Шәһри Казан

Көндәлектә – сугыш хакыйкате

Бу айларда Аксакаллар шурасы әгъзалары кулдан-кулга күчереп йөртеп бер китап укыды. Чират җиткәч, миңа да эләкте бу затлы басма. Казанда «Сүз» нәшрияты бастырган «Артиллерист офицер көндәлегеннән» дигән, рәсемнәр белән бизәлгән, татар, рус һәм инглиз телләрендәге бу китап 300 битле. Хәер, хикмәте аның дөньяга өч телдә таратылуында гына түгел, ә эчтәлегендә....

Реклама

Бу айларда Аксакаллар шурасы әгъзалары кулдан-кулга күчереп йөртеп бер китап укыды. Чират җиткәч, миңа да эләкте бу затлы басма. Казанда «Сүз» нәшрияты бастырган «Артиллерист офицер көндәлегеннән» дигән, рәсемнәр белән бизәлгән, татар, рус һәм инглиз телләрендәге бу китап 300 битле. Хәер, хикмәте аның дөньяга өч телдә таратылуында гына түгел, ә эчтәлегендә. Анда 21-22 яшьлек офицерның сугыш һәм тыныч тормыш турындагы уй-фикерләре дә, аның саф мәхәббәте дә, дөньяга карашы да урын алган. Сугышның башыннан ахырына кадәр ут эчендә булган ул.
Шамил Ясәви улы Мәҗитов, илен сакларга дип, 17 яшьтә үз теләге белән, Пенза артиллерия училищесына укырга керә. Офицер булып, сугышның азагына хәтле фронтның алгы сызыгында була. Җиңү көненнән соң да әле 250 көн буе Германиядә кала. Аларның дивизиясе илгә 1946 елның яз башында гына кайта.
Сугыш вакытында көндәлек алып барырга мөмкинлеге булмый, билгеле. ул аны 1946 ел башында Германиядә яза.
Хәрби хезмәттән соң ул Казанда юридик институтны тәмамлый. Сөеклесе Рауза Кадыйр кызы Дәүликамова белән студент чагында танышып өйләнешәләр. Берсеннән-берсе чибәр, акыллы өч кыз бала үстерәләр. Кызганыч, Шамилнең гомере иртә өзелә. Ул сугышта алган яраларыннан 1967 елда вафат була.
Ире үлгәннән соң, Рауза ханым балаларын чын кешеләр итеп тормыш юлына бастырган. Шамил белән Раузаның кызлары, әниләре - профессор-галимә кебек, шулай ук зур галимнәр инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: