Шәһри Казан

КҮН – ЙӨЗЬЯШӘРЛӘР АВЫЛЫ

Без, Кавказ халыклары, японнар озын гомерле, дип уйларга күнеккәнбез. Баксаң, туган авылым Күн дә йөзьяшәрләр авылы икән бит... Сүземне әнием ягыннан бабам, Ахунның әтисе Мөрәс улы Әхмәтҗан бабайдан башлыйм, чөнки мин белгән йөзьяшәрләр арасында ул иң өлкәне, 1830 елда урта хәлле крестьян гаиләсендә туа ул. Гомер буе игенчелек, терлекчелек, умартачылык...

Реклама

Без, Кавказ халыклары, японнар озын гомерле, дип уйларга күнеккәнбез. Баксаң, туган авылым Күн дә йөзьяшәрләр авылы икән бит...
Сүземне әнием ягыннан бабам, Ахунның әтисе Мөрәс улы Әхмәтҗан бабайдан башлыйм, чөнки мин белгән йөзьяшәрләр арасында ул иң өлкәне, 1830 елда урта хәлле крестьян гаиләсендә туа ул. Гомер буе игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә. Беренче хатыныннан җиде баласы булып, барысын да исән-сау итеп үстерә, заманына күрә белем бирә, тормыш итү өчен кирәк булган шөгыльләргә өйрәтә. Гомеренең соңгы елларын төпчек улы Шәвәли гаиләсендә сукыр килеш, әмма үз акылында, нык хәтерле булып яши. 103 яшендә 1933 елда вафат була.
Галия Мөхәммәтгариф кызы Зарипова архивында түбәндәге язма саклана: «Әнинең бабасы Ибраһим 114 яшьтә үлә. Беренче хатыныннан Әхмәтгали, Исмәгыйль исемле уллары, Саҗидә, Латыйфа, Җәмилә исемле кызлары була. Хатыны үлгәч, 75 яшьтә 25 яшьлек яшь хатынга өйләнә. Фатыйма үзе белән Насыйбулла исемле бер ир бала ияртеп алып килә. Яшь хатын тагын өч бала табып, Ибраһим бабай белән аларны тәрбияләп үстерәләр.
Инде үзем күреп белгән, аз гына булса да аралашкан йөзьяшәрләре дә шактый.
Нәфисә - Песнәк әби (Без аны яратып, шулай кушамат белән атап йөртә идек.) Ул 1871 елда туган. 13 бала тапкан. Әмма шулардан Гаишә һәм Хәдичә исемле кызлары гына исән-имин үсеп җитеп, тормышка чыгып, балалар үстерү бәхетенә ирешәләр. Нәфисә әби колхозда төрле эшләрдә эшли. Аның намуслы һәм уңганлыгын исәпкә алып, соңыннан аңа ипи салуны ышанып тапшыралар. Нәфисә әби биш вакыт намаз укучы, җор телле, уен-көлке яратучы, җыйнак, әмма хәрәкәтчән карчык иде. Әле 100 яше тулгач та, оныклары Гыйльфан белән Рәүфкә (иртәнге сәгать алтыда торып) тракторны ничек кабызырга кирәклеген «өйрәтеп» торганы бүгенгедәй күз алдымда. Авылдашым тагын шунысы белән дә үзенчәлекле: 100 яшь тулгач, аңа яңа тешләр чыкты. Әмма алар ризык ашарга яраксыз - «сөт тешләре» иде. Аның уникальлеге моның белән генә бетми әле... Оныгы Гөлфирә сөйләвенчә, әби сирәк авырый. Авырып китсә, Тегермән чишмәсеннән су алып мендереп дәвалана иде.
Инде сүзем Зөлкәгъдә әби Хафиз (Татарстанның халык артисты Айдар Хафизның әнисе) турында. Зөлкәгъдә әби 1901 елда туа. Әтисе Хәмидулла бабай алдынгы карашлы кеше була. Кызын 7 яшьтән 15 яшькә кадәр абыстайда укыта. Тырыш кыз дин нигезләрен тирәнтен үзләштерә. Гомере буе намаз укый, ураза тота, Коръән укудан аерылмый. Колхозда төрле эшләрдә эшләү белән бергә, оста тукучы-сугучы да була (үзенә һәм туганнарына бирнә малын һәм кием-салым, сөлге-тастымаллар суккан). Әле 100 яше тулып килгәндә дә ул оныкчыкларын карарга булышып, йон эрләп, бәйләү бәйләп утыра иде. Ул, 104 ел яшәп, бакыйлыкка күчте. Зөлкәгъдә әбиебезнең иң игелекле гамәлләреннән берсе - вафат булган авылдашларын 30 ел буе (атеизм чәчәк аткан чор бит!) юып-пакьләп соңгы юлга озатучы һәм Коръән укучылардан булуы.
«Йөзлек»не моннан 5 ел элек үк «ваклый» башлаган Күндә туып, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Халидә Ибраһимова (нигез күршем) турында язмасам, күңелем тыныч булмас. I төркем инвалид булуына карамастан, бик хәрәкәтчән, аралашучан, оптимист, тормышның тәмен белеп яшәүче олы яшьтәге горур ханым. Халидә апаның сөйләве буенча, әнисе Рабига апа Казан кызы була.
Халидә апаның хәтере искитмәле яхшы. Ул һәр нәрсәне бөтен нечкәлекләре белән сөйли, яттан белә.
Бүгенге көндә игелекле гомерләренең 10 нчы дистәсенә якынлашып килүче авылдашларымның берсе - Маһинур апа Гайнетдинова. Ул 1915 елгы, 5 яшьтә әтисез кала. Әнисе карт буганлыктан, бөтен өй эшләрен һәм йон эрләү, сугу кебек эшләрне дә яшь кызга башкарырга туры килә. Колхозда урак ура, көлтә җыя, нинди эш туры килсә - шуны башкара. Ире Каюм абый белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Кафия апа Исмәгыйлева 1917 елда туган. Ул да кечкенәдән эшкә хирыс була, яшьтәшләре белән авыл мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлый. Килен бирнәсен үзе әзерли: чаршау-кашага, сөлге-тастымал кебек әйберләрне сугу станында суга. Җор телле, өлгер, тырыш Кафияне бригадир итеп куялар. Җан сөйгәне Хисам Исмәгыйлевкә кияүгә чыга. Киләчәк турында татлы хыяллар, ялкынлы яшьлек белән дөрләп торган тормыш 7 ай гына дәвам итә. Сугыш... Хисам абый сөеклесен калдырып яу кырына Ватанны сакларга китә. Кафия апа үзе өчен дә, фронтка киткән хәләле өчен дә эшләргә тиеш була. Аны колхозның агрономы итеп куялар. Авылда калган хатын-кыз, гарип-гораба, бала-чага, карт-коры тыл хезмәтенең бөтен авырлыгын үз өсләренә алган бер чорда Кафия апа һәм аның кебек дистәләрчә авылдашларым үзләренең шәхси мисаллары - хезмәтләре белән әйдәп баручылар, үрнәк кешеләр булалар. Каты яраланган Хисам абый авылга кайтып төшә. Шатлыкның чиге булмый... Бер-бер артлы Рузилә, Сәгадәт, Рәшидә, Ринат, Касыйм, Рәхилә туа. Бөтен балалары да урнашкан: башлы-күзле. 6 бала тәрбияләп үстергән Кафия апаның 14 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Хәзерге көндә Кафия апа улы Касыйм һәм оныгы Алмаз гаиләсендә авылда яши. Кафия апа авылыбызның бик абруйлы кешесе. Бер күзе күрмәүгә карамастан, ул бик белекле аш-су остасы һәм иң саваплы эшләрнең берсе - вафат булган авылдашларын пакьләп соңгы юлга озатучы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: