Шәһри Казан

Күпсенергә кирәкми

«Шәһри Казан»ның 2012 ел, 27 март (№35) санында Нурислам Морадимовның «Фикеремне ишетсәләр иде» дигән язмасы миндә борчылу тудырды.

Аныңча, Ирек мәйданында урнашкан Зур концерт залы, М.Горький урамындагы С.Сәйдәшев музее һәм Совет мәйданындагы С.Сәйдәшев исемендәге мәдәният үзәге концертлар һәм башка төрле кичәләр үткәрәләр. Халык, бигрәк тә пенсия яшендәгеләр, кичәләргә барганда, кайсы кая урнашкан соң, дип буталып бетәләр ди. Шуның өчен, Зур концерт залына мәшһүр композитор Нәҗип Җиһанов исеме бирелсә, халык каршы килмәс иде, дип яза ул. Аның язмасы буенча да аңлашыла, бу учреждениеләрнең үз адреслары бар. Аларның исемнәре дә төрлечә: Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы, «Сәйдәш» мәдәният үзәге, Салих Сәйдәшев музее. Теләгән кеше аларны бик җиңел таба ала. С.Сәйдәшев исеме бирелгән мәдәният учакларын күпсенергә кирәкми. Нурислам Морадимов белмиме икән әллә Казан консерваториясе Нәҗип Җиһанов исемен йөрткәнне? Аның музее юк икән, моңа Мәдәният министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте җаваплы.
Мәшһүр композитор С.Сәйдәшев көйләренә язылган җырлар күңелне күтәрә, җанга дәрт бирә. Аның «Кызыл армия (башта ул шулай аталган) маршы» ни тора! Сәйдәшевкә бу маршын башкарганнан соң, ул замандагы хәрби комиссар К.Е.Ворошилов исемле сәгать бүләк итә.
С.Сәйдәшевнең Н.Сакаев үлеменә язган матәм маршы күңелләрнең иң тирән җирләренә үтеп керә. Андый матәм маршы беркайда да юк. Ул аны бер төндә, Сакаевны җирләр көнгә язып өлгерә. Композитор С.Сәйдәшев, атаклы драматург К.Тинчурин белән, музыкаль драмага нигез сала.
Салих Сәйдәшев 50гә якын драмага көйләр язган. Драмадагы җырларга, арияләргә язган көйләре опералар биеклегендә эшләнгән. Кызганычка, күп көйләре инде югалган. К.Тинчурин иҗат иткән «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасы (музыкасы С.Сәйдәшевнеке) хәзер дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара. Салих Сәйдәшев исемен без күпсенергә тиеш түгел. Әле безнең халык, җәмгыять аның алдында зур җаваплы. С.Сәйдәшевнең музей-фатиры иске кечкенә бинада урнашкан. Аны киңәйтергә, ремонтларга яисә яңа бина төзергә кирәк.
Солтан Габәши, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин, Александр Ключарев кебек күренекле композиторларга да музейлар кирәк. Алар музыка сәнгате хәзинәсенә кергән халыкчан һәм классик әсәрләр иҗат иткәннәр бит.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: