Шәһри Казан

Кешелекле булыйк, кешеләр!

«Заманасы кырыс», - дип, заманга сылтап, кешеләр дә кырыслана бара, ахры. Кая гына барма, явызлыкка, оятсызлыкка, тупаслыкка юлыгасың.

Реклама

Бигрәк тә Совет чорында тәрбия алган олыларга авыр. Хәзерге яшьләр тупаска үзенчә итеп җавап бирә, ә без, намус саклап, дәшми калабыз, йөрәккә җыябыз. Ә бит дәшмәгән кеше үзенең тәрбиясе хакына, «тиле белән тиле булмыйм», дип дәшми. Күпчелек, димим, бигрәк тә яшьләр, олыларны ихтирам итмичә, наданга, картлачка санап, хәтерне калдыралар. Күптән түгел генә 10 нчы сырхауханәгә анализлар тапшырырга бардым. Андагы шәфкать туташының тупаслыгыннан тамагыма төер тыгылып дәшми чыгып киттем. Дәшсәң, аның нинди анализ ясыйсын, нәрсәләр күрәсеңне кем белә?! Тырышып укып, югары белем белән бергә югары тәрбия дә алган булса, болай кыланмас иде. Бу тупаслыгы белән ул үзенең тәрбиясезлеген, наданлыгын гына күрсәтте. Кулны аныңча куймаганга да, бармак селкенгәнгә дә, кан тамганга да мине гаепләп, кычкырып, ниләр генә әйтеп бетермәде. Өендә исерек иренә яки тәртипсез баласына чыккан ачуын эшендәге клиентлардан алды, ахры.
Безнең чор пенсионерларының күбесе - югары белемле, тәрбияле, китап-газета укыган халык. Хәзерге яшьләр кебек аты-юлы белән сүгеп, янап-куркытып әйтмәсәк тә, бәлки, эчтән генә рәнҗеп китәрбез. Олыларны рәнҗетү зур гөнаһ. Гөнаһның бумеранг булып үзенә кайтасын уйласыннар иде алар. Хәзерге чор пенсионерлары төзегән байлык-муллыктан файда күреп яшәсәләр дә, өлкәннәрне ихтирам итә белмәүчеләр күп. Үзләреннән ни гаиләсенә, ни җәмгыятькә файдасы булмаган, көч куеп эшләмәгән, баш ватып укымаган яшьләр шулай кылана да инде.
Өлкәннәр дә яшьләрнең хәленә керә белсен иде. Күпчелек өлкәннәр транспортта арып-талып эшләп кайтучы яшьләрне торгызып утырырга гына торалар. Көн буе өйдә ял иткәч, бераз аягөсте барсак та зыян булмас, яшьтәшләр! Тагын руль артындагы яшьләрне кисәтәсем килә. Күптән түгел Бутлеров урамындагы «Толстой» тукталышында көчле яңгыр астында 90 нчы маршрут автобусын бер сәгатьләп көттек. Тукталышта күпчелек өлкәннәр, су урамнан елга булып ага, ышыкланырга тукталышта түбә дә, утырырга утыргыч та юк.
Басып торып, аяклар арып бетте. Руль артындагы яшьләр ыжгырып үтеп киткәндә чәчрәгән судан манма булдык. Шоферларның бик сирәге генә тизлекне киметеп, читтәнрәк үттеләр, аларына рәхмәт укып калдык.
Бу урам Универсиада маршрутына кермәгән, ахры - тукталыш ясауны кирәк санамаганнар. Артта биек койма, шуңа, артка да чигеп булмый, кереп торырга кибет тә юк. Канализация коелары да юк бугай - урам тутырып, елга булып ага су. Шул елганы ерып чыгып, юеш аяк белән йөреп, ничә көн авырып ятарга туры килде. Язылган кимчелекләрне, кемгә кагылса да искә алып, бетерергә тырышсак иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: