Шәһри Казан

Китмим, монда калам!..

Беркөн гаиләбез белән, кичке аш өстәле артында утырганда, кызу гына гәпләшеп алдык. «Тизрәк бу Россиядән китәсе иде. Туйдым. Балаларымның да монда үсүен теләмим», - ди иремнең энесе. «Ә мин чит илдә яши алмас идем», - дим мин моңа каршы. «Ә синең бит бер генә чит ил дә күргәнең юк. Анда...

Реклама

Океан күрдем дип мактана алмыйм анысы, әмма сагыну хисе миңа бик тә таныш. Затлы сарайлар, кыйммәтле машиналар, бай тормыш... Әгәр янымда гаиләм, әнием, туганнарым һәм дусларым булмаса, боларның берсе дә кирәк түгел миңа. Бәхет эзләп чит җирләргә китеп, якыннарын бер күрергә зар-интизар булып яшәүче милләттәшләребез азмыни?!.
Беренче курста укыган чак. Автобуста авылга, әни янына кайтып барыш. Ике ай туган якларда булган юк. Үтереп сагынылган, күңел, автобус алдыннан «йөгереп» кайтып, әллә кайчан әнинең бәлеше белән сыйлана инде. Шунда урыннарыбыз янәшә туры килгән кыз белән сөйләшеп киттек. Кызганыч, хәзер инде исеме дә истән чыккан. Шулай да аның сүзләре бүгенгедәй хәтердә, димәк, язмышы күңелгә тигән. Биш ел туган якларына кайтканы юк икән моның. Эшлим, вакыт юк, дип аңлатты ул моны. Туган авылында нигезе таркалган дияр идең, әти-әнисе дә исән-саулар икән. Алар турында да җылы итеп сөйләп алды. Юк-юкта әнисе Казанга килгәләп китә икән үзе. Ә менә әтисен шул гомердән бирле бер генә тапкыр күргән. Вокзалда да нәкъ менә ул каршы алды кызын. Баласын кочагына алганда күз яшьләре бәреп чыкты ата кешенең. Сагынган.
360 чакрым гына юл узар өчен вакыт тапмаслык җитди сәбәпләре дә булгандыр бәлки. Ул вакытта үзем дә сораша белмәгәнмен, юлдашым да артык «чишелмәде». Һәрхәлдә, озынрак яллар булган саен, авылга кайтып китәргә ашкынган, якын районнарда яшәүче дус кызлар ял көннәрендә өйләренә кайтып киткәндә, сагынудан елап шешенеп беткән беренче курс студенты өчен бик тә сәер тоелган инде бу.
Сагыну димәктән. Хәзерге вакытта әнием Азнакай районында яшәсә дә, тумышым белән мин Башкортстаннан. Ел саен шунда кайтып килергә тырышабыз. Быел да гаиләм белән кендек каны тамган нигезгә кайттык. Сагындырган. Әти егет чакта ук утырткан алмагачлар, бакча артлары, әбием төшләргә кереп җәфалый хәтта. Машина авылга килеп керү белән үк бугазга төер тыгыла, күзне яшь элпәсе каплый. Барысы да - авыл янәшәсендәге таулар да, бакча башларыннан ук ага торган Ык елгасы да, яшүсмер чакта идәнен шактый таптаган мәдәният йорты да, әрәмәлек тә үз урынында. Тик әти дә, әби-бабай да, нигезне карап-тәрбияләп торучы апа да арабызда юк шул инде. Күңелне әйтеп-аңлатып бетермәслек моңсулык биләп ала. Авыл урамнары да кечерәеп калган төсле. Югыйсә зур-зур йортлар да калкып чыккан, тормыш шул бер көенә дәвам итә. Әби белән бабай яшәгән йорт капкасын ачып керәбез. Хуҗа кулы тимәгәнлеге әллә кайдан сизелеп тора. Мал-туар, кош-корт авазыннан «гөж» килеп торган абзар, каралты-куралар ятимләнеп калган. Минем төшләремә кереп җәфалаган, бала чакта дусларымны җир йөзендәге иң тәмле алмалары белән сыйлаган алмагачларым да корып беткән. Йорт эчендә дә үзгәрешләр икән. Һәр почмагы, һәр бүрәнәсе таныш өй кечерәеп, салкынланып калган. Күңелсез. Әбинең иртә таңнан ук пешереп, хуш исләре белән безнең борынны кытыклап уяткан тәмле ашларын бер генә авыз итәсе иде... Күңелләрне айкап-актарып ата торган сагыну хисе менә шул буладыр инде ул.
Чит ил, дим, кайвакыт Азнакай да океан артында кебек тоела миңа. Казанда бер генә якын туганым да юк. Ярый әле дусларым, мине гаиләләренә бик тә җылы кабул иткән иремнең туганнары бар. Әмма кайвакытларда рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга, көзге елак көннәрдә йөгереп кенә кунакка барып килергә якын туганым җитми. Югыйсә Казан белән Азнакай арасы 360 чакрым гына. Ә монда аралары мең чакрымнар белән исәпләнә торган чит ил турында сүз бара. Ю-ю-ю-к, сагынып, юксынып үләм бит мин анда!..

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: