Шәһри Казан

Китап укырга яратасызмы?

Менә 26 ел инде татар теле һәм әдәбияты укытам. Моннан берничә ел элек, ягъни компьютер, интернет, кәрәзле телефоннар булмаган вакытта, минем укучыларым әдәби әсәрләрне бер дә калдырмыйча укып бара иде. Әле ул чакта сыйныфтан тыш укыла торган кайбер әсәрләрне китапханәдән таба алмый интегә идек.

Ә хәзер авыл һәм мәктәп китапханәсендә дә китапның иге-чиге күренми, тик укырга кеше юк. Китаплар кибетенә барып керсәң, анда-санда берничә кеше йөри, китап актара. Тамакка төер килеп тыгыла, күңелсез булып китә. Ә бит китапларның ниндие генә юк: рәт-рәт булып, ятимсерәп тезелеп торалар... Кайвакыт әллә үзем дә гаеплеме, әдәбиятка кызыксыну тудыра алмыйммы икән дип уйлап ятам. Әдәбият дәресенә кереп, әсәргә анализ ясый башларга телим, ә сыйныфта бер яки ике укучы әсәрне аннан-моннан укып чыккан була. «Әйдәгез инде, эчтәлеген үзегез генә сөйләп бирегез», - дип әйтеп куючылар да табыла. Ә шигырь ятлатуны әйтеп тә торасы юк.
Мин, мәсәлән, тормышымны китапсыз күз алдына да китерә алмыйм, ул мавыктыргыч олы бер дөнья. Ә китап укырга, аны яратырга авыл китапханәчесе Суфия апа өйрәткәндер дип уйлыйм. Мин мәктәпкә барганда, аның китапханәсе ачык була иде инде. Ул үз эшен шулкадәр яратып, кызыклы итеп оештыра иде. Без, эреле-ваклы бала-чага, буш вакыт булса, китапханәдә җыела идек. Китапны кире биргәндә, ул бездән аның эчтәлеген сөйләтә иде.
Безнең авыл китапханәсен мәктәпкә күчерделәр. Минем кабинетка бик якын булганга, күзәтәм: авылдан китап укырга йөрүче сирәк, кайбер көннәрне бер кеше дә китап алырга килми. Хәзер компьютер заманы, интернетта бөтен кирәк һәм теләгән мәгълүмат бар, шул исәптән электрон китаплар да, ә басма китап - ул үткән заман, искелек калдыгы», - диючеләр дә очрый. Әмма андыйларга: «Әйе, сүз дә юк, компьютерны кабызып, үзеңә кирәк мәгълүматны интернет аша тиз генә табып алу бик җайлы. Әмма ул барыбер китапны алыштыра алмый. Тиз табылган, тиз онытыла», - дияр идем мин.
Моннан 17 еллар элек без язучы Ринат Мөхәммәдиев иҗатын үтә идек. Аның «Кенәри - читлек кошы» дигән әсәрен беркайдан да таба алмадык. Икенче көнне Данил исемле малаем сыйныфка кош тоткан кебек килеп керде, кулында - теге китап. «Гөлназ апа, мин кирәкле әсәрне география укытучысы Наҗия апалардан таптым һәм укып чыктым», - ди. Ничә еллар үтсә дә, мин аны онытмадым, үрнәк итеп укучыларыма да сөйлим. Шул малаем үзебезнең туган районыбызда тикшерүче булып эшли. Ә әти белән әнисе әле дә китапханәгә йөриләр, кайткан һәрбер китап белән танышып баралар.
Без бу проблемаларны ата-аналар җыелышында да кузгатабыз. Әгәр ата-аналар белән бергә бу эшкә тотынсак, ягъни балаларга һәр нәрсәнең үз вакытын белеп эшләргә өйрәтсәк, без күпмедер нәрсәләргә ирешә алырбыз дип уйлыйм. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», - диләр бит.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: