Шәһри Казан

Куратор булсаң...

«Алсу апа, мин сәхнәгә чыгарга куркам, нишлим?», «А-а-а! Апа, әбиләр турындагы миниатюрага яулык алып килергә онытканмын!», «Апа, анда Камилә елый, тынычландырыгыз, зинһар», «Тамагым ачты, монда буфет бармы икән?» Башыңа төшсә, әле мондыен гына да ишетмәссең...


Менә 2 елга якын татарча КВН - ШТКда (тулысынча әйтсәк, Шаяннар һәм Тапкырлар Клубында) куратор эшен башкарам. Кем соң ул куратор? Белгәнегезчә, ШТК уеннарында мәктәп укучылары катнаша. Әле КВНның ни икәнен дә аңлап бетермәгән яшь буынга бу турыда сөйләү, аңлату, әлеге идея белән яндырып җибәрү нәкъ менә кураторлар өстенә йөкләнгән дә инде.
Балалар - Африкада да балалар
Быел миңа үзебезнең Саба районы командасына куратор булу бәхете тәтеде. Әйе-әйе, аптырамагыз, быелгы ШТК уеннарында, Казан мәктәпләреннән кала, Чаллыдан һәм Сабадан да төркемнәр катнашырга теләк белдерделәр. Ә миңа нәрсә - сөенәм генә. Үз районым балаларын әзерләү күпкә җиңелрәк, янәсе. Ялгышканмын. Балалар - Африкада да балалар инде ул. 9-10 нчы сыйныф укучылары булса да, әле барысына да җиңелчә карыйлар булып чыкты сабыйларым. Ә мин исә кырыс укытучы роленә кердем дә «сүтеп җыйдым» үзләрен. Әллә шуннан куркыпмы, төркемем янып-пешеп эшли, әзерләнә башлады.
ШТКга әзерлек этаплары
Әзерлек 1 ай бара, дисәм, ялгыш булмас. Ул берничә этаптан тора.
Беренче этап - миниатюра-мәзәкләр уйлау. Бер карашка җиңел эш, әйеме? Юк, иң авыр этаптыр бу, мөгаен. Команда белән бу вакытта ничә чынаяк чәй «бәрәбездер», белмим. Монда инде кем ничек булдыра ала: газетаның соңгы битендәге мәзәкләрне укучы да, Интернет челтәрендә кызыклы идеяләр эзләүче дә, үзе нәрсәдер уйлап чыгаручылар да була арабызда. Һәм, тырыша торгач, Аллаһының рәхмәте белән, яңгырдан соң берәм-берәм тезелешеп чыккан гөмбәләр шикелле, мәзәкләр дә табыла башлый.
Икенче этап - миниатюраларны уйнап карау. Мәзәкләрне уйлап табу - бер эш, ә аларны сәхнәләштерү - бөтенләй башка нәрсә. Монда ШТКчылардан актерлык осталыгы таләп ителә. Әйе, ШТКчылар барысы да оста, ләкин бер рольне төрле кеше төрлечә уйнарга мөмкин. Кемнеке кызыграк чыга - рәхим ит, бу роль синеке.
Өченче этап - сценарий язу. Зәңгәр экраннарда күреп беләсездер: бернинди ШТК да җыр-биюсез булмый. Әгәр чыгышыңны зал кушылып җырларлык җырдан башлап, ут чәчрәтеп бер биисең икән - бу үзе бер җиңү. Шуңа да төркемем бу эшкә бик җаваплы карады: профессиональ биюче чакыртып, бик озак өйрәнделәр биюне. Тамашачысы да иркәләнде шул аның: гади генә бию түгел, әнә, телевизорларда күрсәтелә торган текә бию кирәк аларга! Аллаһка шөкер, монысын да ерып чыктык.
Дүртенче этап - сценарийны ятлап, бертуктамый кабатлау. Иң авыры артта калды. Хәзер сценарий буенча гына эш итәсе. Ләкин сәхнәгә менгәнче, тагын бер куркыныч юлны узарга кирәк - барысын да усал ШТК редакторларына күрсәтү. Бу исә - бишенче этап. Балаларның «редактор», «редактура» сүзеннән йөзләре агарына, тыннары кысыла башлый, йөрәк чыгып китәрдәй булып дөп-дөп тибә. Редакторлар бөтен язылган сценарийны сызып атарга, теләсәләр, уенда бөтенләй катнаштырмаска мөмкиннәр. Мәзәкләрнең күбесе юк ителә монда. Заманында, редакцияләүдән соң, сәхнәгә 2 миниатюра белән менгән чаклар да булгалады.
Әһә, редакцияләүне үттек. Хәзер тыныч күңел белән сәхнәгә дә чыгарга була. Командалар әзер, музыка уйный, зал шыгрым тулы. «Исәнмесез! Бүгенге ШТК уеннарын башлыйбыз!» Менә башланды да. Айлар буе барган әзерлеккә нәтиҗә бүген ясалачак. Сәхнәдә басып торган төркемемә карыйм: йөзләре балкый, күзләреннән шатлык очкыннары сирпелә. Алар бүген, Казан мәктәпләре белән беррәттән, башкала сәхнәсендә басып торалар. Миндә сөенү катыш дулкынлану... Менә шушы мизгелләрне күрер, шушы хисләрне кичерер өчен генә булса да, куратор булырга кирәктер, мөгаен...

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: