Шәһри Казан

Киләчәктән кунаклар – кабат Әфганстан проблемасы

Киләсе елның язында Әфганстанда президентлыкка сайлаулар узачак. Бу әлеге җирләргә 2001 елда НАТО аяк басканнан соң төзелгән яңа дәүләтнең мөстәкыйльлеген исбатлаучы адым булырга тиеш кебек, әмма чынлыкта исә илне чираттагы таркалуга китерәчәк. 2004 елда сайланган президент Хәмид Карзайның кәнәфиен саклау өчен көрәшергә конституцион хокукы юк һәм ул идарә итү дилбегәсен...

Реклама

Кем кемне җиңгән?
Киләсе елның язында НАТО көчләренең Әфганстаннан чыгарылуын исламның радикаль юнәлеше тарафдарлары Көнбатышны җиңү дип кабу итә. Әмма шатланырга иртәрәк бугай. НАТОның китүе Карзай режимының көчсезләнүенә, әфган көчләренең илнең бөтен территориясендә куркынычсызлык тәэмин итә алмавы сәяси таркалуга китерәчәк. Болар барысы да Әфганстанны кабат 2001 елдагы хәленә кайтарачак, дип белдерә сәясәт белгечләре. Ул чакта да ил сәяси яктан таркалган хәлдә иде һәм аны бер генә сәяси-хәрби төркем дә берләштерә алмады.
Килеп туган хәл (кайбер көнбатыш экспертлары аны «тәмамланмаган бизнес» дип атый) 13 ел дәвамында Әфганстанның сәяси һәм икътисади корабын мөстәкыйль очышка чыгара алмаган Көнбатышның абруен төшерәчәк. Аңарга караганда, әфган халкы күбрәк зыян күрәчәк - нәкъ менә Көнбатышның биредә булуы йөз меңләгән әфганлыларны белем алу мөмкинлеге, эш урыннары белән тәэмин итте, тышкы дөнья белән элемтә урнаштырылды. Унөч ел эчендә тулы бер буын үсеп җитте һәм аңа хәзер ярык тагарак алдында калу куркынычы яный.
Россия өчен олы имтихан
СССР таркалганнан соң, Россия көньяктагы күршеләре - Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстанда үзенең институтларын ныгыту өлкәсендә зур эш алып бара алмады. Көнбатыш көчләренең Әфганстаннан китүе аның өчен олы мәшәкать тудырачак. Ул бүген НАТО белән берлектә Әфганстанда наркотиклар әйләнешен контрольдә тотарга тырыша, әмма мондый шартларда да Әфганстан территориясеннән кергән героинны куллану буенча дөньяда беренче урында тора. НАТО биредән киткәч, әфган наркотикларына каршы кем белән көрәшәчәге әлегә билгесез.
Шул ук вакытта хәрби проблема да килеп туарга мөмкин. НАТО әлегә бу җирләрдә булганда, Россиянең Әфганстан - Таҗикстан чигендәге көчләре үзләрен тыныч хис итә. Әмма Көнбатыш гаскәрләре үз миссияләрен бетереп, бу илне ташлап киткәч, элеккеге СССРның көньяк чиге буена 1990 еллардагы хәл кире кайтырга мөмкин. Россия өчен киләсе ел үзенең Урта Азия чикләрен ныгыту һәм аның «үтә күренмәлелеген» бетерү буенча имтихан тоту елы булачак.
Казахстан белән бергәләп эшләгәндә бу юнәлештә ниндидер уңышка ирешеп булачак. Казахстан Урта Азиядәге элеккеге союздаш республикалар арасында иң тотрыклы дәүләт. Аның Россия белән уртак чиге 7,5 мең километрдан артык һәм мондый озын чик буен тулысынча контрольдә тотып бетерү мөмкин түгел.
Шулай итеп, Россиягә тышкы куркынычсызлыкны икеләтә (бәлки әле өчләтә дә) арттырырга туры киләчәк. Беренче линия - элеккеге СССР чиге буйлап, икенчесе - Казахстан белән Кыргызстан, өченчесе Россиянең бүгенге чикләре буйлап уза. Россиялеләрнең күбесе Урта Азияне илнең куркынычсызлык зонасы итеп кабул итми һәм бу очракта мондый саклану зонасы булдыру, аның эшләп китүен тәэмин итү икътисади һәм хәрби яктан җиңел булмаячак.
2010 елда Кыргызстандагы вакыйгалар вакытында күп кенә кыргыз күзәтүчеләре Россия ягыннан хәрби булышлык булыр дип өмет итте (мондый ярдәм Россиянең элеккеге СССР территориясендәге «уртак мәнфәгатьләр зонасы» концепциясе кысаларында урынлы булыр иде). Әмма ярдәм булмады. Бу чит проблемага тыкшынасы килмәү белән түгел, ә мөмкинлек булмау белән дә аңлатыла.
Көнбатыш көчләре чыгарылганнан соң, Россия Әфганстан ягыннан килгән тотрыксызлыкка каршы яңа нәрсә уйлап табарга тиеш. Ул моны ялгызы гына башкарып чыга алырмы, әллә инде шул Көнбатыш белән бергә эшләрме (алар биредән китсә дә, Урта Азиядә тотрыклылыкның бетүен теләми) - монысын инде киләчәк күрсәтер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: