Шәһри Казан

Күнеккән кулда һөнәр бар

Ул чибәрлек конкурсларында да җиңү яуламаган, танылган актриса да түгел, ә нигә генә тотынса да, шулардан матурлык тудыручы гап-гади бер укытучы, татар хатын-кызы.

Сүзем Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә, өстәмә белем бирү педагогы буларак, балаларга тегү, бәйләү, сәй­лән тезү, аппликация ясау кебек төрле кул эшләнмәләре ясарга һәм бию серләренә өйрәтүче Раъно Исам кызы Шәепова турында.
Раъно ханым тегүче һөнәрен үзе туып үскән төбәктә - Үзбәкстандагы Ташкент өлкәсенең Бекабад шәһәрендә 20 нче һөнәри-техник училищеда үзләш­тергән. Уку йортын 4 нче разрядлы тегүче буларак тәмамлый ул. Тегүчелек сәләте Раъно ханымда нә­сел­дән - бабасыннан ки­лә­дер. Узган гасыр башларында Олы Кибәхуҗа авылында гомер иткән Хә­бибулла бабасы тирә-якта оста тегүче булган. Авылдан авылга, йорттан йортка кереп тегү теккән ул. Язмыш аларны гаиләләре белән бабасы яшәгән тө­бәккә кайтара да инде. Шәеповлар Олы Кибәхуҗа авылына туганнары чакыруы буенча кайтып төп­ләнәләр. Билгеле, яшь гаиләгә йорт сатып алуы, яңа җирдә урнашып, тернәкләнеп, авыл халкы белән аралашып китүе җиңел булмагандыр. Шушы еллар эчендә алар абзар-кура төзеп куйганнар, яңа йорт җиткерә башлаганнар. Балалары - Зиннур белән Зарина кул арасына кергән, әти-әниләренең нык­лы ярдәмчеләренә әверелгән. Әти-әниләреннән аермалы буларак, татар телен дә яхшы беләләр. Раъно ханымның җәмәгате Идрис - балта остасы. «Кулыннан кил­мәгән бер генә эш тә юк», - ди аның турында ки­бәхуҗалылар. Аеруча ташчы буларак оста ди. Сала башлаган өйләренең стенасын берүзе өеп чыккан. Әлбәттә, аңа бу эштә Раъно ханым белән балалары булышкан.
Раъно ханым, Үз­бәкстанда яшәгәндә тегүче буларак, башта ательеда хезмәт куйса, соңрак, ателье ябылу сәбәп­ле, өйдә генә тегә. Олы Кибәхуҗага кайткач та төбәгебез халкын үзенең килешле итеп тегелгән матур күлмәкләре, чалбарлары, концерт костюмнары белән сөендерә ул. Кирәк чакта киелгән киемнәрне рәтләп, яңартып та җибәрә. Тегү эшләренә генә түгел, башка төр кул эшләренә дә һәвәслеген белеп, Раъно ханымны Кече Кибәхуҗа урта мәктәбенә эшкә чакыралар. Тегүчелекне генә түгел, беркадәр вакытка мәк­тәпне дә ташлап торырга туры килә аңа. Беренче очракта заказлар бетсә, икенчесендә - мәктәптә штатлар кыскару белән бәйле. Сүз уңаеннан, аның, кул эшләре бәйгесендә беренче урын яулаучы буларак, 2007 елда Теләче Сабан туенда бүләк­ләнүен дә әйтеп үтик.
Тырыш, намуслы хез­мәт­нең нәтиҗәсе дә озак көт­термәде. Узган ел Кече Кибәхуҗа урта мәктәбе, «Дәрес­ләрдән соңгы мәк­тәп» номинациясендә җиңү яулап, 180 мең сумлык грантка ия булды. Әлбәттә, әлеге зур җиңүдә Раъно ханымның өлеше биниһая зур. Бу суммага мәктәпкә тегү машиналары алу, дөресрәге, тегү сыйныфы булдыру каралган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: