Шәһри Казан

Кулыңда гранатамы, машина рулеме?

«Йа Аллам! Кара инде син моны! Үзе борылмый, ә сул якка «поворотник»ларын кабыза, хәзер тагын туры бара, үзе уң як «поворотник»ларын кабызган! 100 процент ышаныч белән әйтәм: руль артында - хатын-кыз!» Моның ише сүзләрне ир-ат халкыннан еш ишетергә туры килә. Әйтерсең лә машинаны хатын-кыз йөртсә, моннан да начаррак нәрсә була...

Реклама

Хәер, хатын-кыз затыннан буларак кына түгел, статистика буенча да гүзәл затлар ир-егетләргә караганда зур юл-транспорт һәлакәтләренә азрак эләгә. Аларның үз-үзеңне саклап калу инстинкты көчле. Руль артына исерек килеш утырган өч ир-атка бер хатын-кыз гына туры килә. Автомобиль йөртүче гүзәл затларга машина бары тик хәрәкәт итү чарасы буларак кына хезмәт итә. Ә көчле затлар, гадәттә, «салган» баштан адреналин алырга утыра.
Юл-патруль хезмәте дә шофер хатын-кызларның юлда күпкә пөхтәрәк йөрүен раслый. Машина руле артында утырган гүзәл затлар кагыйдәләрне үтәп бетермәгән очракта да, ул зур тәртип бозуга китерми. Аннан соң алар юлда тупас кыланмый, полиция хезмәткәрләре белән дә артык бәхәсләшми. Сүзгә кереп, вакыт уздырганчы, мөлаемлык белән алдыруны кулайрак күрәләр.
Британия галимнәре шуны раслаган: хатын-кызлар игътибарын бер әйбердән икенчесенә тизрәк күчерергә сәләтле. Шуңа да көчле затларның теленнән төшми торган маймыл һәм граната турындагы гыйбарә бары тик миф кына булып кала.

«Чүт таптап китмәделәр»
«Руль артындагы хатын-кыз - граната тоткан маймыл» гыйбарәсе белән бөтен кеше дә килешәме икән?
Рабига Тулепбайтеги:
- Бер дә килешмим. Моны үзләрен хатын-кызлардан өстен дип санаучы ирләрдән чыккан сүз, дип уйлыйм. Әлбәттә, беренче тапкыр руль артына утыргач, куркасың инде ул. Егетләргә дә хас сыйфат бит ул, табигый хәл. Тәҗрибә йөртә торгач килә.
Зилә Гәрәева:
- Мин машина йөртмим, куркам. Алла боерса, йөртмәячәкмен дә. Хатын-кыз эше түгел ул, дип уйлыйм.
Рамил Гатауллин:
- Кайвакыт килешәм. Бер-ике тапкыр чүт таптап китмәделәр, аз гына калды...
Зөлфия Таразова:
- Кичә генә таксида хатын-кыз шофер белән бардым. Ул бик яхшы машина йөртүче, күпчелек ир-ат шоферлардан да остарак. Ничек итеп йөртү кешедән тора инде.

Автомобиль йөртергә 10 сәбәп
Эт өрә, бүре йөри торыр, диләрме әле?! Шуның кебек, ир-атлар хатын-кызларның машина йөртүләрен күпме генә тәнкыйть утына тотса да, гүзәл затларыбыз машина йөртте, йөртә һәм йөртәчәк. Ким дигәндә 10 сәбәп буенча хатын-кызлар машина белән ир-атларга караганда яхшырак идарә итә.
- Хатын-кызларның, алда әйтеп узганча, үз-үзен саклап калу инстинкты көчле. Гүзәл зат элек-электән гаилә учагын саклаучы, балалар тәрбияләүче булган. Шуңа да хатын-кызлар юллардагы куркыныч хәлләргә ир-атларга караганда сирәгрәк юлыга. Статистика да моны дәлилли. Англиядә машина йөртүче хатын-кызларга «тимер ат»ны иминиятләштерүгә ставка да киметелгән. Димәк, алар гүзәл затларга күбрәк ышана.
- Хатын-кызлар автомобильне бары тик профессионалларга гына караттыра. Ир-егетләр автотехниканы белүләре белән ничек кенә мактанмасын, күпчелеге автоэлектрик та, автослесарь да түгел. Машинаңны мөстәкыйль рәвештә төзәтеп карау экспериментлары, гадәттә, «тимер ат»ка да, хуҗасының акча янчыгына да күңелсезлекләр китерә. Кызлар, автослесарьлык сәнгатендә оста булмаганлыкларын белгәнгә, техник хезмәт күрсәтүчеләргә мөрәҗәгать итүне кулайрак күрә.
- Кызлар машинада салмак музыка тыңларга ярата. Андый төр музыка автомобиль белән идарә иткәндә игътибарны читкә юнәлтми. Шул ук вакытта ир-егетләр үз «тимер ат»ларында мәгълүмати тапшырулар тыңлауга өстенлек бирә, кайсыбер хәбәрләрне тыңлауга юнәлтелгән игътибар юл-транспорт һәлакәтенә китерә.
- Гүзәл затлар машинада барганда телефоннан бары тик махсус аксессуарлар кулланып кына сөйләшүне кулай күрә. Алар ярдәмендә аппаратны колакка якынайтырга кирәкми, куллар да рульне иркенләп тота. Ә ир-атлар машина йөрткәндә тышкы кыяфәтләренә битараф карыйлар, хәтта юл йөрү кагыйдәләре дә аларны телефон аксессуарларын кулланырга мәҗбүр итә алмый.
- Хатын-кызлар автомобиль белән йомшаграк идарә итә. Тормоз педаленә дә бөтен көч белән басмый алар, ә инде ир-атлар басса, газ педаленә дә, тормозныкына да бөтен көчен сала.
- Гүзәл затларда «машина йөртүче гены» булмаса да, «пассажир ген»ы көчле. Ә «машина йөртүче гены»на ия булган, тик «пассажир гены»ннан мәхрүм калган ир-атлар кайвакыт кая баруларын да онытып җибәрә. Аның өчен машинадагы сәфәр куркынычсыз булмаска да мөмкин, иң мөһиме - маҗаралы булсын.
- Хатын-кызлар машинаның торышы өчен һәрвакыт борчыла. Аның өчен автомобиль - тышкы кыяфәтнең бер өлеше, ә гүзәл затның кыяфәте мактауга лаек булырга тиеш. Әгәр машина йөртүче хатын-кызның «тимер ат»ы төзеклегендә аз гына шиге барлыкка килде исә, ул аны шундук техник хезмәт күрсәтүчегә алып барачак. Ә ир-атлар башта машинада үзләре казынып карый да, бернинди сәбәп тә тапмагач, артык борчылмый. Берничә айдан соң «барысы да яхшы» дигән диагноз үз «җимеш»ләрен бирә.
- Хатын-кызлар үз автомобиленә керергә башка машина йөртүчеләргә түгел, ә дусларына гына рөхсәт бирә. Әгәр автомобильдә ир-ат дуслар җыелса, бер салон машина йөртүче җыелган дип әйтергә мөмкин. Һәркемнең юл хәлләре, автомобильнең торышы, автомобиль сәнәгате турында үз фикере булуы табигый. Бу темаларга кагылышлы бәхәсләр машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлтә, юл-транспорт һәлакәтенә китерә ала. Дус хатын-кызлар машина йөртүче дустына зур ихтирам белән карый, юл хәлләре турында үз фикерен белдерми. «Тормозга бас! Әй, юк, газга бас!» - дип тә кычкырып бармыйлар.
- Гүзәл затлар автомобильнең арткы утыргычын төрле сумка, чемодан, тартмалар белән дыңгычлап тутырмый. Алар машинаның тышкы кыяфәте турында да, төрле авырлыктагы булган бу йөкләрне дә үзенә ташыйсы булуын яхшы чамалый, мондый галәмәткә юл куймый.
- Хатын-кызлар юлдагы гадәттән тыш хәлләрдән курка. Гүзәл затларда ир-ат машина йөртүчеләрдә булган үз-үзеңә артык ышану хисе юк. Көчле затлар үзләрен белдеклегә санап, юлдагы теләсә нинди вакыйгадан да коры чыга алам, дип уйлый. Ә кызлар, киресенчә, үзләрен идеалдан ерак дип саный. Шуңа өстәп, юлда агрессив машина йөртүчеләр, мәгънәсез җәяүлеләр, хайваннар, агачлар, ут баганалары да еш очрый. Боларның бөтенесеннән дә сакланырга кирәк, шуңа да хатын-кыз машина йөртүче руль артында һәрвакыт игътибарлы булырга тырыша.
P.S. Автомобильне ир-атлар уйлап табуына карамастан, гүзәл затлар озак еллар дәвамында аның белән идарә итә. Хәтта кайбер машина йөртүче ир-атларга игътибарлылык һәм пөхтәлек ягыннан кызлардан үрнәк алырга комачау итмәс.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: