татар теленә игътибар югары даирәләр тарафыннан да бермә-бер кимеде, аның имиджы түбәнәйде. Аңа авыл теле итеп кенә карау артты. Ә барысы да телгә карата ихтыяҗның, җәмгыять тарафыннан игътибарның булмавында. Әлбәттә, гаиләдәге хәлләр моның белән бәйле түгел, ул бигрәк тә ата-аналарның тәрбия дәрәҗәләре түбән булудан тора. Шулай булмаса, икесе дә авылдан шәһәргә килеп урнашкан, аңа кадәр ярты гомерләре татарлар арасында үткән ата-ананың балалары татарча бөтенләй белмәүне ничек аңлатырга?! Соңгысын мин җинаять дип атар идем - нәсел-нәсәп, ата-баба, милләт алдында кылынган, гафу ителмәслек авыр җинаять. Аны төзәтү бик авыр, бәлки мөмкин дә түгелдер. Чөнки үзе манкорт булып үсеп җиткән яшь кешенең киләчәктә баласында милләтенә, теленә карата мәхәббәт уята алуы шикле.
Бүген, татар теле мәктәпләрдә начар укытыла, өйрәтү методикасы камил түгел, укытучылар юньләп укытмый, дип сөйләргә күнегеп беттек. Бу инде җаваплылыкны үзеңнән алып, башкаларга тагу дигән сүз. Әнә мәктәпнең, укытучыларның эше шул, өйрәтсеннәр, янәсе. Ә шул укытучыга үтә дә авыр һәм җаваплы эшендә ничек тә булса ярдәм итү турында берәү дә уйлап карамый. Югыйсә балаңны үз телеңә өйрәтү, аның белән өеңдә туган телеңдә генә сөйләшү шул ярдәмнең иң олысы бит инде. Ә без ярдәмне акчага, матди булышлыкка гына кайтарып калдырабыз. Рухи байлык белән матди өстенлекләр шул урында бутала, чуалып кала. Моны аңлар өчен икешәр университет тәмамлау кирәк түгел. Хәер, ике югары уку йортында белем алып та гади, әмма үтә четерекле бу хакыйкатьне аңлап бетермәүчеләр җитәрлек. Гаиләдә салынган, гомер буе буыннан буынга сакланып килгән рухи кыйммәтләрне аяк астына салып таптамау өчен кешенең тәрбиясе югары булу мәҗбүри. Бала ул - продукт, ул туганда ук ни кирәген, нәрсә тиешлеген белеп тумый, аңа, нинди яралгы салсаң, шул үсеп чыга. Олыгайгач, акыл килә, туган телен белмәвенә кимсенә башлый кеше, вакытында өйрәтмәгән өчен ата-анасын гаепли хәтта. Әмма соң, бик соңарып килгән акыл бу.
Нәрсә эшләргә соң? Әлбәттә, нәниеңне туган көннән үк, хәтта туганчы ук татарча бишек җырлары көйләп тәрбияләргә, татар мохитенә, теленә, халкына, тарихына, мәдәниятенә ихтирамлы итеп үстерергә тырышырга, бу турыда ешрак сөйләшергә, гел искә төшереп торырга!.. Әйе-әйе, көн саен, сәгать саен. Озак тамган тамчы ташны да тишә, ди борынгылар. Үзеңнең милләтеңне ничек хөрмәт итүеңне, яратуыңны балаң да тоярлык, күңеленә сеңдерерлек юлларын тап. Үзенең аз гына уңышына да чиксез шатлануыңны, сөенүеңне күреп торсын. Юллары төрле, һәркем үзе сайлый.
Бала тәрбиясендә җәмгыятьнең, тирәлекнең тоткан урыны бик зур. Баланы җәмгыятьтән аерып алып булмый, әмма аны үз фикерен саклый һәм кирәксез агымнарга каршы тора алырлык көчле итеп үстерергә мөмкин. 6 яшенә кадәр татар балалар бакчасына йөргәннән соң, соңгы елын рус төркемендә үткәргән кызым (башка шәһәрдән күчеп кайткач, безгә шундый төркемне генә тәкъдим итә алдылар) яңа, үзе өчен читрәк булган мохиткә кереп чумды, елый-елый русча дөрес итеп сөйләшергә өйрәнде, яңа дуслар тапты. Күпмедер вакыт үткәч, инде тәмам «рус булып беткәннән» соң, кичен үзен алырга бакчага килгәч, безгә: «Биредә минем белән татарча сөйләшмәгез, алайса рус түгел икәнлегемне беләчәкләр», - дип белдерде ул. Моңарчы күргән-белгәннәренә нәтиҗә ясап, бала шундый фикергә килгән. Бала кубызына биеп, аны тыңлап, ул теләгәнчә генә гамәл кылуның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе мөмкин. Ата-ананың зирәклеге, акыллылыгы баланы вакытында ялган фикерләреннән арындыру, дөрес юлны күрсәтүдән гыйбарәт. Шуны аңламаганның хәлләре мөшкел. Ул баласын гына түгел, киләчәк буыннарны да манкортлыкка дучар итә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: