Шәһри Казан

Күп яшисе калмады...

Бөек Ватан сугышының тыл хезмәткәрләре артыннан сугыш чоры балалары буыны да картаеп килә. Алар да шул еллардагы ачлык-ялангачлыкны, сугыш авырлыкларын өлкәннәр белән бергә кичерделәр. Аларны Совет власте елларында да күрмәделәр, әтиләре сугыштан кайтмаган балаларга бер истәлек тамгасы да, бер чәчәк тә бүләк итмәделәр, искә төшермәделәр.

Реклама

Әтисе, әнисе, апасы, абыйсы белән бергә Җиңү көнен якынайткан сугыш чоры баласына игътибар кайчан булыр икән? Аларның күбесе бакый дөньяга күчеп бара инде. Югарыда утыручы җитәкчеләр соңга калмадымы? Алар сезгә рәнҗеп китәләр. Сугыш чоры балалары, яшь булуларына карамастан, бөтен ил буенча сугыш еллары яраларын күтәрделәр. Өлкәннәр белән бергә 9-13 яшьлек балалар фашизмны җиңүгә үзләреннән өлеш керткәннәр. Бу турыда тарихта, китапларда язылган. Сугыш чоры балаларының балачакларын, хезмәтләрен оныту дәүләт ягыннан битарафлык күрсәтү дип атала.
1941 елның 22 июнь иртәсендә кинәт олыгаеп, тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган сабыйларның тормыш университетлары тарих битләренә инде күптән алтын хәрефләр белән язылып куелырга тиеш иде. Сугыш чоры балаларына беркайда да һәйкәл дә юк. Россиядә кеше кадере булмады да, булачагы да юк. Соң булса да, уң булсын дигәндәй, сугыш чоры балалары истәлегенә дигән урам барлыкка килсә дә, без бик рәхмәтле булыр идек. Бу яшь буынга кирәк. Әле күп гаиләләрдә сугыш фотосурәтләре саклана. Аларны җыеп алып, Күчмә күргәзмә фонды булдырып, мәктәптән мәктәпкә күчереп, мәктәп укучыларына күрсәтергә иде. Бу патриотизм эше дип аталыр иде.
Сугыш чоры балалары турында мин документаль повесть язарга булдым. Чөнки бу темага бер язучы да, журналист та, тарихчы да алынырга теләмәде. Б.Ельцин чорында Бөек Ватан сугышы тарихы темасын шарлатаннар бозып яза башладылар. Кем ничек теләсә, сугыш чоры темасын шулай төрле якка борды.
Китап «Тормышның соңгы кыңгыравы» дип атала. Кремльдә урнашкан Бөек Ватан сугышы музеенда «Мәңге яшисе килә» клубы-2» әгъзаларына китап тәкъдим ителде. Бу клубка сугыш чоры балалары йөри. Бу чор кешеләренең хезмәт батырлыгын, ватанга чиксез мәхәббәтен берни белән дә чагыштырып булмый.
Республиканың ветераннар оешмасы - сан ягыннан иң зур, дәрәҗәсе ягыннан иң абруйлы оешмаларның берсе. Аның сафларындагылар һәммәсе яшьлегендә яшьнәп яшәгән, корбаннар саны буенча да, масштабы буенча да тиңдәшсез Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган, тыныч тормышта фидакарь хезмәт итеп, республиканың бүгенге шикелле байлыгы һәм ил, дөнья күләмендә дәрәҗәсе артсын өчен зур көч куйган, сәламәтлеген биргән хөрмәтле һәм кайгыртуга, һәм яклауга лаек кешеләр.
Бер акыл иясе әйткәнчә, картаю - сәнгатьнең асылы ул. Яшьләргә киртә түгел, ә таяныч, битарафлык күрсәтүче түгел, ә аңлаучы һәм кирәк вакытта ярдәм итүче була өлкәннәр.
Шөкер, аларның бик күбесе әле дә актив тормыш белән яши: бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, өйдә онык һәм оныкчыкларын тәрбияләргә булыша, әле шуның өстенә җәмәгать эше белән дә шөгыльләнә. Әмма ТКХ пенсионерларны кычкыртып талый. Әгәр пенсионер 6 мең сум пенсия ала икән, шуның 4-5 меңе счет-фактура түләргә китә.
Бүтән өлкәләрдә, әйтик, Кострома, Ульяновск, Свердловск өлкәләрендә сугыш чоры балаларына социаль ярдәм күрсәтәләр. Без, нефть өстендә утырып та, бер ярдәм күрмибез. Шунысы кызганыч, күп яшисе калмады. Бик тә жәл.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: