Шәһри Казан

Кеше булып калу ник авыр?

Мәскәү мәктәпләренең берсендә булган гадәттән тыш хәл күпләрне уйланырга мәҗбүр итте.

Социаль челтәрләрдә дә бу темага халык актив рәвештә үз фикерен җиткерә. Дүртенче сыйныф укучылары мәктәп фотоальбомнарында даун синдромлы кызның фотосы булуга канәгатьсезлек белдерәләр. Янәсе, ул бала мәктәп альбомын ямьсезли.

Бу 7 яшьлек даун синдромлы кыз дүртенче сыйныф укучылары арасына ничек килеп эләккән соң? Ул - әлеге сыйныфның класс җитәкчесе кызы. Моңа кадәр укытучының физик яктан сәламәтлеге чикле кызын няня карап торган, ул эштән киткәч, баланы куярга урын тапмаган укытучы кызын үзе белән мәктәпкә алып килә башлаган. Дәресләр вакытында кыз тыныч кына ахыргы партада утырып торган. Кайберәүләр моны һич кенә дә өнәп бетермәгән. Югыйсә, әлеге мәктәп инклюзив белем бирү йорты булып санала. Инклюзив, димәк, инвалидларны социумга тарту, аларга башкалар кебек ук шартлар тудыру дигән мәгънәдә. Ягъни монда физик яктан сәламәтлеге чикләнгән балалар да белем алырга хокуклы. Мәктәп бинасында инвалидлар өчен махсус пандуслар, җайланмалар да каралган.

Реклама

Сыйныф җыелып фотога төшкәндә, класс җитәкчесе фотографтан үз кызын да төшерүен үтенгән. Ләкин баласының класс альбомына эләгәсен уйламаган да. Ә фотограф исә аңлап бетермәгәнме, башкалар кебек үк елмаеп төшкән кызны дүртенче сыйныф укучылары арасына кертеп, альбом ясаган. Хәзер менә сыйныф ике лагерьга бүленгән. Бер төкем ата-аналар бу вакыйгага тыныч караса, икенчеләре: «Ник ул даун синдромлы бала төшкән альбомны без акча түләп алырга тиеш?» - дип, канәгатьсезлек белдерә.

Әлеге вакыйганы Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов LifeNewsка биргән әңгәмәсендә шәрехләп узган.
- Даун синдромлы кешеләр дә безнең яшәешебезнең бер өлеше икәнне аңларга кирәк. Без гадәти булсак, алар үзенчәлекле кешеләр. Без аларны кайгыртырга тиешбез. Әнә шул сыйфатлары белән кеше аерылып тора да инде, без үзебездән хәлсезрәкләрне кыерсытмыйбыз, киресенчә, аларга ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Әгәр кайбер сәбәпләр аркасында бу даун синдромлы кызның укытучы әнисе эшсез кала икән, аңа бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек аппаратында эш әзер, - ди Павел Астахов.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда да инклюзив белем бирү күптән эшләп килә. Хәтта балалар бакчаларында мондый төр төркем­нәр бар.
- Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә сәламәт балалар белән бергә авыру балаларның да укуы гадәти хәл булырга тиеш, республиканың күп районнарында махсус интернат мәктәпләр юк, шуңа да даун, ДЦП авырулы балаларның гадәти мәктәпләрдә укуы гаҗәп түгел. Балаларда инвалидларга карата тискәре мөнәсәбәт булмаска тиеш, - дип аңлаттылар министрлыкта. Татарстанда исә медицина тикшерүе узган һәм бары табиб рөхсәте белән генә башкалар белән укырга рөхсәт алган балалар гадәти мәктәпләргә кабул ителә.

Әнвәр Хуҗиәхмәтов, профессор, галим:
- КФУның мин җитәкләгән педагогика кафедрасында да бу мәсьәләгә зур урын бирелә. Инклюзив укуга кагылышлы фәнни тикшерүләр дә алып барабыз, нәтиҗәләр ясыйбыз. Татарстанның бу өлкәдә шактый тәҗрибәсе тупланган. Бездә, шөкер, даун синдромлы, физик яктан мөмкинлеге чикле балаларга уңай карыйлар. Күп нәрсә тәрбиядән дә килә. Һәр кешенең дә җәмгыятьтә үз урыны булырга, ул үзен башкалар кебек үк тигез хис итәргә тиеш. Алланыкын белеп булмый, сәламәт кеше дә иртәгә инвалидка әйләнергә мөмкин бит.

Рузилә Абдуллина, 162 нче балалар бакчасында өлкән тәрбияче:
- Бөтен балага да бертигез карарга тиешбез. Әмма бу мәсьәләдә төрле фикерләр бар. Әйтик, физкультура дәресе, ди. Инвалидлар арбасындагы бала, яшьтәшләре йөгереп йөргәндә, үзен ничек хис итәчәк? Үзем психолог буларак, бу баланың күңел кичерешләре өчен борчылам. Ул бит үзен кимсетелгән дип санавы бар. Мәктәпләрдә дә, балалар бакчаларында да бер тәрбияче карамагында 20-25ләп бала. Даун синдромлы балаларга аеруча да игътибар кирәк, кайсын күтәрергә дә туры килә. Бер укытучы яки тәрбияче моны ничек булдырсын? Бәлки физик яктан мөмкинлекләре чиклеләр өчен аерым социаль хезмәткәрләр билгеләргә кирәктер? Инклюзив белем бирү чит илләрдә ничек барганын курслар вакытында күрергә туры килде. Анда чынлап та барысы да җайга салынган, тиешле шартлар тудырылган. Ә бездә бу мәсьәләдә эшлисе эшләр күп әле. Тәрбиячеләрне махсус укытырга кирәк, укыту учреждениеләрендә мондый төр балалар өчен уңайлыклар, әйтик, массаж кабинетлары, лифтлар булдыру да тиештер, бу өлкәдә методик кулланмалар да язылсын иде. Ничек кенә булмасын, һәр бала да белем алырга хокуклы, балалар үзләрен кимсетелгән итеп хис итмәсеннәр, балачаклары бәхеттә узсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 19 января 2018 в 14:32
    Балалар бакчасына түләү күпмегә арта?
    Быел 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре артты. Былтыргы белән чагыштырганда (2017 елда түләүләр сигез процентка арткан иде) әллә ни күпкә түгел, дүрт процентка гына. Бу уртача 120 сум дигән сүз.
    56
    0
    1