Шәһри Казан

Кеше сүзе кеше үтерә

Бу арада кызу бәхәсләрдән соң депутатлар яла ягу турында закон кабул иттеләр. Бик әйбәт бу закон, җәмәгать. Әлбәттә, штрафы күбрәк, 500 мең сумнан 500 миллионга кадәр. Минем тормышта да шундый бер вакыйга булды. 1980 елда ашказанын дәвалау өчен хастаханәдә яттым. Эчке авырулар бүлеге ирләр һәм хатын-кызлар өчен бергә иде. Палатада...

Реклама

Бу арада кызу бәхәсләрдән соң депутатлар яла ягу турында закон кабул иттеләр. Бик әйбәт бу закон, җәмәгать. Әлбәттә, штрафы күбрәк, 500 мең сумнан 500 миллионга кадәр.
Минем тормышта да шундый бер вакыйга булды. 1980 елда ашказанын дәвалау өчен хастаханәдә яттым. Эчке авырулар бүлеге ирләр һәм хатын-кызлар өчен бергә иде. Палатада кысан, аннан соң көчле авырулар да бар икәнен онытмаска кирәк. Шуңа күрә еш кына ял итү почмагына чыгып утыра идем. Бервакыт язып утырганда, яныма бер ханым килде дә нәрсә эшләвем белән кызыксынды. Тәнзилә ханым белән шулай танышып киттек. Көндез дәвалар алгач һәм кичке ашны ашагач, ял почмагында аның белән төрле темаларга әңгәмәләр корабыз. Тәнзилә ханым ике бала анасы, кияүдә. Янына ире килеп йөри, ә минем яныма көнаралаш хатыным килә.
Вакыт уза торды. Тәнзилә, савыгып, өенә кайтып китте. Хәзер инде ул әлеге хастаханәдә үк дәваланып ятучы абыйсының хәлен белергә килеп йөри башлады. Шунда безнең палатага да сугылгалады.
Беркөнне хатыным килгәч, аның белән шактый гына сөйләшеп тордык. Урамга чыккач, өйгә биреп җибәрәсе әйберләрем онытылганлыгы искә төште. Кире керергә туры килде. Әйләнеп чыксам, хатыным үкси-үкси елап тора. Артымнан елмаеп калган кешене алыштырып куйганнар диярсең. «Яныма бер хатын-кыз килеп, синең мондагы гыйшык-мыйшык серләреңне ачып салды», - ди бу, яшьләренә буыла-буыла. Көчкә тынычландырдым хәләлемне.
Бер предприятиедә эшләгәндә мин профсоюз рәисе идем. Безнең коллективны Салмачы совхозы бакчасына кура җиләге җыярга чакырдылар. Бардык. Мин җитәкче. Кура җиләге куаклары рәтендә йөргәндә бер әбигә очрадым.
- Улым, кит моннан яхшы чакта. Бу җиләкле урын минеке. Китмәсәң, көчлиләр дип кычкырам, - димәсенме.
Тайдым тизрәк бу тирәдән.
Болардан чыгып шуны әйтергә мөмкин. Гайбәтчеләр, юктан бар ясап, кешенең гаиләсен җимерергә дә мөмкин. Гайбәт таратучыларга азык кирәк, гайбәт сөйләү - аның яшәү рәвеше.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: