Шәһри Казан

КЕМ – КҮКТӘ, КЕМ – КҮЛДӘ, Үзебезнекеләр күк капусы ачылганны көткәндә, килүчеләр күлдән хәзинә чүпли

Тукай турында чын тарихи фильм күптән төшерелергә тиеш иде инде. Берзаман аны Илдар Ягъфәров төшерә икән дигән сүз дә чыкты. ТР мәдәният министры чагында Зилә ханым Вәлиева: «Фильмны төшерү өчен Россиядән грант алу мөмкинлекләре карала. Тарихи фильм - шактый кыйммәтле проект», - дигән иде. Кызганыч, хыяллар ул чакта тормышка ашмады:...

Юк, хәлләр ул кадәр үк начар түгел икән. Шауламый-нитми генә тулы метражлы фильм төшерелеп ята икән бит - яңа белдем. Режиссер Фәрит Дәүләтшинның Тинчурин театры ишегалдында соңгы кадрларны төшерүенә шаһит булырга туры килде.
Ишегалды Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары белән тулган. Хәтта баш режиссерлары Ренат Әюпов белән директорлары Роберт Мортазин да биредә. Бөтенесе кинога төшәләр булса кирәк. Менә бит ә, кирәккә-кирәкмәгәнгә «борын тыгып» йөрсәң, безгә - журналистларга да кадрга эләгү мөмкинлеге туды. Сценарий буенча, журналистлар йолдызга әверелгән төп геройдан интервью алырга тиеш иде. Шул журналистлар ролен без үтәдек. Дөресен әйткәндә, ролебезне искитәрлек башкара алмадык бугай: чөнки фанатлар ролен уйнаган артистлар безгә «яшеренеп яткан» артистлык осталыгыбызны кулланырга мөмкинлек бирмәделәр. Илфат-Миратка алар якынрак килеп, автограф алырга ручкаларын алдарак суздылар, чыр-чу килеп, артистны мактадылар. Берсе Фәрит Бикчәнтәевнең юбилей кичәсенә чакыру кәгазен (күрәсең, башка кәгазе булмагандыр инде) кат-кат сузды, Илфат Камалиев анда имзасын кат-кат сырлады. Оста барда кулың тый дип белми әйтмәгәннәр шул борынгылар.
«Күк капусы ачылганда» («Небесные врата») фильмының сценариен татар киносы өчен янып йөрүче аксакал әдибебез Рабит Батулла язган. Эчтәлеге болайрак. Мират - эпизодларда уйнап йөрүче, коллегалары талантсызрак дип санаган артист. Шәхси тормышында да уңышсыз - хатыны ташлаган. Көннәрдән бер көнне театрга спектакль куярга яшь режиссёр чакырыла. Менә могҗиза - ул Тукай роленә Мират Борһановны ала. Бөтенесе гаҗәпләнәләр, ни уйлаганнарын артык яшермиләр дә, янәсе, куянны да уйный алмаган килеш… «Метаморфоза. Ул шагыйрь иҗаты белән шулкадәр мавыгып китә ки… чын Тукай белән очраша: «Болгар» кунакханәсе яныннан үтеп барганда, тәрәзәдә ут күрә. Кырыгынчы бүлмәгә керсә - Тукай. Без үлеме алдыннан булган өч очрашуны алдык. Зәйтүнә, Әмирхан… - дип сөйли режиссер Фәрит Дәүләтшин. - Артист рольгә шулкадәр нык керә: уйнаганда сәхнәдә йөрәге туктый. Әмма без финалны үзгәртергә булдык. Аны табиблар коткарып кала. Тормышта Зәйтүнәгә охшаган кызны очрата…»
Азагы - хеппи-энд: артист танылып уяна. Мират кунакханә урынына икенче тапкыр йөгереп килгәндә - бернәрсә дә юк. Сорау кала. Теге очрашу төшме, өнме, саташумы - билгесез. Мират ролендә - Илфат Камалиев (Яшьләр театры), Тукай ролендә - Алмаз Сабирҗанов (Камал театры). Алмазны гримда күрүчеләр аның фоторәсемдәге Тукайга бик охшаган булуын билгеләп үттеләр.
- Бу сценарий турында инде ике ел уйлап йөрибез, - ди Фәрит Дәүләтшин. - Ниһаять, быел тәвәккәлләп тотындык: тулы метражлы фильмның соңгы кадрлары төшерелә. Бер айдан монтажланып, тамашачыга тәкъдим итә алырбыз дип өметләнәм. Биредә Кариев театрының бөтен артистлары катнашты. Хәтта Әюпов үзе дә. Ул баш режиссер булып, Фәнис Кәлимуллин театр режиссерын уйнады. К.Тинчурин театрыннан Гөлчәчәк Хафизова режиссерның хатынын уйнады. Оператор - Хәйдәр Миндубаев. Рәссам - Ленар Гыйльметдинов.
- Тарихи сюжетларны төшерүе дә авыр бит әле. Шул чор интерьеры, костюмнары…
- Музейларга йөреп, үткән гасыр башында кулланылган интерьер эзләдек.
- Сез нинди Тукайны төшерү максатын куйдыгыз? Халык изгеләштергән образнымы, әллә тере кешене төшерергә тырыштыгызмы?
- Безнең максатыбыз һәйкәл-Тукайны түгел, тере кешене төшерү иде. Ул башкалар кебек үк адәм баласы. Әмма искиткеч талантлы шәхес. Мин аны Лермонтов, Пушкин кебек күзаллыйм. Иҗаты сокландыра. Тукай турында тулы метражлы фильм төшерәсе иде дә… финанс мөмкинлекләребез җитмәде.
- Ә монысы кем булышлыгы белән башкарыла?
- ТР Мәдәният министрлыгыннан «Татаркино» заказы белән эшләнә. Кечкенә генә бюджетка сыешырга үз аппаратурам булуы ярдәм итте: тәмамлап киләбез. Ул акчага бары тик тарихи эпизодлар кертелгән фэнтезины гына төшерә алдык. Балачагыннан башлап, 27 яшенә кадәр гомерен ике серияле фильм итеп төшерү хыялы белән янган идек…
Фәрит әфәнде июнь азагында фильмны тамашачыга тәкъдим итәргә җыена. Быел «Алтын мөнбәр»ебезгә татар фильмы куелыр дигән өмет тә бар, димәк. Ә без, татарстанлылар, үз фильмыбызны уңай эмоцияләр белән карыйк инде, яме. Урамдагы күлдәвектә пычрак су күрмичә, зәңгәр күк шәүләсен шәйлик…
Ә бу вакытта…
…Казанда киң масштаблар белән «Кабан күле серләре» фильмы төшерелеп ята. Татар артистлары татар киносы һәм Тукай хакына театр ишегалдында бушка диярлек төшеп йөргәндә, мәскәүлеләр үз фильмнары уңаеннан «Шаляпин Палас» отелендә матбугат конференциясе оештырганнар иде. Куценко да килгән. Казанны алган Иван Грозный булып уйнау шулкадәр ошап киткән үзенә, хәтта ролен озайтканнар ди. Ә иң «кыйммәтле» яңалык - фильмны төшерергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1 млн доллар акча бүлеп бирә икән. «БИЗНЕС Online» порталы шулай дип яза. Фильмның бюджеты - $10 млн, шуның $7 млн төшерүгә китә, $3 млн - маркетинг һәм рекламага. $3 млн Россия кино фонды биргән. Калганын иганәчеләр дигән булалар да… безнең өскә калмасмы дип би-и-и-к шикләнәм.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: