Шәһри Казан

Корылык тоткынлыгыннан котылу кирәк

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява, дигән Тукаебыз үз чорында. Соңгы елларда исә Табигать-ана үзенең кодрәтен күрсәтеп, гел сыный килә. Бер тамчы яңгырсыз үткән җәйләр ниндидер бер сагаю булып күңелгә кереп урнашты.

«Корылыктан бәйлелек, чарасызлык психологиясеннән котылырга вакыт», - дип башлады сүзен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Россельхозцентр»ның елга йомгак ясау киңәшмәсендә. Үзәкнең Татарстан филиалы, Россия буенча иң яхшылар рәтендә булып, беренче өчлеккә керә. Алар орлыкчылык һәм үсемлекләрне саклау юнәлешендә гаять киң колачлы эш алып баралар. Министр белдергәнчә, аларның фикерләренә колак салып, кулга-кул тотынып эшләгәндә, табигатьтән артык бәйле булмыйча да уңышларга ирешергә мөмкин. Ләкин күп очракта бердәмлек җитмәү күзәтелә. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстандагы филиалы җитәкчесе Таһир Һадиевның чыгышыннан күренгәнчә, Татарстанда 60 процентка хәтле начар сыйфаттагы орлык кулланыла, узган елның көзендә 16,7 мең га җиргә тикшерелмәгән орлык чәчелгән. Инде язгы чәчү вакыты якынлаша, бүгенге көндә орлыкларның 15 проценты гына тикшерелгән. Үзебезнең Татарстаныбызда өч махсус орлык әзерләү заводы бар, димәк, югары сыйфатлы орлыкка кытлык булырга тиеш түгел. Соңгы елларда бәрәңгенең уңышы нык кимегән. Кайчандыр бер гектардан 300 центнерга хәтле уңыш алынган булса, узган ел ул гектарыннан 60-80 центнер булган. Моның сәбәбе туфрактагы, бәрәңгедәге авыруларның киң таралуында. Бәрәңгене аерым хуҗалыклар да үстерә, югарыда әйтелгән сәбәпләр аларның кесәсенә дә суга дигән сүз. Таһир Һадиев үзенең чыгышында бу турыда да искәртте һәм шәхси бакчаларны да исәпкә алып, бәрәңге басуларына аудит үткәрергә тәкъдим итте. Яхшы уңыш өчен югары сыйфатлы орлык бик мөһим булган кебек, аны һәртөрле авырулардан, бөҗәкләрдән саклап үстерү дә кирәк. Татарстанда 3.4 млн чәчүлек җирләр булса, узган ел шуның 24 проценты гына корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән.
«Һәр яңа идея, технология аерым кешеләр, белгечләр, җитәкчеләр белән гамәлгә ашырыла, - диде үзенең чыгышында Таһир Һадиев. - Барлык дәрәҗәләрдә - агрономнан башлап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгына кадәр - җаваплылык булса гына, югары уңыш алып була».

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: