Шәһри Казан

КУБРАТ ХАН

Болгар-татар халкы дәүләтенә нигез ташын салучы Кубрат хан. Л.Н. Гумилев. «Безнең эраның беренче гасырларында төрки каханлыгы эчке сугышлар аркасында ике зур өлешкә бүленә. Төркиләрнең бер өлеше Кытай империясе канаты астына сыена, икенче өлеше, олау-кибетләрен, хатын-кызларын югалта-югалта, яу-орышлар аша көнбатышка таба юл яра һәм 155-158 елларда Җаек-Идел елгалары арасындагы далага чыгып,...

Реклама

Болгар-татар халкы дәүләтенә нигез ташын салучы Кубрат хан.
Л.Н. Гумилев.

«Безнең эраның беренче гасырларында төрки каханлыгы эчке сугышлар аркасында ике зур өлешкә бүленә. Төркиләрнең бер өлеше Кытай империясе канаты астына сыена, икенче өлеше, олау-кибетләрен, хатын-кызларын югалта-югалта, яу-орышлар аша көнбатышка таба юл яра һәм 155-158 елларда Җаек-Идел елгалары арасындагы далага чыгып, биредәге сармат һәм фин-угор кабиләләре белән кушылып, гуннарга әверелә. Көн күрүгә вә җайлашуга 200 еллар үткәч, аларны (Азия хуннарыннан аерып) гуннар дип атыйлар. Чынында исә монда алар куәтле көчкә әверелеп, бердәм булып оешуга ирешәләр». Ләкин биредә инде аларны хуннар дип түгел, гуннар, ары таба болгарлар, кыпчаклар, бүген исә ТАТАРЛАР дип атыйлар (Л. Н. Гумилев. «Хунны в Китае» хезмәтеннән, 5 нче бит).
Гуманист-галим Лев Николаевичның югарыда китергән сүзләреннән соң янә бер галим фикеренә тукталып китим әле. Югыйсә, Европа һәм аларга ияреп Россия тарихчылары да калын-калын хезмәтләрендә безнең бабаларыбызны бөтенесен дә «күчмә халыклар гына түгел, тәмам баскынчылар» итеп бетерделәр. Мөхтәрәм галимебез Шиһабетдин Мәрҗани менә нәрсә яза үзенең Казан вә Болгар турындагы хезмәтендә: «...Ул заманда Русия халкы, бер тарафтан, татарларга борынгы заманнан бирле дошман һәм, икенче тарафтан, гаять надан һәм фанатик булганлыктан, язган хәбәрләре мәгърифәткә һәм ныклы тикшерүгә нигезләнгән дип булмый. Алар (Русия тарихчылары) тарих гыйлеме өчен дип түгел, Мәскәү сәясәтенә яраклашырга тырышып язганнар. Халык телендәге сүзгә караганда, алар, эчке хискә бирелеп, күп урында, татарларга ачудан фанатик берьяклылык белән, дөреслекне томалап калдырганнар». Икенче бер галимебез Ризаэддин Фәхреддин исә «Казан ханнары» хезмәтендә болай дип искәртә: «Биарм иле, Идел Болгарстаны, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы мәмләкәте яшәү дәвамы булып кала. Татар этносы эзләрен төрки телгә таянып тикшерү безнең төрки бабаларыбызның Идел-Урал төбәгенә өч мең елдан элегрәк килүен күрсәтә. Биредәге скиф-сарматлар да, бортас-сөннәр дә, хазарлар да, болгар-татарлар да гадәти төрки телле булганнар. Соңрак чорларда татар кавеме формалашуга кыпчак-угыз элементларының да зур өлеш кертүе мәгълүм. Тарихыбыз булмауның, ата-бабаларыбызның, кавем һәм кабиләләрнең хәлләре һәм гомер сөрүләре яхшы беленмәүнең сәбәбе үткәндәге галимнәрнең тик торулары, халкыбызның тарих гыйлеменә бәя бирмәүләре түгел, бәлки бу эшкә мөмкинлек булмау һәм заман тарафыннан ярдәм ителмәүдер. Бу мәсьәләнең итәге бик озын, шуның өчен кисеп туктатырга ихтыяҗ бар». (Ризаэддин Фәхреддинов. «Болгар вә Казан төрекләре». - 52 нче бит).
Гомере буена фарсы-татар тарихын, әдәбиятын өйрәнеп, анда булган барлык чыганаклардан файдаланган Габдрахман ага Таһирҗанов «Тарихтан - әдәбиятка» дигән хезмәтендә татарлар турында: «Халкыбызның килеп чыгышын аныклаган чакта без, бер язма истәлекләр яисә гореф-гадәт күренешләре белән генә чикләнмичә, бүгенге фәннең күптөрле тармаклары ирешкән казанышларның барысыннан да төгәл файдаланырга тиешбез. Әйтик, Идел буенда яшәгән халыклардан хазар, болгар, бортас, угыз, кыпчак, һәм татар-монголлар турында гарәп-фарсы, әрмән, Византия тарихчылары һәм географлары хәбәрләрен, элекке төрки кабиләләрнең телләрен, шул телләрдә иҗат ителгән (сакланып калган) истәлекләрне энәсенән җебенә кадәр белергә кирәк», - дип искәртә (Габдрахман Таһирҗанов. Тарихтан - әдәбиятка. - 11 нче бит).
Югарыда күрсәткән галимнәребезнең үгет-нәсыйхәтләрен исәпкә алгандай, Лев Николаевич Гумилев үз хезмәтләренең берсендә болай ди: «Нами открыты три группы памятников, соответствующие трем историческим эпохам: сарматская культура на рубеже эры, хазарская и синхронная с ней татаро-болгарская-тюркская с первого тысячелетия нашей эры». Ары таба галим тагы да төгәлләп: «С VIII - III -... сарматы - II век нашей эры, гунны - IV век нашей эры, болгары - V век, авары VI век, мадьяры и печенегы, татары-хазары. Татаро-тюркский язык распространился как международный и общеупотребительный благодаря половцам и болгарам. С VIII до III в. до н. э. здесь господствовали скифы, уничтоженные сарматами. С III до н. э., точнее - до 370 г., хозяевами степей восточнее Дона были сарматы, а правобережьем Днепра овладели готы. В 354 г. гунны перешли Дон и в 376 г. вытеснили часть готов за Дунай, а около 420 г. заняли Паннонию. В 454 г. гунны были разбиты гепидами, в 463 г. - болгарами, в 469 г. - византийцами, после чего господство над предчерноморскими степями перешло болгарам» (Л.Н. Гумилев. Древняя Русь и Великая Степь. - стр. 44).
Мин, кадерле укучым, олуг галимнәрнең сүзләреннән һәм төпле дәлилләреннән соң бер кәлимә сүз дә өсти алмыйм. Ләкин тарихи әсәрләр язучы буларак, бабаларыбыз тарихы турында минем дә хак тәгаләгә (хакыйкатькә) йөз тоткан әйтер сүзем бар.
Тарихтан безгә билгеле булганы шул - Атилла хан утыз өч бабасының исемен хәтерләгән. Әлбәттә, Кубрат хан да (ул VII гасыр урталарына кадәр гомер итә) бабаларының шәҗәрәсен белгәндер. Кабат әйтәм: «Бүгенге Идел буенда гына түгел, Русиянең төрле төбәкләренә сибелеп яшәгән болгар-татар халкы дәүләтенә нигез ташын салучы Кубрат хан», - дип яза төрки-татарлар тарихын ныклап өйрәнгән һәм Русиянең хак тарихын язган шәрәфле олуг галим Лев Николаевич Гумилев.
Византия тарихына Орган исеме белән кереп киткән Идел-Урал төбәкләрен үз кулында тоткан, борынгы Болгар каласына нигез ташын салган гун-болгарлар каханы Ураган, сәүдә элемтәләрен тагын да ныгыту теләге белән, көчле атлы гаскәрне җитәкләп, Византия империясе Константинопольгә килә.
Император аны колач җәеп каршы ала. Ике арада сәүдә итү мәсьәләсендә килешү-солых төзелә. Ураган кахан үзе белән алып килгән оныгы Кубратны император сараенда тәрбиягә калдыра. Кубрат хан императорның улы Ираклий белән бергә уйнап үсә. Шул сәбәпле булса кирәк, ике үсмер арасындагы дуслык Ираклий Византия тәхетенә утыргач та дәвам итә. Кубрат ханны императорның хатыны Мартина да улыдай якын күргән... Кубрат хан иленә кайткач та аларны онытмый. Византия тарихчысы Никифор аларның дуслыгы хакында болай дип язып калдыра: «Император Ираклий һәм Кубрат хан соңгы көннәренә кадәр дуслар булып калдылар һәм илләренә тынычлык китерделәр». Император Кубрат ханга патрикий титулы бирә. Кубрат хан Ураган каханның оныгы була. Ул да шул нәселдән өйләнә. Бу хатын Кубрат ханга биш малай, бер кыз бала таба. Уллары Батбай, Кодрак, Аспарух, Балкыр һәм Аслан. Бердәнбер кызлары Чәчкә исемен йөртә.
Кубрат хан, иленә кайту белән, император үтенече белән булса кирәк, аварларга яу йөри. Аварларны тар-мар итә, барлык байлыкларын җыеп, каханның гаскәриләрен үзенә кушып, иленә кайта. Башта ул Малтабар каласын башкаласы итә (бүгенге Полтава шәһәре), чөнки сәүдә юлы шул кала аша узган була. (Искәртеп үтим, Кубрат ханның Эрмитажда сакланган хәзинәләре дә нәкъ шул төбәктә табыла.) Шул калада гомер иткәндә, Европага йөргән барлык сәүдә юлларын да үз кулына төшерү нияте белән энесе Шамбатны кул астындагы иш-яугирләре белән миннән «Кыел», ягъни аерылып кал, дип, бабалары Атилла тарафыннан яуланган Днепр елгасы буендагы киләчәктә русларның тәүге башкаласы буласы Киев төбәгенә җибәрә. Ә Малтабар (бүгенге Полтава) каласында төмәнбашын калдырып, төп урдасы белән Таман ярымутравына күчеп китә һәм борынгы греклардан калган җимерек Фанагория каласын, төзекләндереп, башкаласы итә. Менә шул вакытта император Ираклий аңа илчеләрен юллый. Бу хәл-вакыйга да Византия тарихына кереп калган. Соңрак, ике туган да көчәеп киткәч, Кыел сүзеннән Кий-Кыел кушаматын алган Шамбат энесе кальганы нигезли. Киев тарихчысы Анатолий Железный раславынча: «Киевская Русь образовалась не из полудиких племен полян, северян, древлян и т.д., а возникло постепенной славянизации уже существущего здесь тюркоязычного государства Великая Булгария (Черная Булгария), столицей которого был город Башту Киоба. То же можно сказать и о древнерусском языке, славянском по грамматическому строю, но на половину тюркском по словарному составу... Мало того, факт основания Киева древнобулгарским ханом Шамбатом по кличке Кий рассматривается нашими учеными как начало Киевской Руси»
(Анатолий Железный. Очерки предистории Киевской Руси. - Москва, 1998 г. - стр. 5).
Һәм бик дөрес яза Киев галиме. Бу хакта Византия императоры Константин Багрянародный да «Империяне нигезләү чаралары» китабына: «Киев кальгасын Шамбат хан нигезләде», - дип язып куя.
Шамбат хан, көчәеп киткәч, көнбатыш готларына яу йөри һәм җиңелүгә дучар ителә. Сугыш кырында өч улы ятып кала. Грек тарихчылары аның исемен «Самватс» дип язалар. Дәүләт оештыргач кына, Шамбат хан 680 елда үлеп китә. Киев каласы Кубрат ханның баш улы Батбайга раслана. Атилла хан яулаган готлар короле каласы әнә нинди язмышлар аша Батбай хан чорында Баштүр исем-аты белән яшәп, «Кыел» сүзеннән соң
Россия тарихчылары хезмәтләрендә «Киев» исеме белән аякланып китә.
Шул дәвердә сарай сәркатибе Шәмси Башту кушаматы белән поэма яза. VIII гасыр азакларында гарәп имласында язылган «Шан кызы дастаны» поэмасы гасырлар буена кулдан кулга күчерелеп йөри-йөри хәзерге заманга ук килеп җитә һәм беренче тапкыр гектографиядә Казанда дөнья күрә. Аннары поэма Төркия башкаласы Әнкарада басыла, ахыр килеп Украинада нәшер ителеп, «Хроника» журналында укучылар хөкеменә ирешә. Борынгы бабаларыбызның мирасын хәзерге татар теленә шагыйрь Әхмәт Гадел тәфсилләп бирә. Поэманың авторы - болгар-татар шагыйре Шәмси Башту. Бу да безнең тарих ич!
Безгә мәгълүм булганы шул, бу заманда әле Киев тә, Идел буе Болгары да Хазар каханы ясакчылары. VIII гасырда Хазар каханы Булан көтмәгәндә рәсми төстә яһүдләр динен кабул итә. Әлбәттә инде, сарай куштаннары да. Ул гынамы, Булан кахан чит илләрдә каңгырап йөргән (Израильне гарәпләр яулаган дәверләр) равваларны сараена дәшә. Сарайны яһүд раввалары биләгәч кенә, кахан ислам динендәге мөселманнарны кысрыклый башлый. 810 елда сарай сәркатибе Шәмси Тәбир, ишләрен ияртеп, бу дәвердә Киев тәхетендә утырган Айдар кахан сараена юнәлә. Айдар кахан аны көтеп алгандай кабул итә. Илбашы аңа сарайдагы барлык төркиләр руниендә язылган рәсми һәм рәсми булмаган язмаларны гарәп графикасына күчереп бирергә куша. Шәмси Тәбир тора-бара бу эшкә улы Микаилны да өйрәтә. Микаил сарайдагы руни имладагы язмаларны күп илләрдә йөрештә булган гарәп имласына күчерә. Үзе исә, олыгая башлагач, олыгаюыннан зарланып, бар эшен улы Микаилга калдырып, элек Мәгарә, бүген Печор дип аталган тау куышына дәрвишлеккә китә. Айдар хан Микаилга һәм аның дәрвишлеккә киткән әтисе Шәмси Тәбиргә шулхәтле рәхмәтле була ки, хәтта сарай ишегалдында зур булмаган мәчет күтәртә. Каханнар тарихын яхшы белгән Микаил нәкъ шул мәлдә «Шан кызы дастаны» поэмасын язарга керешә дә инде. Шигъри тарих язарга керешкән, Шәмси Башту атын алган Микаилның «Шан кызы дастаны» поэмасын Айдар кахан кулъязманы күчерүчеләргә бирә, белекле кешеләргә таратырга куша.
Менә ни өчен Россия тарихчылары Киев Русендәге борынгы бабаларының IX гасырдан алдарак булган документларын табарга теләмиләр. Чөнки бу документлар барысы да гарәп графикасында тутырылган була.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: