Шәһри Казан

Киев каласына нигез ташын кем салган соң?

Тарих фәне һәрдаим хакыйкатькә омтылырга тиеш, юкса аның беркем өчен дә кадере калмаячак, хакыйкый дөреслеккә йөз тотмаган тарих сукыр кешене хәтерләтә бит - хакыйкатьтән ерак торган кирәксез сүз боткасы булып кына кала. Полибий. (б.э.к. II гасырда яшәгән грек тарихчысы.)

Реклама

871 елда франклар короле Людовик Немецкий Византия императоры Василий Македонянинга хат яза. Хаттан мондый юлларны укырга була: «Көнчыгышта безнең өчен куркыныч булган дүрт каханат бар - Авар, Норман, Хазар һәм Болгар». (Византия тарихы).
Авар каханатыннан Людовик Немец курыкмаган, ул аларны инде бер тапкыр җиңгән булган, норманнарны да яхшы белә - талаучылар һәм башкисәрләр дигән яманатлары чыккан халык, шулай ук Хазар каханатына да ышанып җитмәгән, бигрәк тә Болгар каханаты ни корольгә, ни империягә баш бирми тора. Ә немец феодалларына Урта Дунайга үтү өчен әнә шул илләр аша узарга кирәк, каханатлар исә гүя юлга аркылы ятканнар - тагы да куәтләнеп, сәүдә юлларын да кулга төшерү өчен, Идел-Урал тарафларына уздырмыйлар. Ул гынамы, Хазарстанның яһүдләре барлык сәүдә юлларын диярлек үз кулларында тоталар. Җитмәсә, Дунай буе каханы Крум тәхетгә утырганда үз тирәсендә көн күргән халыкларны кул астына җыя һәм «варварларны» империя җирләренә урнаштыруга ирешә. Византия императорлары менә ничә гасыр инде Дунай буе Болгары каханнарын империя кул астына җыярга хыялланалар. Ләкин, император фикеренчә, Тәңре диненә табынган каханнар империягә баш бирми җәфалыйлар. Юлга аркылы яткандай, куәтле Хазарстан каханаты да үз көчендә, ил башына башбирмәс баскынчы варяглар килгән - Киев каханаты да кул салмалы түгел - куәтлеләр, җитмәсә, ил белән мәҗүси викинглар идарә итә.
Менә шунда җиткәч, кадерле укучым, Щвеция тарихчысы Андрес Магнус Стриннгольм үз хезмәтендә «Куяба» дип язган Киев Русе тарихын ачыклап китик әле. Чөнки асылга саналган шул тарих хакында гасырлар буена бәхәс бара.
Исландия варяглары, Гренландияне үзләштергәнгә кадәр үк инде бай Биармия җирләренә игътибар итәләр. (Ак диңгез атамасы белән тарихка кереп киткән Двина, Бөек Пермь, Болгар төбәкләре искәртелә.) Бу буладыр 870 елларда. Еракларга йөзәргә тиешле яуны үз кулына алган варяглар канунгы Отер, төньяк тарафларында бай халыклар яшәгән коры җирләр булуын ишетеп, Норвегия ярларын сул якта калдырып, үзенең башкисәр егетләре белән яу-сәяхәткә чыга. Шул дәверләрдә баскынчы варягларның безнең тарафларга яу-талауга, ягъни көнчыгыш Европага һәм Идел-Урал, хәтта Идел елгасы буйлап Каспий диңгезенә барып чыккан мәлләре башлана.
Швеция тарихчысы Андрес Стриннгольм үзенең «Викинглар явы» хезмәтендә баркас-көймәчеләр, ягъни викинглар күп кенә ил-дәүләтләргә нигез салдылар, дип ышандырырга тырыша һәм шул җайдан хезмәтендә Новгородны, Киев Русен дә варяглар нигезләделәр, дигән фикерне уздыра. Күрше-тирә халыкларны баркасларда пиратларга хас талап көн күргән викингларны каршы ярда яшәүче эстоннар һәм финнар «Rusi, Rus» дип йөргәннәр, ягъни талаучылар, пиратлар. (Гвин Джонс Викинги. - стр. 98).
IХ-Х гасырларда исә бу исемне гарәп, фарсы мосафирлары-сәяхәтчеләре дә куллана башлыйлар. Гарәп астрономы Бән Кисә үзенең 884 елда дөньяга чыгарган «Башлангыч астрономия» хезмәтендә руслар турында бер кәлимә сүз язмаса да, хазар, буртас, венед (славян) халыкларын телгә ала. Византия императоры Константин Багрянародный исә үз хезмәтләрендә (911-959 еллар) «Rus» сүзен шактый еш куллана. Бу чорларда русларны норманнар, скандиновлар дип язучылар да була-булуын, ләкин тарихта Русь кала.
Русь-варяглар турында янә бер факт. Әче телле немец тарихчысы Шлиттер бу хакта болай ди: «Рус исеме ничек көтмәгәндә килеп чыккан булса, француз атамасы да көтмәгәндә тарихка кереп китә». (Григорий Торский. История франков. - стр.316). Хак, викинглар турында швед галимнәре дә язалар, әмма XVIII йөздә яшәгән һәм викинглар турында кирпеч калынлыгы хезмәт язган һәм шул хезмәте өчен академик исеменә лаек булган Андрес Стриннгольм кебек тәфсилле тасвирлаган бай хезмәтне мин очратмадым. Хак, минем кулда Гвин Джонсның «Викинги» хезмәте дә бар. Аның кереш сүзендә: «...жителями Скандинавов о беспрецентной экспансии на запад, на восток в поисках неведомых земель в течение трех столетий вели жестокие войны на море и суше...» - дигән сүзләрне укыгач, борынгы бабаларыбыз турындагы мәгълүматларны аңардан да алдым. (Шунда ук).
Тарихтан билгеле, XVIII гасырларда ике зур ил - Швеция һәм Россия тарихчылары арасында шактый кызыклы бәхәс куба: кем һәм кайсы халык Киев Русена нигез сала?.. Ахыр килеп, тарихта мондый мәгълүмат та сакланган - Русиянең тарихы итеп кабул ителгән «Повести временных лет» елъязмасына ышансак, бу тарихның тәүге нөсхәсе Радзивилов елъязмасы - Литва кенәзләренең тарихы була, ә Русиядә бу тарих тәүге исем белән бары тик XVIII-XIX гасырларда гына аякланып китә һәм анда да Германиядә немец телендә. Ә бит Россия тарихчылары гасырлар буена елъязманы X гасырда монах Нестор язган дип баралар. Нигә, нәрсәгә таянып языла Русия тарихы? Ул гынамы, «Повести...»да бер генә чыганак та күрсәтелми. Ләкин безнең максат Россия тарихының килеп чыгуын ачыклау гына түгел, төп максатыбыз - Киев Русенә нигез ташын салучы кахан-кенәзләрне ачыклау һәм барлаудыр...
Швеция тарихчысы Андрес Стриннгольм викингларга багышланган хезмәт скандинав халыкларының ташларга уелган сагаларына һәм гарәп-фарсы, Европа илләре һ.б. халыкларның архивларында табылган мәгълүматларга таянып язылды, дип ышандырырга тырыша һәм хакыйкатькә якын килеп, ышандыра да. XVIII гасырга кадәр бүгенге Балтыйк диңгезен һәммә илләрнең тарихчылары да «Варяглар диңгезе» дип атаганнар бит. Димәк, бу диңгезгә чынлап та варяглар ия булганнар. Әнә шул викинг-варяглар безнең бабаларыбыз урнашкан төбәккә - Бөек Җирем (Пермь) җирләре аша IX-X гасырларда яу артыннан яу йөриләр, ул гынамы, Казанга, Болгарга, Хазарстан башкаласы Итилгә кадәр барып җитәләр, хәтта Каспий диңгезенә чыгып, исламлашып киткән халыкларны талыйлар. Хак, швед тарихчысы Андрес Стриннгольм: «...викингларның күп кенә җирләрдә талаган байлыкларын калдырып торырга базалары булган...» һәм «До времени не знали ни одного народа с именем руссов в пределах теперешных России», дип тә өсти. Киев төбәгенә 862 елда канунг Хельг ия була. Хәер, Русия тарихын язучылар ел-даталар белән бер дә вакланып тормаганнар, дәүләт түрендә утырган кенәз-патшаларга ничек кирәк - шулай язганнар...
Без татарларның тарихы да шул хакта сөйли: бабаларыбыз яшәгән Идел буе төбәкләренә килгәнче, пират-варяглар Европаның күп кенә илләренә яу йөреп, бик күп илләрне талаган булалар инде һәм бары тик бер ният белән - исән-имин илгә кайтып, талаган малны кинәнә-кинәнә туздыру өчен. Викингларның яшәгән җирләре Дания, Ирландия, Исландия - Скандинавия илләре булса, дачалар арасында, коры җир эзләп, ерак Гренландиягә кадәр барып кайтучылары да булган. Тарихчы Андерсның раславынча, кемдер варягларга шундый хәбәр җиткерә: каядыр Ак диңгез тарафларында гаять бай Биармия иле бар икән. 870 елда, ата варяг Отер бүгенге Норвегия ярлары буйлап атнага якын йөрсә дә, биредә һичнинди адәми җан иясен тапмый. Сул якта океан җәйрәп ята, уң якта тоташ тау-кыялар. Әмма Отер варяг үҗәтлеге белән юлын дәвам итә һәм хәтта кит аулаучылар да уза алмаган төбәкләргә кадәр барып җитә. Биредә дә туктамый, кире дә борылмый. Биш көн буена төньякка, биш көн буена яр буйлап көньякка таба йөзгәч кенә, Ак диңгезгә койган зур булмаган елганы абайлап, шунда таба борыла. Елга буйлап берара менүгә, варяглар яхшы игелгән басулар күреп, борынгы карталарда «Терлапар» дип күрсәтелгән, бүгенге «Лапландия» иленә килеп чыгалар. Гадәттә викинг-варяглар җирле халыкларга үзләрен, борынгы греклар кебек, без сәүдәгәрләр дип танытканнар. Шуннан соң гына сату-алу башланган. Андрес бу халык турында: «Телләре фин-лапландлар теленә охшаган иде», - дигән мәгълүмат бирә. Елга тамагына урнашкан халыклар кулында Отер морж тиресеннән ишелгән үтә нык бау күреп, сатып ала, ачык диңгездә йөзгән бер җилкәнле баркаслар өчен менә дигән аркан була ул. Отер базарда йөргәндә скандинавлар телен белгән бер кеше белән очраша һәм шул кеше аңа Биармия иленә ничек үтеп булу турында тәфсилләп сөйләп бирә. (Ул кешенең Болгарстан яисә Хазарстан сәүдәгәре булуы миндә янә шик тудырмый, чөнки бу чорларда әлеге илләрнең сәүдәгәрләре күптән инде төньяк халыклары белән сәүдә итә торган булганнар.) Шушы куанычтан Отер җирле халыкларның кулларыннан гарпун алып, ишләре белән диңгезгә чыга һәм алар бер чыгуда җирле халыкның төшенә дә кермәгән санда кит аулап алып кайталар. Мондый хәлне күрмәгән җирле халык бу хәлгә шакката. Отер шунда ук китларның күбесен җирле халыкларның түрәләренә өләшә. Беришен, бу да мал, дип, базарга чыгарып сата. Сату-алу иткәндә җирле халыклар кулында алтын-көмеш һәм затлы көнбатыш тауарлары күреп, Отерның һәм ишләренең күзләре тәмам кыза...
...Биармия җирләрен эзләргә чыккан Отер үз иленә әйләнеп кайткач, күргән-белгәннәрен корольләре Канлы Сөңге Эйрик һәм Соры Тире Харальд илбашларына сөйли. Шул елдан башлап, талаучы конунглар Биармия тарафларына берничә тапкыр яу-талауга йөриләр һәм барган саен баеп кайталар. Варяг, пират буларак, кәсебе шул булгач, бу шөгыленнән туктый алмаган. Күп тә үтми, Соры Тире Харальд Биармия тарафларына хәрби кораблар белән кузгала һәм янә җирле халыкларны талап, бик күп байлык алып кайта.
Баскынчы викинглар, бер-берсеннән көнләшеп, Биармия тарафларына берсе артыннан икенчесе яу йөрүне дәвам итәләр. Әйтик, король Карли туганнары Гуннәштин һәм Торыр Эт ишләре белән Биармия җирләренә таба яу кузгала. Илгә килеп җитәрәк, алар икегә бүленәләр, әмма тиешле төбәктә очрашу нияте белән. Шуннан соң ике яктан Биармия җирләренә килеп чыгалар. Әлбәттә, тәүге хәйлә дәвам итә: сәүдәгәрләр киеменә төренәләр, булган тауарларын базарга чыгаралар, барысын да күзәтәләр, җирле халык белән сатулашалар, дуслашып китәргә тырышалар. Бу мәлдә исә шулай була - варяглар җирле халыкның малларын саклау өчен махсус урыннары булуы турында белеп алалар. Бу бичара халыкның варяглар өчен аңлашылмаган үтә сәер гореф-гадәтләре бар икән: вафат булыр алдынннан һәр кеше - ярлысы да, бае да булдыра алган күләмдә байлыгын шаманнарга бүләк итә, тегеләре исә ул байлыкны урман кырыендагы аерым храмга илтеп куялар һәм, ни сәбәпледер, ул алтын-көмеш һәм асылташлардан, затлы әйберләрдән торган байлык шунда саклана. Әнә шул әрвахлардан җыелган байлыкны, имеш, Аллалары үзе саклый икән. Хак, кайчак храмны сакларга сакчылар куя торган булганнар, әмма һәрвакыт түгел. Шул хакта белеп алган варяглар, баркасларына төялеп илдән киткән кебек кыланалар да, берара киткәч, караңгы төшүгә, кире әйләнеп киләләр. Храмга үтеп кереп, күтәрә алган кадәр байлык алып чыгып барганда, этләр бик яман итеп өрә башлый. Викинглар, кулга кергән байлыкларын ташламаска тырышып, баркасларына таба йөгерәләр, җирле халык аларны куа килә. Һәм кулларына ни эләксә шуны күтәргән халык варягларны чак кына куып җитә алмый кала, караклар, көймәләренә утырып, качып котылалар. Викингларның кайбер сагаларында әнә шундый куштырнаклар эчендәге батырлыкларга багышланган, ташларга уелган сагалар да бар. Ләкин батырлыкмы бу?! Сагалар нигездә әнә шундый батырлыкларга багышлана. Хак, без моны җир шарында мондый халыклар да булган икән, дип кенә кабул итәбез. Караклык әлеге халыкның канына сеңгән була, тик йөз-гадәтен алыштырып, чорга җайлашып алган бу яман гадәт - караклык дөнья халыклары арасында әле дә чәчәк ата бит.
Дәвамы бар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: