Шәһри Казан

Китап сүзе кодрәтен югалтмасын дисәң...

Республиканың мәктәп китапханәчеләре Казан шәһәренең Марат Минтаһир улы Фәттиев җитәкләгән 4 нче интернат-гимназиясендә (Киров районы) ел да уза торган фәнни-гамәли семинардан һәрвакыт зур канәгатьләнү белән китә. Ике көн дәвамында барган чараның быелгысы «Интернатлы гимназия шартларында укучыларның мөмкинлекләрен үстерүдә мәктәп китапханәсенең роле»нә багышланды һәм чыгышлар, гадәттәгечә, билгеләнгән темага фикер алышулар белән...

Реклама

Эшләнгән эшнең шактый өлеше видеоматериал белән ныгытыла барды. Ике дистәдән артык китап, 4 пьеса, йөзләп җыр авторы Разил Вәлиевнең шигырьләрен инглиз теленә тәрҗемә итү буенча гимназия-интернат укучылары арасында игълан ителгән иҗади бәйге нәтиҗәләре дә әлеге семинарга килеп кушылды. Җиңүчеләр кунаклар алдында сәхнә тотты. Семинарның Разил Вәлиев иҗатына багышланган бүлегендә авторның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар татарча, русча, төрекчә, японча, ассирийча һәм кыргызча яңгырады. Прозаны сәхнәләштерергә дә куркып тормаганнар.
Чакырылган кунаклар - тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Тәэминә Биктимирова, галим Әнвәр Хәйри, язучы Галимҗан Гыйльманов та уйларын уеп сала торган шәхесләр иде. Яңа табадан төшкән китапларны авторлар катнашында тәкъдим итү һәрвакыт ниндидер күтәренке рухи халәттә үтә. Бу очрашу да искәрмә булмады. Китап авторлары Әнвәр Хәйри һәм Галимҗан Гыйльманов белән янә бер ихлас аралашу мөмкинлеге дә бирде ул.
Әлбәттә, 30 ел гомерен яраткан һөнәре - китапханәче-библиограф хезмәтенә багышлаган, 2005 елда «Татарстан Республикасының ел китапханәчесе» бәйгесендә җиңү яулаган ханым буларак, Гүзәл Илдус кызы Гыймадиеваның да, башка китапханәчеләрнең дә бөтен дөньясын интернет чолгап алган бер заманда китапны, татар китабын укучыларыбызга тарату, һәр баланың кулына тоттыру нияте белән янып йөрүе аңлашыла. Китапханәләргә сукмак өзелмәсен, тәрбия эшендә басма сүзнең йогынтысы үз югарылыгында калсын өчен тагын ниләр эшләп була? Семинар әнә шул юлларны барлады, күрсәтте кебек. Ә бу юнәлештәге эшнең саллы өлеше, ягъни Разил абый Вәлиев сүзләре белән әйтсәк, «Республикабызга иң югары культуралы шәхесләр тәрбияләү бурычы безнең илебездә китапханәчеләр һәм укытучылар өстенә йөкләнгән» булуы берәүгә дә сер түгел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: