Шәһри Казан

Кеше икәнбез, кешечә яшик!

Санияләргә кайчан керсәң дә, өстәлләрендә безнең күз күрмәгән тәм-том була иде. Өйләре дә һәрвакыт чиста, матур бизәлгән. Чөнки алар чабата үреп газапланмыйлар. Әтиләре исән-сау, мул тормыш белән яшиләр. Ә безнең әти сугыштан кайтмаганлыктан, ачтан үлмәскә нәрсәләр генә эшләмәдек.

Реклама

Чабата ясап күрше авыл базарында сату дисеңме, сыер асрар өчен җәй буе бригадирдан качып кул белән утап чүп үләне җыю, ягарга 5-6 чакрымдагы урманнан корган агач җыеп кышлык утын әзерләү, төн буе басудан салам урларга йөрүме - барысына да түздек. Сугыш чорында да, сугыштан соң да 60 нчы елларга кадәр әле ипине бәрәңге кушып пешереп ашадык.
Әтиле балаларга укырга да мөмкинлек булды. Ә без укый да алмадык. Гомер буе ятимлек үзен сиздерде. Ә әтинең гомере өчен анасына да, хатынына да, 5 балага да бер тиен дә түләмәде хөкүмәт. Хәзер су басканнан зыян күрүчеләргә дә, төнге клубта йә ресторанда чыккан янгында зыян күрүчегә дә миллионнар түлиләр. Җитмәсә без ятимнәрнең ачлы-туклы эшләп, кирәккә тиенләп җыйган акчаларын саклык кассаларыннан талап алдылар.
Санияләрнең абыйлары-апалары Казанда эшләгәнлектән, өс-башлары да безнең төшкә кермәгәнчә затлы иде. Иң беренче ап-ак урын-җирне мин аларда күрдем. Ә без иләгән сарык тиресенә ятып идәндә йоклый идек әле ул вакытта.
Әмма актан соң кара полоса килгән кебек, бәхет белән бәхетсезлек тә янәшә тора шул. Әтиләре йон-тире җыя иде Санияләрнең. Шуларны тапшырып кайтканда елга аша чыкканда, ташуга туры килә ул. Арба күчәреннән ычкынып агып китә. Ат йөзеп чыгып кайтып керә, ә әтиләренең гәүдәсен бик озак эзләгәннән соң, ташу басылгач кына яр буеннан табып алалар. Менә шуннан соң башланды аларның бәхетсезлекләре. Нәрсә өчен, кем гөнаһысына - бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Бер уллары төзелештә эшләгәндә өстенә плитә төшеп үлеп киткәч, 3 бала белән калган хатыны гомер буе ялгыз үстерде балаларын. Бер улларын шабашкага килгән әрмәннәр кыйнап үтерделәр. Аның да ике баласы ятим үсте. Эчәргә ярата иде, тегеләргә авыр сүз әйткән, диделәр. Алар бит кызу канлы халык, алдын-артын уйлап тормыйлар. Бер кызлары ике тапкыр кияүгә чыгып караса да, баласы булмагач, аерылып кайтып, ялгыз яшәп үлеп китте. Бер кызлары кияүгә чыкмый ялгыз яши. Кече малайлары авариядә имгәнеп, туганнары кулында урын өстендә ята. Бер гаиләгә шуның кадәр кайгы-хәсрәт килүнең сәбәбен һәркем үзенчә юрый, күбесенчә әтиләренең кеше хакына керүеннән күрәләр. Арзанга гына тире җыеп, кыйммәткә тапшырып алган тиеннәренең хакы меңе белән чыга, ахры, дип сөйлиләр.
Хәзерге базар чорында мондый эшмәкәрләр меңләгән. Әгәр дә барысының да кешене алдап җыйган тиеннәре бәхетсезлек китерә башласа, аларның да нәселе корып бетәргә мөмкин бит, шул турыда ныграк уйласыннар иде бүгенге алыпсатарлар.
Шуңа күрә намусны югалтмыйча кеше хакы, хәрам керүдән саклана белсәк иде. Акча өчен нәрсә генә эшләмиләр хәзер. Табиблар янына барырга куркыныч. Операциягә дә акча кирәк, диләр. Файдасы булмаса да, кыйммәтле дарулар алырга кушалар, чөнки даруханәләр дә алар кулында. Телевизордан балалар табибының педофил булуын сөйләп өнсез иттеләр. Кемгә ышанырга белмәссең. Кая барабыз, нәрсә өчен яшибез, киләчәктә балаларыбызны, нәселебезне нәрсә көтә? Акча, байлык колына әйләнмичә, кеше булып тугач, кешечә яшәргә кирәктер бит инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: