Шәһри Казан

Килгәнсең икән, акланма!

2008 елның 31 маенда күренекле галимебез, тарих фәннәре докторы, академик Миркасыйм Госмановка 75 яшь тулды. Миркасыйм ага бу юбилеен, нишләптер, бик үк шаулатып үткәреп тормады, югыйсә, аның бу гомер бәйрәмен Казанның затлы залларында дәрәҗәле кунаклар чакырып уздырырга мөмкинлеге дә, абруе да җитәрлек иде, фәкатъ үзе ул вакытта киңәшче булып эшләгән...

Реклама

2008 елның 31 маенда күренекле галимебез, тарих фәннәре докторы, академик Миркасыйм Госмановка 75 яшь тулды. Миркасыйм ага бу юбилеен, нишләптер, бик үк шаулатып үткәреп тормады, югыйсә, аның бу гомер бәйрәмен Казанның затлы залларында дәрәҗәле кунаклар чакырып уздырырга мөмкинлеге дә, абруе да җитәрлек иде, фәкатъ үзе ул вакытта киңәшче булып эшләгән Татарстан Фәннәр академиясендә галимнәр катнашында гыйльми конференцияне хәтерләткән тыйнак кына бер кичә булды.
Тыйнак дигәч тә, әлбәттә инде, анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан шәһәр Советы рәисе урынбасары Людмила Андреева кебек берничә рәсми зат та килгән иде. Римма ханым әле студент чакларында университет укытучысы Миркасыйм Госмановтан ничек куркып йөргәннәрен кызык итеп сөйләде, ә Людмила ханым галимнең Казанның 1000 еллык яшен дәлилләүгә керткән өлешен искә алды.
Мин инде, радио журналисты буларак, бу кичәдәге чыгышларны яздырып бардым һәм тагын берничә көннән шушы турыда тапшыру ясадым.
Беркадәр вакыт узгач, Миркасыйм ага үзе шалтыратты. Шул тапшыруның язмасын күчереп бирерсең әле, яме, Әкмәл, диде (ул мине гел шулай дип йөртә иде, очраган саен диярлек: «Син Акмал түгел, син - Әкмәл, белеп тор!» - дип әйтә иде). Мин, берсүзсез, тиз арада күчереп, алып барып бирергә вәгъдә иттем. Миркасыйм ага чаклы Миркасыйм аганың сүзен тыңламаска ярыймы соң?! Вәгъдә бирү бик тә җайлы нәрсә инде ул, тик сүздә тору гына, ай-һай, авыр. Бигрәк тә минем кебек бөтен кешегә рәттән вәгъдә биреп йөреп, аны сирәк кенә үти торган кеше өчен. Бу вәгъдәнең дә үтәлеше бик озакка сузылды. Миркасыйм ага берничә тапкыр сорап, шалтыратып карады да, кул селтәде, ахры, бүтән шалтыратмас булды.
Ә беркөнне минем үземә Миркасыйм ага янына барырга туры килде. Рөстәм Фәйзуллинның аңа ниндидер йомышы төшкән иде, мине дә иптәшкә барырга кыстый башлады. Бер-ике көн киреләнеп йөрдем дә: «Әйдә инде, «Җыен» фонды китапларын да алып кайтырбыз Миркасыйм абыйдан», - дип кызыктыра башлагач, барырга булдым. Миркасыйм агага теге вакытта ук вәгъдә ителгән язманы тиз генә дискка күчертеп алдык та, юлга чыктык.
Юл буе хафага төшеп бардым. Миркасыйм абыйның без кебек тишеп карый торган күзенә ничек күренермен дә ниләр дип акланырмын, дип, аптырап беттем. Бик катлаулы имтихан тора иде алда.
Галимнең ишеген кыяр-кыймас кына ачып кердек. Куркыта инде. Миркасыйм абый Фәннәр академиясе президенты киңәшчесе бүлмәсендә өстәл артында таш сын кебек утыра. Озын нечкә тәмәке көйрәтә. Мин инде итагать белән генә сүз башлап, ни өчен вәгъдәмне шулай озак тотканымны, бераз авырып йөргәнемне, җитмәсә, үч иткәндәй, эшнең күп булуын сөйләргә дип авызны гына ачкан идем, Миркасыйм абыйның кискен тавышы ишетелде:
- Әкмәл, килгәнсең икән, акланма!
Без бу очрашуда шактый гына сөйләшеп утырдык. Миркасыйм ага бик күп китап бирде. Ләкин бер генә урында да миңа кушкан йомышын вакытында үтәмәгәнем өчен шелтә, үпкә сүзе булмады. Миркасыйм ага мине шулай акылга утыртты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: