Шәһри Казан

Кичерегез безне

Игътибар иткәнегез бар микән, мәхәббәт турындагы җыр­ларның яртысыннан күбесе диярлек гел: «Эх, бергә булалмадык шул… Өйләнешеп, бергәләшеп, рәхәтләнешеп яши алмадык», - дигәнрәк мотивлардан тора. Юк, җәмәгать! Өйләнешеп бергә яшәгән кешегә дә бик рәхәт түгел инде... Менә хәзер киленнәр болай дип яши: Үз әниең кебек булса, Кайнә буламыни ул?! Кайнә-килен тату...

Игътибар иткәнегез бар микән, мәхәббәт турындагы җыр­ларның яртысыннан күбесе диярлек гел: «Эх, бергә булалмадык шул… Өйләнешеп, бергәләшеп, рәхәтләнешеп яши алмадык», - дигәнрәк мотивлардан тора. Юк, җәмәгать! Өйләнешеп бергә яшәгән кешегә дә бик рәхәт түгел инде... Менә хәзер киленнәр болай дип яши:

Үз әниең кебек булса,
Кайнә буламыни ул?!
Кайнә-килен тату торса,
Гаилә буламыни ул.

Ә каенаналар болай диләр:
Бар яктан да килгән булса,
Килен буламыни ул?!
Киленеңне чәйнәмәсәң,
Күңел буламыни ул!

Ә син аларны яраштырырга, килештерергә мәҗбүр буласың:
Менә безнең киленебез,
Менә безнең кайнәбез.
Бер-берегезне чәйнәмәгез,
Лутчы, сагыз чәйнәгез.

Ә кияү-әби проблемасы? Менә өйдә утырасың… Ял көне, көн әйбәт, күктә кояш елмая… Бер мәлне ишек тукылдаталар. Йөгереп барып ачасың…

- Кем чакырды сине?!!

- Һәй, кияүкәем, кем чакырсын инде. Үзем килдем, үзем.

- Ярый, үзең килсәң, үзең китәрсең әле. Озакка килдеңме инде?

- Һәй, кияүкәем, бер килгәч, ялкытканчы торырмын инде, ялкытканчы торырмын.

- Ялкытканчы?! Нәрсә, чәй дә эчми китәсеңмени?!

Монысы әле аерым яшәгән кияүләргә. Ә бергә яшәгәннәренә… Ходай үзе ярдәм бирсен. Бер яһүд белән бер татар теге дөньяга барып эләккәннәр дә, Ходай Тәгалә болардан сорау ала икән. Бер генә сорау бирә бу. Татардан сорый хәзер:

- Син кайнәң белән бергә яшәдеңме?

Реклама

- Әйе, яшәдем шул… Кая барасың инде…

- Алайса, бар - синең урының оҗмахта!

Шуннан яһүдтән сорый. Ну, монысы хәйләкәр бит инде, болай дип җавап бирә:

- Мин ике теща белән яшәдем!

Ходай Тәгалә бераз уйланып тора да:

- Бар, алайса, син тәмугка бар, - ди, - ике теща белән бергә яшәгәннән соң, сиңа тәмуг та оҗмах булып тоелачак!

Менә шундый вак-төяк мә­шә­катьләр, ыгы-зыгылар белән гомереңнең ничек үткәнен дә сизми каласың. Һәм бервакыт көзгегә карыйсың да… ул көзгегә үзеңнең кайсы төшең белән карап торганыңны аңлый алмый аптырыйсың: битең биткә дә охшаган… Охшамаган да…

Ә хатының?.. Кайчандыр син яратып өйләнгән теге гүзәл кыз!.. Мескенкәем… Эштән кайта, ашарга пешерә, өй жыештыра, идән юа, кер юа һәм шулай бөтерелеп йөри-йөри дә хәлдән таеп егыла.
Йа хода! Сезне, хыялдай саф, алиһәдәй изге затларыбызны, менә шушы хәлгә төшерүебез өчен кичерегез безне, хатын-кызлар!

Без бит сезне барыбер яратабыз. Без бит сезне барыбер аңлыйбыз. Аңлыйбыз, чөнки менә шушы көлкеле дә, мә­шәкатьле дә тормыш бит… тулысы белән ирләр иңендә ята. Ә ирләр тулысынча диярлек хатын-кыз җилкәсендә яши. Менә шулай булгач, хатын-кызлар - безнең байлыгыбыз инде ул.

Байлык дигәннән. Менә элек кешенең байлыгын аның кызы кигән итәкнең озынлыгына карап бәяләгәннәр: «Сөбханалла, аяк йөзеннән итәк тектергән. Ай-һай, бигрәк мулдан җиппәргән, бу бик бай гаиләдәндер инде», - дип әйтә торган булганнар. Хәзер кызлар кыска гына итәк кияләр дә… Бөтен байлыклары күренеп тора. Юк, җәмәгать, шаяртып кына әйттем, бөтен байлыклары да күренеп бетми. Берсе кала. Ул - күңел байлыгы.

Ходай сезне дә, безне дә әнә шул байлыктан аермасын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: