Шәһри Казан

Әкият сөйлим, кызым, тыңла...

Әкият - бала тәрбияләүдә иң уңайлы һәм отышлы чараларның берсе. Әкияткә чын күңеленнән ышанган бала андагы геройлар кебек булырга омтыла, аларга соклана яки кызгана, үзе дә сизмәстән, әкияткә салынган әхлак нормаларын үзләштерә.

Бу исә аңа киләчәк тормышының моделен төзергә, ягъни җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә, әкиятнең дөрес сайлануы, аның тәрбияви яктан уңышлы булуы мөһим.
Шунысына да игътибар итәргә кирәк: моннан утыз-кырык еллап элек әби-бабайлар яратып укыган кайбер әкиятләр заман баласы өчен бик үк кызык һәм аңлаешлы булмаска да мөмкин. Бер төр әкиятләр нәниләр өчен артык агрессив булып, аларда курку хисләре уята ала. Кайберләрендә көч куллану, яман гадәтләр дә урын алган. 2010 елның декабрендә Дәүләт Думасы кабул иткән «Балаларны аларның сәламәтлекләренә һәм үсешләренә зыян китерә торган мәгълүматтан саклау турында»гы закон беренче чиратта шуны күздә тота. Бу закон нигезендә, нәниләр өчен чыккан продукциягә цензура кертү каралды. Әлбәттә, дәүләтнең балалар турында кайгыртуы - бик күңелле күренеш. Әмма кайбер очракларда арттырып җибәрүләр дә бар. Мәсәлән, күп заманнар буена иң яратып каралган мультфильмнардан «Ну, погоди!»ны яки «Крокодил Гена белән Чебурашка» турындагы әкиятне төп геройлар тәмәке тарткан өчен генә тыюны бик үк аңлап бетереп булмый. Әйе, килешәм, начар гадәт. Әмма бала, беркатлы һәм никадәр генә самими булса да, тәмәке тартуның начар икәнлеген аңлый. Шуңа күрә ул гадәткә иярми. Бу урында үзләре тәмәке тартучы әти-әниләр борчылсын иде. Менә алардан күреп, балалары начар гадәткә иярергә мөмкин: «Әни тарта, димәк, ярый» (ярый гына түгел, хәтта «тиеш» тә, чөнки нәниләр өчен әти-әни иң зур авторитет, үрнәк). Ә мультфильмны бергәләп карарга, балага аңлатып барырга да мөмкин.
Гомумән алганда, әкият, мультфильмнарның бала тәрбияләүдә роле бик зур. Тикмәгә генә психологиядә «әкият терапиясе» дигән төшенчә яшәми. Әби-бабаларыбыз да гасырлар буена яшь буынны халкыбызның иң матур әкиятләре, мәкаль һәм әйтемнәре, риваять һәм җырлары белән тәрбияләгән. Әкият ярдәмендә баланың сөйләмен баетырга, туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә, рухын сәламәтләндерергә, тискәре гадәтләрдән арындырырга, гомумән, тормышны аңларга ярдәм итәргә мөмкин. Психологлар баланың кайбер проблемаларын хәл итү өчен шул вазгыятькә туры килгән әкиятләрне файдаланырга тәкъдим итәләр. Мәсәлән, нәни малай беренче тапкыр мәктәпкә барыр алдыннан аның куркуларын юкка чыгарырга ярдәм итә алырлык әкият укырга яисә үз кыяфәтеннән кимчелекләр тапкан кызны төп герой үзенең проблемаларын хәл итү белән тәмамланган әкият белән (мәсәлән, «Шыксыз үрдәк баласы») таныштырырга кирәк. Бала үзен шул герой урынына куеп караса, тормышында туган хәлләрдән чыгу юлына да тизрәк төшенер, дөрес юлны үзе эзләп табар. Ул, һичшиксез, тәвәккәл, үз-үзенә ышанган кеше булып үсәчәк.
Ә крокодил Гена яки бүре турындагы әкиятләргә килсәк, моннан соң балалар аларны бөтенләй күрә алмас дип булмый. Бу мультфильмнарны төнге сәгать 11дән соң күрсәтәчәкләр (әгәр балагыз «ябалак» булса, һичшиксез, яраткан мультфильмнарын карый алачак). Мәсьәләне хәл итүнең икенче бер юлы буларак, алардагы кайбер фрагментларны төшереп калдыруны тәкъдим итүчеләр дә бар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: