Шәһри Казан

Кореяда һаман пыскый сугышның кисәүләре

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганга тиздән җитмеш ел була. Шушы җитмеш елның соңгы берничә дистәсендә кемнең җиңүче, кемнең җиңелүче икәнен дә аермачык әйтеп бирә алмаган күпме буын үсеп җиткән. Сугышның яралары азмы-күпме төзәлгән, җиңүче дәүләт үзе дә тарих битләрендә генә калган бер чорда, кырык бишнең язында кисәкләргә бүлгәләнгән, соңрак таш диварлар...

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганга тиздән җитмеш ел була. Шушы җитмеш елның соңгы берничә дистәсендә кемнең җиңүче, кемнең җиңелүче икәнен дә аермачык әйтеп бирә алмаган күпме буын үсеп җиткән. Сугышның яралары азмы-күпме төзәлгән, җиңүче дәүләт үзе дә тарих битләрендә генә калган бер чорда, кырык бишнең язында кисәкләргә бүлгәләнгән, соңрак таш диварлар белән аерып куелган Германия бүген кабат чәчәк ата. Аны бербөтен итүдә зур көч куйган М.Горбачев та тарихның узган гасыры битләрендә калды, аңа «Лондон һәм Көнбатыш Европа Германиянең берләшүен теләми» дип мөрәҗәгать иткән М.Тэтчер да бакыйлыкка күчте. Бүгенге дөнья картасына күз салсаң, берни дә булмаган кебек.
Европа элеккеге хәлендә калса да, дөньяның икенче бер читендә җиде дистә ел узгач та сугыш кисәүләре пыскып ята. Әлеге җир - Корея ярымутравы.
Җитмеш еллык «вакытлыча» зоналар
Бу ярымутрауда бүгенге көндә якага яка килеп сугышу бармаса да, ул формаль рәвештә сугыш хәлендә дип исәпләнә, чөнки узган гасыр урталарында көньяк белән төньяк арасындагы хәрби бәрелеш үзара килешү белән генә тәмамланган, ә тынычлык солыхы төзелмәгән. Уйлап карасаң, искитмәле. Япониянең колониясе булган Кореяның икенче бөтендөнья сугышына бернинди катнашы юк диярлек, ә аның бүленүенә нәкъ менә шул сугыш сәбәпче һәм ул бүген дә узган гасырда диварлар белән бүленгән Германия хәлендә. 1945 елда Квантун армиясен себереп түккән СССР аның Төньяк өлешен азат итә, союздашлар килешүе буенча, һәр ике якта японнарның капитуляциясен кабул итү зоналары булдырыла. Бераз соңрак Кореяның көньягына АКШ гаскәрләре аяк баса. Шуннан бирле бер үк ата-бабадан булган халык ике зонага бүленеп яши.
Кореялар берләшмәкче, АКШ каршы килмәсә
Ул чакта «вакытлыча» гына ике өлешкә бүленү җитмеш елга сузылыр дип берәү дә уйлап карамагандыр. Җан тартмаса да, кан тарта, ике як та берничә тапкыр берләшергә омтылыш ясап карый. 1972 елда Төньяк белән Көньяк тарафыннан күмәк килешү имзалана. Пхеньян ике якның берләшүен конфедерация төзүдә күрә (Конфедератив Демократик Республика) - бер милләт, бер дәүләт, ике система, ике хөкүмәт. 1991 елда үзара ярдәмләшү һәм һөҗүм итешмәү турында Килешү төзелә. 2000 елда ике дәүләтнең саммиты үткәрелә. Анда кабул ителгән декларацияне ике як та бүген берләшү өчен төп нигезләмә буларак карый.
Узган атнада Төньяк Корея хөкүмәте үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту буенча хәлиткеч адымнарга барырга әзер булуын белдерде. Ким Чен Ын җитәкләгән Дәүләт оборона комитеты белдерүеннән күренгәнчә, Пхеньян Сеулны дуслашу һәм хезмәттәшлек өчен уңай мохит булдырырга чакыра. Төньяк Корея гыйнвар ахырыннан шул юнәлештә эш башларга тәкъдим итте.
Көньяк Корея хөкүмәте үз чиратында 1950-53 еллардагы сугыш нәтиҗәсендә элемтәләрне югалтырга мәҗбүр булган гаиләләрне күрештерергә дигән тәкъдим белән чыкты. Шул ук вакытта Корея Республикасы президенты Пак Кын Хе КНДР җитәкчесе Ким Чен Ын белән күрешергә әзер булуын белдергән иде.
Хәлләр алга таба да шулай дәвам итсә, ике Кореяның берләшүен дә күрә алырбыз кебек тоела. Әмма христианнар: «Шулай кебек тоелса, чукынып ал», - диләр, мондый берләшү тиз генә булырмы? Әлегә хәтле берләшә алмаганнар икән, димәк, кемгәдер бу кулай. Үз вакытында ике Германиянең берләшүен теләмәгән Тимер Леди - Тэтчерның хаклы булуын бүген күпләр аңлыйдыр. Европа союзының әйдаманы булган Германиянең көннән-көн хәлләнә барганын АКШ та күрә. Ә аңа «ракеталар җибәрәм» дип кисәткәләп торган ябык, тоталитар режимлы Төньяк Кореяга көньягын да бүләк итү нигә кирәк? Бер дә шикләнмәсә, Вашингтон Көньяк Кореяда 28 меңлек гаскәр тотмас һәм әледән-әле өйрәнүләр үткәрмәс иде. Чираттагы өйрәнүләрне Сеул белән Вашингтон февраль аенда башлап җибәрергә планлаштыра. Билгеле, Пхеньян АКШ җитәкчелеген тәнкыйтьләп чыкты, әлеге өйрәнүләр ике Корея арасында элемтәләрне яхшыртырга комачаулый, дип белдерде.
Көньяк Кореяның бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләве «җиңел холыклы» хатын-кызны хәтерләтә. Шундыйларны ярата инде океан арты агае...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: