Шәһри Казан

Кимсетмәгез баласыз парларны...

Берсендә дөньядагы иң мәгънәсез законнар турында язылган мәкалә укып утырдым. Анда йә кешеләргә зәңгәр кием киеп йөрүне тыйган, йә урамда кычкырып җырлаган өчен зур күләмдә штраф салуны билгеләгән һәм башка тагын да көлкерәк законнар телгә алынган иде. Ярый әле без яшәгән илдә мондый ук мәгънәсезлек юк, дип сөенеп тә куйган...

Дөрес, бу закон Советлар идарәсе чорында булган һәм гамәлгә ашырылган, әмма монысы - башка мәсьәлә. Әлегә бу закон турындагы фикер РФ Дәүләт Думасының хатын-кызлар, балалар һәм гаиләгә кагылышлы мәсьәләләр буенча комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Баталина авызыннан гына яңгырады. Шулай да ул халыкның күпчелегендә ризасызлык хисе тудырырга өлгерде инде. Законда сүз бер балалы яки бөтенләй дә баласыз гражданнарга салым кертү турында бара. Кыскасы, бу турыдан-туры яшьләргә кагыла. Аның турында «Шәһри Казан» газетасында Эльвира Мозаффар «Балаң бер генә икән, салым түлә?!» дигән мәкаләсендә үз фикерләрен язып чыккан иде. Мин дә, аңа өстәп, үз мөнәсәбәтемне белдереп китәргә булдым.
Әлеге мәсьәләнең иң аяныч бер ягы бар: баласызлыкның төп сәбәбе - акча җитмәүдә, бала табарга теләмәүдә дә түгел, ә бала таба алмауда. Бүген илебездәге һәр бишенче пар бала таба алмаудан интегә. Бу - куркыныч һәм ачы чынбарлык. Әлеге мәсьәлә белән очрашканы булса, бу депутат ханым, болай да күңелләре нечкәргән, нишләргә белмәүдән гаҗиз калган яшь парларны рәнҗетеп, мондый тәкъдим белән чыкмас иде. Димәк, ул баласызлык проблемасын бөтенләй белми булып чыга. Эх, бала теләгән һәр гаилә дә бу проблеманы белмәсә иде дә бит... Юк шул, белә.
Замана, технологияләр, медицина прогрессы никадәр генә алга китмәсен, кешелек барыбер табигатьне, Аллаһ боерган кануннарны җиңә алмаячак. Фани дөньяның төп мәгънәсе, кешелекне саклап килгән, аны яшәтүче төп канун - үзеңнән соң нәсел калдыру, буыннар чылбыры өзелмәү. Әгәр кешелек әкрен генә юкка чыгып бара икән, бернинди прогресс та, тормыш шартларының туктаусыз яхшырып торуы да берәүгә дә кирәк булмаячак. Менә бу чыннан да уйланырлык җирлек. Тик әлегә бу җитди мәсьәләне хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл итәргә алынучы юк. Россиядә халык саны кими баруын күрсәләр дә, аның төп сәбәпләренең берсе булган баласызлык никтер һаман читтә кала килә. Инде менә яшь парларны бала алып кайтсыннар өчен куркытырга теләп, яңа закон уйлап маташалар. Куркытырга кирәкми ул бер баласы да булмаган яки икенчесенә уза алмаган яшьләрне. Аларга ярдәм кирәк. Монда инде бераз көлемсерәп караучылар да булыр: бала алып кайтыр өчен ничек ярдәм итеп булсын инде ул, диярләр. Әмма бу очракта еллар буе зарыгып, үз сабыен көтеп арган парларның нинди сукмакларны таптый башлавын һәм аларның нинди каршылыклар белән очрашуын уйларга кирәк. Ул исә сират күперенә тиң. Беренчедән, мондый да үтә нечкә мәсьәлә белән табиб каршына барып утыруы бик авыр, аеруча ирләр бу адымны ясый алмый интегә. Икенчедән, хәзерге көндә республикабызда нәкъ менә шушы мәсьәлә белән шөгыльләнүче тулысынча дәүләтнеке булган бер генә медицина оешмасы да юк. 2011 елга кадәр Гаиләне планлаштыру буенча республика үзәге бар иде, бүген ул бер шәхси клиниканың филиалы булып тора. Шуның исәбенә аның бинасына ремонт ясалган, яңа җиһазлар алынган. Аның генераль директоры Глеб Михайлик сүзләренчә: «Хәзер Россиядә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүче инфраструктураларның саны бик аз». Шуңа да барлык кирәкле медицина үзәкләре шәхсиләшеп бара, ахрысы. Гаиләне планлаштыру үзәге дә шул агымга эләккән. Аның бинасы яңартылса да, табиблар шул ук калган. Табибларга бер сүз юк, аларны югары дәрәҗәдәге профессионаллар дип беләм. Димәк, бер ремонт һәм җиһазлар өчен генә бу үзәгебездән колак какканбыз булып чыга. Үзәкне, үз табибларыбыз начар булып, анда эшләрлек кадрларыбыз җитмичә ябарга туры килгән булса, аңлар идем әле. Ул очракта республика яшьләрен читтән килгән табиблар дәвалар иде. Юк бит, алай түгел. Дөрес, бу үзәк шәхси клиника булса да, анда дәүләтнең махсус программаларын тормышка ашыруны дәвам итәләр. Шуның нигезендә, табибка бушка күренергә һәм чиратка басып берничә ел көткәннән соң, ЭКО (ясалма юл белән аталандыру) ясатырга була. Түләүле булган очракта, бу процедураны иң кимендә 180 мең сумга үткәрәләр. Бүгенге көндә барлыгы 2500 парга, нәкъ менә шушы юл белән генә балага уза ала, дигән диагноз куелган.
Үзәк яртылаш шәхсигә әйләнгәч, монда элекке кебек үк анализларны бушка тапшыру, бушка махсус тикшеренүләр узу дигән нәрсә дә юк. Боларын яшьләр кесәсенә күчергәннәр. Бу - шактый ук зур күләмдәге акчалар. Бер УЗИ ясатыр өчен генә дә кимендә 600 сум акча кирәк. Ә махсус тикшеренү үтүче хатын-кыз аны аена 5 тапкыр узарга тиеш. Инфекцияләр, төрле вирусларга тикшеренү өчен, бер кешегә 4500-5000 сум акча кирәк. Әлеге тикшеренүләрне үтеп, нәтиҗәләр беленгәннән соң, кимендә 15 мең сумлык дәвалану курсы узасы, аннары тагын, балага узганчы, өч айга бер тапкыр тикшеренеп торасы. Әлеге саннарны тагын дәвам итә алыр идем әле. Кыскасы, болай да җелеге суырылган яшьләргә шактый ук «күңелле» булганы аңлашыладыр. Шуңа да аларның күбесе, арып-талып, бик күп акчалар түгеп тә нәтиҗәсе булмагач, мондый клиникаларның ишеген бөтенләйгә дип ябып чыгып китә. Аннары тулысынча шәхси булган үзәкләргә мөрәҗәгать итеп караучылар да була булуын. Мәсәлән, танышларыбыз, биш ел балага уза алмагач, шундый бер клиникага барып карадылар, аларга ике ел дәвамында ике тапкыр ЭКО ясалды, яшь хатын дүрт тапкыр тулы наркоз кичерде, әмма бернинди дә нәтиҗә күрә алмадылар. Аңа карамастан, акчаларының бер тиене дә кире кайтарылмый, клиниканың шәхси исәбенә күчкән 500 мең сум турында искә дә алучы юк. Әйтерсең шулай тиеш булган, шулай кирәк. Дөрес, табибларны да гаепләп утыру мөмкин түгел, бәлки, алар кулларыннан килгәннең барысын да эшләгәннәрдер. Язмагач, нишлисең инде. Мине кеше эшләгән акчадан көнләшеп утыра дип уйлый күрмәгез тагын, андый гадәтем юк. Тик менә шулай кешенең иң авыр проблемасыннан да миллионлаган акча эшләүчеләрнең күңел тынычлыгына таң калам. Алар бит: «Эх, бу парга ярдәм итеп булмады», - дип көрсенеп утырмыйлар, ә клиника түбәсенә, вертолет белән төшәр өчен, махсус полоса ясаталар. Кыскасы, баласызлыктан интеккән яшьләрдә, аларның үзләреннән кала, берәүнең дә эше юк. Ә менә аларны гаепләп утыручылар табыла тора, хәтта, алардан акча каерыр өчен, өстәмә салым булдыру турында закон да кабул итмәкчеләр. Әле бит баласызлыкның тагын бер төре - икенчел баласызлык та (вторичное бесплодие) тамыр җәйде. Танышларым арасында да бер бала алып кайтып та, икенчесен алып кайта алмаудан зар-интизар булучылар бар. Җәмгыятьнең әлеге заман бәласен ничек итеп тә аңлатып булмый. Ниндидер законнар кабул итәргә җыенганчы, аның төп асылын, сәбәпләрен ачыкласыннар иде. Әлбәттә, яшьләр арасында бала алып кайтуны үз теләкләре белән әлегә кичектереп торучылар, сабыйларын табып та аларны бала табу йортларында калдырып чыгучылар да бар. Әмма, нигездә, үзләре теләп тә бала алып кайта алмаучылар күпчелек.
Бала ул - Аллаһның рәхмәте. Бер гаилә дә аннан үзе теләп баш тартадыр дип уйламыйм. Һәркемнең кимендә ике бала үстерәсе килә. Өченче баланы алып кайту турында уйланырга мөмкиннәрдер әле. Тик яшьләрне бала алып кайтмауда гаепләүдән туктасыннар иде. Баласызлыктан дәвалаучы махсус үзәкләрнең, шәхси клиникаларның ишекләрен ачып карасыннар алар, андагы су буе чиратларны күреп, таң калсыннар. Шуннан соң бер депутатның да мондый мәгънәсез закон кабул итәргә кулы күтәрелмәс дип ышанам. Бәлки әле нәкъ менә баласыз парларга ярдәм итә торган дәүләт үзәкләре ачылыр һәм анда иң яхшы табиблар эшли башлар. Депутатлар да баласыз кешене кимсетү хакында түгел, аңа ярдәм итү юлларын эзләү турында уйлана башлар иде.
Үз балаларын көтеп яшәүче парларга да бер киңәш бирәсе килә. Бу дөньяның яратылышы, кешенең бер күзәнәктән барлыкка килеп, аңа җан иңү - барысы да Аллаһның бөек могҗизасы. Шуңа да безне бар итүче бер Аллаһтан гына өмет итеп, бертуктамый аннан ярдәм сорарга кирәк. Ул ярдәм итәр, Иншаллаһ! Һәрвакыт хәрәкәттә булырга да онытмагыз, Аллаһ бер табибны йә булмаса берәр дәвалану ысулын нәкъ менә сезгә ярдәм өчен сәбәп итәчәк. Иң мөһиме - авырлыклар, киртәләр алдында югалып калмагыз, үз юлыгыздан тайпылмагыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: